"Без – дүрт төрле: татар, керәшен, мордва, башкорт"

Зәкәрия – ир-ат исеме. Ул «берләштерүче» дигән мәгънәгә ия.

Дүрт тел, дүрт милләт, дүрт холык… Татарстандагы бердәнбер күпмилләтле фольклор ансамбль саналган «Зәкәрия» төркеме кызларын берләштереп торган иң төп сыйфатлар бу. Татарларның гына түгел, Идел буенда яшәгән күп кенә башка милләтләрнең дә борынгы җырларына яңа сулыш өргән алар. Үз йөзе, үз кыйбласы булган үзенчәлекле төркемгә нигез салган Лилия Җиһаншинаны «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка чакырдык.

– Лилия, сөйләшүебезне төркемнең оешу тарихыннан башлыйк әле.

– «Зәкәрия» фольклор ансамбле 2017 елда оешты. Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасында укыган чак. Безнең уку йортында фольклор ансамбль эшли. Анда төрле шәһәр һәм районнардан килгән сәләтле яшьләр шөгыльләнә. Минем үземнең дә шундый фольклор ансамблемне булдырасым килде. Төрле курсларда укучы, төрле милләт вәкиле булган студентларны җыйдым да яңа төркем оештырдым. Ул чакта ансамблебездә татарлар да, башкорт, керәшен, мордва, удмурт, чуашлар һәм марилар да бар иде. Махсус программабызны булдырып, аны туристларга тәкъдим итә башладык. Иҗатыбыз аша Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, борынгы традицияләрен, йолаларын таныттык. Баштарак без халык җырларын аутентик яңгырашта, ягъни ничек бар, шул килеш башкардык. Хәзер исә бераз яңалык керттек. Бик борынгы, билгесез халык җырларын табабыз, шуларга яңа сулыш өреп, заманча аранжировка ясап, яңадан халык арасына кайтарабыз. Әмма юнәлешебез бераз үзгәрсә дә, максатыбыз шул ук кала: халкыбызның бай мирасын танытасы, аны яшьләр өчен дә кызыклы, аңлаешлы итәсе килә.

– Бу максатка ирешеп тә киләсез бит. Җырларыгызны яшьләр арасында да яратып тыңлаучылар шактый.

– Аудиториябез зур: җырларыбызны балалардан, яшьләрдән башлап өлкәннәргә кадәр тыңлыйлар. Социаль челтәрләр аша безгә дә килегез, фәлән районга да килеп чыгыгыз дип язучылар күп.

– Ансамбльнең исемен ишетүгә, үзеңнән-үзе «Кәрия-Зәкәрия» җырын көйли башлыйсың. Ни өчен төркемегезне нәкъ менә «Зәкәрия» дип атарга булдыгыз?

– Зәкәрия – ир-ат исеме. Ул «берләштерүче» дигән мәгънәгә ия. Бу җыр, дөрестән дә, бик күп милләтләрне берләштерә. Ник дигәндә, «Кәрия-Зәкәрия» җыры татарда гына түгел, удмуртларда да, чуашларда да бар. Күпмилләтле төркем булгач, үзебез дә нәкъ менә шушы исем астында берләшергә булдык. Өстәвенә Зәкәрия исеме бик җиңел истә кала.

– Репертуарыгызга җырларны ничек сайлыйсыз?

– Репертуарыбыздагы халык җырларының күбесе – студент чакта төрле төбәкләрдә фольклор экспедициясе белән йөргәндә үзебез тапкан җырлар. Борынгы җырларны әби-бабайлардан яздырып ала идек. Соңрак, шул материалларны тыңлап, эшкәртеп, ноталарга төшердек. Һәр җырны өйрәнгәндә, аларның диалектларын, әйтү үзенчәлекләрен саклап башкырырга тырышабыз. Моның өчен профессионаллар, диалектологлар белән дә киңәшләшәбез. Кайбер халык җырларын хәтта өлкән яшьтәге тыңлаучыларыбыз да белеп бетерми.

– Сәхнәдә берсеннән-берсе ут янып торган дүрт кызга бер казанга сыешу кыен түгелме?

– Без – дүрт төрле татар, керәшен, мордва, башкорт кызлары. Дүртебез дә бик көчле холыклы. Шуңа да карамастан, бик җиңел уртак тел табабыз. Беребез булмаса, нәрсәдер җитми кебек тоела. Продюсерларыбыз да, бернинди терәгебез дә юк. Халыкның иҗатыбызны җылы кабул итүе безгә алга таба барырга бик зур этәргеч бирә. Эшлисе генә килеп тора.

– Костюмнар тегү дә үз җилкәгездәме?

– Әйе, костюмнарны да үз акчабызга тектерәбез. Баштарак үзебез тапкан милли киемнәрдә чыгыш ясый идек. Соңгы вакытта грантлар коткара. Узган ел илкүләм «Таврида» форумында катнашып, 600 мең сум грант откан идек. Шул акчага яңа костюмнар тектердек, Татарстан районнары буйлап гастрольләр оештырдык. Беренче грант акчасына ике альбом чыгарган идек.

– Якын киләчәктә «Зәкәрия» төркеме үз тамашачасын тагын нәрсәләр белән сөендерер икән?

– Күптәннән клип төшерәсебез килә. Мөмкинлек булса, иң беренче чиратта, әнә шушы хыялыбызны чынга ашырасы иде. Ижевск, Оренбург кебек чит төбәкләргә дә чакыралар. Сезне күрәсебез, якыннанрак танышасыбыз килә, диләр. Шуңа киләчәктә Татарстанда гына түгел, башка шәһәрләргә дә барасы иде. Яңа җырлар да яздырачакбыз. Безнең байлыгыбыз, халкыбызның мәдәни мирас сандыгы бик бай. Кеше белмәгән җырлар да күп. Аларны халыкка ачасы да ачасы әле.

– Лилия, мондый күпмилләтле фольклор ансамблен үз милләтен яраткан, олылаган кеше генә оештыра, җитәкли аладыр ул…

– Әйе, дөрестән дә, үз милләтемне бик яратам. Мин – мишәр кызы. Әмма мин, кайберәүләр кебек, мишәрләрне татарлардан аерып карауга каршы. Мишәрләр – татарларның бер этник төркеме, бер өлеше  генә дип саныйм. Шуңа күрә күкрәк киереп үземне татар кызы дип атыйм. Татар булуым белән чиксез горурланам!

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
31
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: