Чечня көндәлеге: Туган телгә мәхәббәт, гаилә тәрбиясе, белем бирү шаккатырды

Чечнядә, Грозныйда балалар – чып-чынлап яшәү мәгънәсе.

Грозныйда яши башлауга миңа иң күп бирелгән сорау мәктәп белән балалар бакчасы турында булгандыр. Хәзер балалар ничек йөри инде, анда бөтенесе мөселманча киенгән бит инде, анысы ярамый, монысы ярамый… Бу сорауны, дөресен әйткәндә, үзем дә аңламадым. Без дә мөселманнар ич! Шәһәрне яңгыратып  көненә биш тапкыр азан яңгыравы, яулыклы апалар-әбиләр, кыска итәкләр, гаурәт җирләрен күрсәтеп йөрүчеләр булмауга зерә тиз ияләнәсең икән ул. Ә мәктәптә…

Башта түләүле мәктәп дип маташкан идек. Аннан инде дәүләт гимназиясен сайладык. Һәм мин аннан тулаем канәгать. Киенү буенча – итәк тездән түбән, блузка өстеннән жилет киелергә (эчке кием күренмәсен, беленмәсен өчен), башта  мәктәп үзе үк  бирә торган артка каратып бәйләнүче яулык булырга тиеш. Форма – катгый. Мәктәп кием-салымын тегүче махсус җирле фабрика бар: сыйфаты әйбәт, бәяләр тешләми. Анысы да монысы – тукыма безнең чорның мәктәп формасына охшаш, составында киндер бар кебек – ул шуның кадәр тыгыз-сыйфатлы, атна саен юып-үтүкләүләргә бирешә торганнардан түгел, кичә генә алган шикелле. Итәк – 1300, жилеты 1150 сум дип хәтерлим. Ел буена блузкаларны санамаганда, шул бер пар кием җитә дә. Казанда мәктәп кушкан җирдән ким дигәндә икешәр пар кием ала, ул ел ахырына биш буын рәттән киеп туздырган, чыкмаган җаны гына калган чүпрәккә әйләнә иде…

Хуш. Грозный. Мәктәпкә урнашуга монда укытыла торган туган тел – чечен теле мәсьәләсен хәл итәргә туры килде. Башта, батыраеп китеп, өйрәнербез, дигән идем директорга. Бераздан аның мөмкин түгеллегенә төшендек. Тел бик катлаулы (вайнахлар теле): «де дик дойл» (хәерле көн), «дел риз хиийл» (рәхмәтнең кыска варианты), «дела реза хуьлда» (Аллаһ риза булсын, рәхмәт яусын) кебек кыска сүзләрдән кала әле дә әллә нәрсәгә өйрәнә алмадык. Шуңа да чечен теле дәресен калдырмаска, әмма аттестациясез укырга дип килештек.

Ә мәктәптә чечен теле һәм әдәбияты атнасына 5 тапкыр (уку да биш көнлек) укытыла. Рус теле күбрәк кирәк, чечен теле белән БДИны ерып чыгып булмый дигән сораулар монда бирелми, чөнки монда урамда да ялгышып башка телдә сөйләшүне очратам димә. Ниндидер бәйрәмнәр, урам чаралары вакытында да бөтен бәйрәм-очрашулар бары тик чечен телендә алып барыла. Урамда рус телендә сөйләшеп барган ике егетне аксакал бабай туктатып, тәнкыйтләвен ишеткәнем булды. Җирле каналлар, социаль челтәрләрдә дә бөтен җитәкчеләр бары тик чечен телендә генә сөйләшә. Үзәк мәйданга җирле һөнәрчеләрнең бәйрәменә җыелдык шулай. Иң соңыннан ниндидер лотерея уйнаттылармы, әллә җиңүче алдан билгеле идеме – республика башлыгы үзе бүләкләр тапшырып котлады. Ник бер рус сүзе кыстырсын – чат чечен телендә сөйләде, аннан кемгәдер машина ачкычы тапшырды, мәйдан гүләде, кул чапты, без бер кәлимә сүз дә аңламадык…   Туган телдә генә сөйләшкән чеченнәр безнең балаларга да ниндидер этәргеч булды  – олы кызым хәзер бөтенләй рус сүзләре кыстырмыйча гына татарча сөйләшә башлады. Ана телеңне хөрмәт итү үзең татарча сөйләшүдән башлана шул, кем әйтмешли.

Мәктәптә Мәрьямне ничек кабул иттеләр, дигәннән. Бик җылы кабул иттеләр. (Алар безне татарцы диештерә. Безнең дә чеченцы урынына чечены дияргә тел кычыткан шикелле.)  Бала өчен иң шаккаткычы – сыйныфының бердәмлеге булгандыр.  Беркайчан бер-берсен сатмыйлар. Балалык шуклыгы белән берәр нәрсә ваталармы, бер-берләреннән күчерәләрме, җавап бер: «Күрмәдем, белмәдем». Такта каршына чыгып, укырга онытып килгән егетләргә булышу өчен тулаем бер «Операция Ы» оештырыла. Беренче партадагы кешенең китабы тактага каратып борылып куела, арткарак киткән укытучыны арттагы партадагылар «тоткарлый», шул арада алдагыраклар пышылдый-пышылдый теге егеткә җавап тотарга булыша. Малайлар эткәләшеп-төрткәләшеп пластмасс ишекне сафтан чыгаргач, берәм-берәм җавап та алып карадылар: сыйныфлары белән су йоткан кебек басып торганнар.

Уку буенча бөтен нәрсә Казандагы лицеебыздагыча. Шул ук китаплар, шул ук программа. Мәҗбүри ашау картасы алу, мәҗбүри ашау кебек тәртип кенә юк – алары башлангыч сыйныфлар өчен генә. Урта һәм югары сыйныфлар үз теләге буенча туклана. Ашханәдәге бәяләрне дә языймдыр инде: камыр эчендәге сосиска 10 сум (телеңне йотарлык тәмле, кайнар), мантый – 15, шешәле чиста су – 15, калай банкалы чәй – 35, чәй – 10, хәләл бургер – 50 сум. (Хәләл дип һәр җиргә өстәп тә тормасам буладыр, республикада дуңгыз ите шәһәр читендәге кибеттә генә сатыла.)

Мәктәптә акча җыюны республика башлыгы контрольдә тота – сукыр бер тиен дә җыймыйбыз. (Ата-аналар үзара килешеп, принтер өчен кәгазь, сыйныфтагы су краны янына сабын, чүп пакеты, рулонлы кәгазь җибәрештерәбез.) Шуның белән шул.

Мәктәптә тәнәфес – 5 минут. Ашау өчен каралганы гына 10 минут дип беләм. Балалар көндезге икенче яртыда өйләренә таралыша.

Балалар бакчасы дигәндә, монда тотынып утырырга кирәктер. Мондагы шикелле хөррият, белмим, тагын кайда да булса бармы икән?

Башта минусыннан башлыйммы? Минусы бар һәм бер – балалар саны күп. Бер төркемдә кырыклап бала (аларның гадәттә яртысы йөри инде). Бу гаиләләрдәге балалар саны белән аңлатыладыр. Монда гадәттә гаиләдә иң ким бала саны – 3. Гадәттә 4–6. Балалар бакчасына эләгер өчен сират күпере узасы юк. Балалар бакчалары күп. Шәһәрдә 180гә якын дәүләтнеке саналган балалар бакчасы бар, моннан тыш коммерцияле бакчалар бик күп. Ә Грозныйда 324 меңнән артык кеше яши дип исәпләнә. Документларыңны «Минем документлар» дип аталган оешмага илтеп тапшыруга сине бер ай эчендә бакчалы итәләр. Махсус нәкъ менә шушысы кирәк дигәндә генә көтәргә туры килергә мөмкин.

Бакча өчен түләү. Игътибар! Әгәр гаиләдә бер бала икән – бакча өчен 2 мең сум акча түлисең. Ике бала икән – 1500 сум, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен – 1000 сум. Бу өлкән балаларыңа ничә яшь, кайда укуларына карамастан. Һәм әлеге сумманың 50 проценты квартал саен картаңа яки банк счетыңа әйләнеп кайта тора. Әниләргә ярдәм! Бернинди гаилә кереме, кемнең күпме акча алып эшләве турында НДФЛ кәгазьләре дә, ул кәгазьләрне ярты елга бер яңартып тору да кирәкми. Әлеге хакка тулаем ашау кергән. Безнең бакчада, мисал өчен, моннан тыш инглиз  һәм гарәп телләре укытыла. Әминә ялт иттереп догалар өйрәнә.  Аларны махсус белемле гарәп теле укытучысы килеп укыта. Әйтелеш без өйдә өйрәткән догалар кебек транскрипция буенча түгел инде. Баланы тыңлап, «Кулһув Аллаһу»ларны дөресләргә өйрәндек. Моның өчен бер тиен дә түлисе юк – болар барысы да без түли торган 1500 сумга кергән! Бакчага Чечен дәүләт «Вайнах» бию ансамбленнән биюче егет килеп, балаларга бию дәресләре бирә. Әлеге түгәрәкнең бәясе – 1500 сум. Казан бакчаларыннан аермалык – балаларга мендәр-юрган тышлыгын үзең аласың, һәм атна саен үзең юып-үтүкләп алып киләсең. Бу аллергияле балалар арту белән аңлатыла. Шуңа күрә һәр ата-ана моны баласына килешкән ысул белән юып алып килсен өчен эшләнгән.

Театр-концертларга балалар белән йөрү дә хөррият. Былтыр Яңа ел тамашасына бардык, билет хакы бер балага 250 сум иде. Өч һәм аннан да күбрәк балалылар өчен гадәттә бөтен нәрсә – 100 сум. Һәм андый спектакль-чаралар вакытында тәм-томнар, өстәл хакларын арттыру юк – чәй гадәттә бөтенләй бушка булырга мөмкин, калган тәм-томнарга да юк бәя.

Түләүле балалар бакчаларының төре егермедән артып китә (күпләренең филиаллары да бар), хаклары 5 меңнән башлап, 25–30 меңгә кадәр. Кайбер бакчалар хәтта балаларны өйдән килеп алып, кичен кайтарып та куя: аның өчен бакча хакына тагын мең ярым сум өстәп түлисе генә. Бу – махсус кечкенә автобус һәм бер педагог йөреп чыга дигән сүз. Әлеге хезмәттән эш сәгате көйсезрәк булган әти-әниләр бик теләп файдалана.

Чечнядә, Грозныйда балалар – чып-чынлап яшәү мәгънәсе. Кичләрен шәһәр урамнарын тутырып ике ягына балаларының олысын-кечесен ияртеп йөргән әтиләргә (әниләр дә инде, әмма әниләр ул – гадәти күренеш) карап күңел сөенеп туймый. Сыра тотып ишек төбендә утыручы башка төбәк шәһәрләре түгел инде: монда мәсләк башка, куәс башка. Әнә шул эчкечелек булмаганга да бәрәкәт күптер, дип нәтиҗә ясыйм мин. Гаилә институты монда башка югарылыкта. Ә гаилә ул – үзе үк дәүләт.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
180
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: