Элморад Эркаев: "Җыр белән күңелемне дәвалыйм"

"Тракторымда кар эттергәндә дә, чокыр казыганда да мин гел кычкырып җырлыйм", - ди ул.

Казан урамнарында татарча җырлап йөргән тракторчыны очратканыгыз юкмы? Булмаса, аны «Инстаграм»нан табып була. Үзе әйтмешли, бәлки җырларны бозадыр, әмма татар моңы аның күңеленә рәхәтлек бирә икән. Әлеге егетне эзләп таптык. Баксаң, Балтач районы Арбор авылныкы икән ул.

– Әтиебез – үзбәк кешесе. Ул Сабантуйларда Татарстанга килә торган була. Циркач була, биеклектә баудан йөри. Бер килгәндә әни белән таныша. Шулай итеп, гаилә корып, Үзбәкстанда яши башлыйлар. Тик бергә озак яши алмыйлар, әни апам белән мине ияртеп аерылып кайта. Ул чакта миңа 1 яшь була. Әти белән сөйләшеп торсак та, күрешкәнебез юк. Бер барып күрәсе иде үзен, – ди Элморад.

Элморад булачак хатыны белән танышканда исемен, Марат, ди. Аннары инде аңа шул исем белән эндәшә башлыйлар. Апасының исеме Гөлнара икән. Әниләре икенче кат кияүгә чыга. Үги әти сабыйларын чит итми. Гаиләдә тагын ике бала туа. Маратның сеңлесе Рания Балтачта яши, энесе Рәсүл – хәрби кеше. Ул Сочида хезмәт итә икән.

– Гаиләм бар. Хатыным белән өч бала үстерәбез. Җырга тартылсам да, бернинди белемем дә юк. Пианино, гитарада уйныйм. Әле менә баян алдым. Анда да уйнарга өйрәнәсе килә. Татар көйләре бик ошый, – ди ул. – Тракторымда кар эттергәндә дә, чокыр казыганда да мин гел кычкырып җырлыйм. Бәлки кемдер мине дөрес җырламый  дип сүгәдер. Ә миңа рәхәт. Җыр белән күңелемне дәвалыйм. Кәефем күтәрелә, яшәү рәхәт булып китә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
506
0
3
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: