Азәрбайҗанча пылау (РЕЦЕПТ)

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова рецепты буенча сый.

ПЫЛАУ ТӨРЛЕ БУЛА

– Мин үзем Бакудан, шун­лыктан традицион әзәрбәйҗан ризыгы – сарык ите белән дөге пешерәчәкмен. Бу классик үзбәк пылавы түгел, шуңа безгә кишер бөтенләй кирәкми! Мондый ри­зыкны минем әнием, әниемнең әнисе, аның әбисе – кыскасы, җи­денче буынга кадәр әбиләрем­нең барысы да әзерләгән. Безнең гаиләдә аны бик яраталар – ул үзе гади, үзе тәмле һәм туклыклы.

Азәрбайҗанда берничә төрле пылау пешерәләр, тик аларның барысында да дөге иттән аерым әзерләнә. Дөгегә төрле ингре­диентлар – бүгенге кебек ит яки кайвакыт баллы җиләк‑җимеш өстәлергә мөмкин. Азәрбайҗанда майда кыздырылган кипкән җи­мешләр белән дөгене дә еш пе­шерәләр, ул бик баллы һәм тәмле була. Бу ризыкны тавык белән дә, балык белән дә әзерләргә мөм­кин… Минем кызым, мәсәлән, дөгене махсус кыздырма (азәр­байҗанча ул «газмах» дип атала) белән ашарга ярата, ул ахырдан кыек шакмаклап киселә һәм ри­зыкның өстенә куеп бирелә. Бү­ген сез газмахның ничек ясалга­нын күрерсез.

Иттән башлыйбыз. Сарык итен кинза белән томалап пе­шерәбез. Күп кеше сарык итенең тәмен яратмый, кинза исә аны нейтральләштерә. Итне шак­тый эре кисәкләргә турыйбыз – пешкәч тә авызда сизелерлек булсын. Аннары майсыз кәстрүлдә пешерәбез, чөнки сарык ите болай да майлы, һәм аннан бүленеп чыккан шулпа да бик тәмле.

4

СЫЙ ӘЗЕРЛӘҮ – СИРӘК ЭЛӘГҮЧӘН ЛӘЗЗӘТ

– Ирада Хафизҗановна, ми­нистр кешенең пешеренергә вакыты каламы соң?

– Минем өчен ашарга пешерү – мәҗбүри бурыч түгел, бик сирәк эләгә торган рәхәт ләззәт кенә. Мин үзем ирләр күпкә тәмлерәк пешерә дип саныйм. Ирләр го­мумән бар нәрсәне дә остарак эшли. Әлбәттә, эшләмичә өйдә утырган хуҗабикәләр төрле ризык әзерлидер. Әмма, плитә янында кем генә басып торма­сын, иң мөһиме – ул ризыкны күңелен биреп пешерергә тиеш, шул вакытта гына сый тәмле була.

Боларны сөйләгән арада Ира­да Хафизҗановна әллә ничә баш зур суганны боҗралап һәм ярымбоҗралап туравын дә­вам итте. Үзен яратып тураган­ны сизгән суган да пешерүчене елатмый, күз яшьләрен агыз­мый икән. Бөтен суганны турап бетергәнче министрның матур күзләреннән бер генә яшь тә таммады шуңа күрә!

– Суган никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак, – дип аңлата министр. Һәм менә инде кәстрүлдәге ит өеме суган тавы астында күмел­де дә. Чиратта – ике бәйләм кинза. Министрның үткен пычагы аларны да хуш исле яшел өемгә әйләнде­рергә тиеш.

Тик кинза әлегә көтеп торсын, без исә мәдәни программага күчик.

МӘДӘНИ ПРОГРАММА

– Казан үзенең шактый җете мәдәни тормышы белән горурла­на ала. Әмма, мәгълүм булганча, камиллекнең чиге юк. Татарстан­ның мәдәният министры сый­фатында сез аңа нинди яңа төс­мерләр өстәүне планлаштырасыз?

– Әгәр без казанлыларны гаҗәпләндерерлек мәдәни ва­кыйгаларны күз алдында тотабыз икән, мин бүген бары тик интерак­тив белән генә шаккатырып була дип саныйм. Иң зур теләгем – әлеге чараларга кеше күзәтче сыйфатын­да гына килмәсен иде. Концертны бит өйдә телевизордан да карап була. Аның эчтәлеге тамашачының күңелен кузгатсын, ул анда үзе дә катнашсын һәм хәтта үзе оешты­рышсын да иде.

– Сез моны ничек күз алдыгызга китерәсез?

– Үзләрен иҗатта тапкан ке­шеләр бәхетле ул. Иҗатны исә бөтен җирдә – китапханәдә дә, ресторан­да да, һәм хәтта чәчтарашханәдә дә кулланырга мөмкин. Менә минем ял итүче бер коллегам чәчтараш­ханәгә баласының чәчен кистерергә барган һәм анда китапханә булуын күреп таң калган, миңа шуны язып та җибәрде. Мәсәлән, хәзер ресто­раннарда, мәдәни процесска җәлеп итү өчен, рәсем ясау буенча мас­тер-класслар оештыралар. Ни өчен караоке-барлар популяр? Чөнки кешенең үзенең җырлыйсы килә. Рәсем ясыйсы, иҗат итәсе. Мәдә­ни чараларда үзе катнашкан кеше әлеге темпларга чыдауның никадәр авыр икәнен үз җилкәсендә татый һәм профессионалларны күбрәк хөрмәт итә башлый.

АЕРЫМ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ

– Сез күп сәяхәт итәсез. Дөнья­ның кайсы шәһәре сезгә мәдәни кыйммәтләрне саклауда үрнәк булып күренде?

– Һәр шәһәр, районның – барлык территориянең үз үзенчәлекләре бар. – Ирада Хафизҗановна бу ва­кытта дөгене юа һәм аның бик ях­шысы, һәр бөртеге бөтен булганы эләккәненә сөенә… – Бары тик бо­ларны күрә белергә һәм теге яки бу территориянең мәдәниятендә нәрсәнең өстенлекле булуын яхшы аңларга кирәк. Һәм сәфәргә алдан әзерләнү мөһим. Үземнең сәяхәткә әзер булуымны яратам. Барып төшкәч, кайбер урыннарны та­ныйм – чөнки бу шәһәр турында алдан ук күп укыган булам. Мәдә­ният ул – музей, театр, күргәзмәләр генә түгел бит. Ул әле төрле ризык­лар да. Безнең милли ризыкла­рыбыз – чәкчәк, бәлеш, өчпочмак аша Татарстаныбызда хәтта гаиләдә дә мәдәни кыйммәтләребезне сак­лау мөмкинлеге булу бик шәп бит…

Миңа Франция провинциялә­рендәге үзара мөнәсәбәтләр куль­турасын саклау бик ошый. Анда халыклар мәдәниятенең бөтен па­литрасын күзәтеп була, бу Париж­ны барып күрүгә караганда күпкә кызыклырак.

Европада ял итү бик кыйммәт са­нала. Әмма арзанга да рәхәтләнеп ял итеп була бит. Биш йолдызлы кунакханәгә урнашмыйча, хостел­да яшәсәң, акция буенча арзанлы самолетлар таба белсәң… Әле та­гын коучинг-система да бар: ал­данрак кем белән булса да хат алышасың һәм шул кешегә барып урнашасың. Тагын да кызыклырак сәяхәт килеп чыга. Чөнки дөньяны шул илнең төп халкы күзлегеннән күрәсең. Мәдәният ул кешеләрдә яши. Син алар белән аралашмый­сың һәм аларның көнкүреше ничек оештырылганын белмисең икән, бу халыкның мәдәниятен, аның гасырлар буе ничек формалашуын аңлау кыен.

7

ТАТАРСТАНДА МӘДӘНИЯТ НИЧЕК ҮСКӘН

– Ә без аны ничек формалаш­тырганбыз? Менә тиздән искит­кеч юбилейны – ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәкбез. Сез Дәүләт архивын­да эшләдегез һәм республикабыз тарихын яхшы беләсез. Бу еллар­да Татарстанда мәдәният ничек формалашкан, шуңа кыскача гына күзәтү ясый аласызмы? Нин­дидер төп вакыйгалар, мөһим документлар һәм вакыйгалар… Татарстанның мәдәнияте хәзер нинди дәрәҗәдә?

– Безнең республикага турыдан- туры мөнәсәбәтле өч дата бар: 1920 елның 27 маенда автономия оешу турында документ алу; 1920 елның 25 июнендә әлеге документны ха­лыкның кабул итүе, аның республика территориясендә гамәлгә керүе; 1990 елның 30 августында республика­бызга суверенлыкның кире кайта­рылуы.

Хәзер үткәннәргә кагылыш­лы иллюзияләр күп, барысы да бу ниндидер фейк булган, көтмәгәндә революция ясалган, дип саный. Алай түгел! Милли мәсьәлә бик четерекле. Яңа хакимият нәрсә бирә? ТАССР оешуның башы – милли элиталар булдыруның формалашуы ул. XX га­сыр башының этнографик картасын карасак, 1920 елны, сез бу вакытта татарларның нигездә авылларда яшәвен күрерсез. Казан универси­тетында кем укыган? Анда татарлар бик аз булган. Шунлыктан максатчан сәясәт алып барылган – милли элита булдырылган: табиблар, тарихчылар, педагоглар. Музыкантларга, театр сәнгатенә булышлык күрсәтелгән. Театр культурасын авылларга ил­теп җиткерү өчен, Тинчурин театры махсус күчмә итеп оештырылган. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә, филармония дә, Язучылар берлеге дә, Композиторлар берлеге дә 30 нчы елларда төзелгән… Милли сәнгатьне күтәрү җәһәтеннән әлеге йөз еллык дәвер бик күп нәрсә биргән.

30 нчы елларда репрессияләр башлангач, ТАССР бу чорны да ил

белән бергә кичерә. Без менә быел Шәриф Камалның музей-фатирын ачтык. Шәриф Камал әдип кенә тү­гел, ул гуманизм символы да булып тора. Кәрим Тинчурин, Кави Нәҗ­миләр репрессияләнгәндә, Шәриф Камал каләмдәш дусларының гаеп­сез булуын дәлилләргә тырышкан, үзенә кыенлык килүдән курыкмаган. Заһидә ханым белән каләм әһеллә­ре аралашмый башлаган бер чорда Тинчуринның хатыны янына килеп, хәлләрен сорашудан тайчанмаган. Һәм безнең тарихта мондый шә­хесләр күп.

Мин республикабыз халкының, үз гаилә бюджетын планлаштыр­ганда, рухи азыкның да матди азык кебек үк мөһим булуын аң­лавын телим. Петербургтагы кебек булсын иде ул. Россиянең гомуми культурасы күзлегеннән караганда бу шәһәр үрнәк булып тора. Гаилә ялын оештырганда мәдәнияткә зур урын бирелүе петербурглылар өчен норма санала. Бу – без ом­тылырга тиешле дәрәҗә. Мин ке­шеләр китапханә, музей, театрлар­га кабат күпләп йөри башласын иде, дип хыялланам.

– Хыялыгызны ничек тормыш­ка ашырырга җыенасыз?

ҮСЕШ АГЕНТЛАРЫ

– Без 1 июльдән балаларны му­зейларга бушлай кертә башладык. Әлбәттә, бу үзенә бер төрле сынау, чөнки хәзерге балалар бүтән төрле бит. Алар медиаконтентның даими алмашынуына күнеккән. Алар инде өч яшеннән үк гаджетлардан фай­далана белә. Алар тиз рефлексиягә күнеккән. Мондый балаларның өметләрен ничек акларга?

– Чыннан да, ничек?

– Бала үсеш агенты була ала. Без балалар өчен кызыклы булырга тиеш. Әгәр без аларны кызыктыр­сак, балалар әти-әниләрен дә үзлә­ренә ияртәчәк. Чөнки ата-ана үз ба­ласыннан калышмаска омтылачак. Мәдәниятне модага кертергә кирәк, ата‑ана шуны аңласын: баланы спорт секциясенә генә йөртү түгел, беренче чиратта, аның гармонияле үсеше өчен тырышу мөһим. Мәдә­нияттә дә бит, спорттагы кебек үк, һөнәрне яшьтән сайларга кирәк. Спортта үз өлкәңнең остасы булыр өчен, футбол секциясенә, гимнас­тикага яки хоккейга 4–5 яшьтән йөри башлау зарур. Бала сәхнәдә профессионал булсын өчен, аңа, мәсәлән, хореография белән дә 4 яшьтән шөгыльләнә башларга кирәк. Ә инде музыкант булырга теләсә, шул яшьтән үк музыканы ишетергә өйрәнү мөһим.

Әмма тагын шунысын аңлау да зарур: балачактан музыка, җыр­лау белән шөгыльләнгән һәр кеше дә һичшиксез сәхнәгә чыгарга тиеш, дигән сүз түгел. Юрий Коротковның бик кызыклы «Виллисы» (в русском тексте неправильное название – Ви­лиссы) романы бар. Анда балери­налар әзерләүдәге рәхимсезлекләр сурәтләнә һәм гомерен шул һөнәргә багышларга теләүче кызларның үзләрен куркыныч астына куюы ту­рында сөйләнә. Без бит бала белән 12, 15 яшендә ниләр буласын фараз­лый алмыйбыз. Ул тазарып китәргә, яки буйга үсәргә мөмкин, балет өчен кирәкле пропорцияләр сакланмау ихтималы бар. Шунлыктан, ата‑ана баласын музыка яки сәнгать мәктә­бенә бирә икән, сабыйларының су­пердаһи булу ихтималының 50 гә 50 генә икәнен яхшы аңласыннар иде. Әмма бу мөмкинлектән алар барыбер файдаланырга тиеш. Чөнки талантны ачу үзе үк зур бәхет ул.

ДӨНЬЯНЫ ТАНЫП БЕЛҮДӘН КУРЫКМАГЫЗ

– Күптән түгел караган нинди чара (яки укылган китап) сезне таң калдырды һәм илһамлан­дырды?

– Күптән түгел «Тайна трёх го­сударей» бестселлерын укыдым. Миңа эзотерика ошый, миңа безне шәхес буларак үстергән, фикерләү чикләрен киңәйткән бөтен нәрсә ошый. Хәзер мин япон авторла­рын укыйм – аларның символиз­мы җәлеп итә. Мережковскийның «Христос и Антихрист» трилогиясен уку бик тетрәндерде. Анда өч сю­жет, һәм алар нәкъ менә мәдәни кыйммәтләрнең трансформациясе хакында. Трилогиянең Петр I улы Алексей белән үзара мөнәсәбәтләре турындагы соңгы өлеше бераз кү­ңелне кайтарды. Бу китапка бәйле кызыклы вакыйга булды… Мин аны укыганда Германиядә стажиров­када идем. Без Ольденбург шәһә­ре аша үттек – әлеге территория Алексейның хатыны София бирнәсе сыйфатында рус җирләре казнасы­на кушылган. Һәм мин нәкъ менә шул шәһәргә килеп җиткәндә нәкъ менә аның турында укыйм икән бит! Тормышта шундый могҗизалы хәлләр дә була. Иң мөһиме – үзеңне кысаларга куып кертмәү, үзең өчен чикләүләр куймау. Әгәр син укырга яратасың икән, бу синең спорттан, хореографиядән һ.б. тулысынча баш тартуыңны аңлатмый бит. Мин гармония турында сөйлим. Бер урында катып калырга ярамый. Бу үсешне туктата. Дөньяны танып белүдән курыкмаска кирәк.

УЛ РОССИЯ ДӘ, АНДАГЫ МИН ДӘ ЮК ИНДЕ…

– Татарстанда «Мәдәният» милли проекты ничек гамәлгә кертелә? »Иҗади кешеләр» төбәк проектында халыкның иҗат по­тенциалын тормышка ашыру өчен нинди шартлар тудырыла?

– Милли проект өч өлештән тора: мәдәни мохит, иҗади кешеләр, циф­ралы мәдәният. Минемчә, милли проектта иң мөһиме – иҗат ке­шеләре. Чөнки цифралы мәдәният һәм уңайлы инфраструктура ни­кадәр генә әһәмиятле булмасын, нәкъ менә кешеләр мөһим – бөтен нәрсә алар тирәсендә укмашырга тиеш, алар оештырачак, кызык­тырачак һәм үзләре артыннан ияртәчәк. Мондый кешеләр булма­ганда клуб – нибары яңа матур бина гына. Инфраструктура исә аралашу мәйданчыгы сыйфатында булырга тиеш. Әмма… Цветаеваны хәтер­лисезме: «Той России нету, как и той меня». Мәгънәсе мондый: без­нең гомер – бара торган юлыбыз гына түгел ул, бәлки безне бу юлда озата баручы кешеләр дә. Мәдәният учреждениеләрендә харизмалы шә­хес эшләргә тиеш. Әгәр мәйдан­чыкны җете мәдәни вакыйгаларга баетмыйсың икән, аны һәркем өчен уңайлы итмисең икән, буш клуб­ның беркемгә дә кирәге дә, кызыгы да юк. Шунлыктан иҗади кешеләрне табу һәм аларга булышу – безнең тармакны үстерә торган иң мөһим нәрсә. Моның өчен грантлар, ком­мерциячел булмаган оешмалар эше, волонтерлык проектлары кирәк – алар мәдәният-ял учреждениеләре территориясендә гамәлгә кертелергә тиеш тә инде. Милли проектта клуб җитәкчеләре, хореограф, режиссер­ларның белемен яңартуны күздә тоткан тулы бер юнәлеш бар. Мин, иң мөһиме – кешегә инвестицияләү, дип саныйм.

ТАЛАНТНЫ АКЧАЛАТА БӘҺАЛӘҮ КЫЕН

– «Татарстан» журналы Инстаграмында әледәнәле блогерлар арасында төрле сораштырулар үткәрелә. Күптән түгел артистлар, җырчылар, музыкантлар үзләре­нең иҗатташлары арасыннан иң актив кешене сайлады. Ан­нары без финалга узучыларның барысын да җыйдык та, кечкенә генә блицсораштыру үткәрдек. Сорауларның берсе мондый иде: мәдәният министры булсагыз, нәрсә эшләр идегез? Блогерлар бертавыштан, иң беренче эш итеп, барлык мәдәният хезмәткәрлә­ренең эш хакын арттырыр идем, дип җавап бирде. Хезмәт хакы шулай азмыни?

– Мин бөтен хикмәт акчада гына дип уйламыйм. Әгәр сез дөнья мәдәнияте тарихына күз салсагыз, барлык иҗат әһелләренең дә тук, бәхетле һәм канәгать булмавын кү­рерсез. Иҗат – тормыш зарурлыгы ул. Артист сәхнәгә акча өчен генә чыга икән, моны тамашачы бик тиз сизә. Ни өчен бүген «Безнең заман» фестивале безнең артистларның чын көндәше булып тора? Бу ба­лалар чын профессионаллар түгел бит, тик алар тамашачыны үзенең энергиясе белән әсир итә. Алла Пуга­чева турындагы «Женщина, которая поет» дигән фильмны хәтерлисез­ме? Ул әлеге җырчының җырламый яши алмавы турында. Мондый җыр­лау теләген сатып алу мөмкин түгел, ул – сулау кебек. Мондый кешеләр өчен тормыш – иҗат ул. Бездә мон­дый кешеләр бик күп. Бөтен нәрсәне дә акчага гына кайтарып калдырырга ярамый. Әлбәттә, акчасыз артистка кыен. Тик артист булмаган кешегә дә акчасыз кыен бит. Бу шоу-бизнес, ул акчага башка бөтен һөнәрләрдән дә күбрәк бәйле. Тамашачының сәхнәдән гүзәллек, эстетика күрә­се килә. Ә менә Европада, мәсәлән, сәнгатькә минимализм хас. Анда бездәге кебек җете декорацияләргә ихтыяҗ юк. Кара кабинетта, кара трико һәм майкадан гына да роль­не искиткеч итеп уйнап була. Шулай ук кыйбатлы костюм киеп, иң әйбәт, кыйммәтле микрофонга да бик начар җырлап була, аңлыйсызмы шуны? Талантны акчалата бәһаләү бик кыен. Гомумән, мәдәниятне акча эшләү мохите дип уйлау – ялгыш фикер. Һәм, тамашачы килми икән, димәк, бу берәүгә дә кирәк түгел, дип уйлау да тагын бер ялгыш фикер. Профес­сиональ сәнгатьтә, әгәр кеше чыннан да даһи икән, ул һәрвакыт заманнан алдарак бара. Бары тик тамашачы зә­выгына гына яраклашырга тырышу – дөрес түгел. Барыбыз да хәтәр 90 нчы елларны хәтерли әле: пәрдәләр ачыл­гач, цензурасыз «сәнгать» сәхнәне басты… Мин цензурага каршы, тик мин сәхнәдә көч куллану, сүгенүгә дә каршы. Мин зәвыксызлыкка, рухи шакшылыкка, безне начаррак кешегә әйләндерә торган һәрнәрсәгә каршы.

КИРЕ КАКСАҢ – ТӘКЪДИМ ИТ!

– Димәк, мәдәнияттә цензура кирәк түгел?

– Цензура белән тәнкыйтьне бутарга кирәкми. Цензура иҗат­ка аяк чала, тәнкыйть исә булыша. Мин бик еш Сталин белән булган хәл турында искә алырга яратам: аның янына Совет язучылар берле­ге өстеннән шикаять белән килгәч, юлбашчы: «Минем бит башка язучы­ларым юк», – дигән. Каләмдәшләре өстеннән әләк язучының дәрәҗәсен төшерә торган булалар. Һәм шун­лыктан, ул башкаларга яла якмый­ча булдыра да алмый, тәнкыйтьне дөрес кабул итми торган булган. Ә бит үзеңә ошамаган нәрсәләр­не дә ишетә белү зарур. Алай гына да түгел, сиңа «юк» дип әйтә алу­чыларга таянырга кирәк. Әгәр сине башыңнан сыйпаучыларга гына таянасың икән, һәлакәт буласын көт тә тор. Тәнкыйтьне кабул итми башлау белән, үсеш туктала. Әмма тәнкыйть конструктив булырга, булганга һәрвакыт алмаш вариант тәкъдим ителергә тиеш. Кире кага­сың икән – тәкъдим дә ит! Әгәр син, бернәрсәне дә аңлатмыйча, бөтен нәрсәдән зарланасың һәм барысын да тәнкыйтьлисең икән, бу бары тик критиканлык кына, һәм аның бернинди файдасы да юк.

ЭМОЦИОНАЛЬ ТРЕНАЖЕР

– Тамашачы бик еш сәнгатьне бары тик күңел ачу позициясеннән генә кабул итә. Ә бит сәнгать – зур­рак нәрсә. Бу – эмоциональ тре­нажер. Күңел катмасын, һәм кеше булып калыйм дисәң, барлык хисләрне дә кичерә белергә кирәк. Әгәр син якыннарыңның кайгысын уртаклаша алмыйсың, ярата белми­сең, авыр чакта елап бушанмый­сың икән, бу дөрес түгел. Мин үзем, кеше ярдәмгә мохтаҗ икән, һәрва­кыт булышырга тырышам. Хәзер без ышанмау һәм битарафлык дөнь­ясында яшибез. Барлык үтенечләрдә дә спекуляция күрәбез. Ярдәм итәсе урынга, кеше бәласен телефонга тө­шереп хозурланабыз. Болай ярамый. Без нәрсәдер эшләргә сәләтле бул­ганда гына – кеше. Ярдәмгә мохтаҗ кешене күрәбез икән, аның нарко­ман яки эчкече булуын сәбәп итеп, булышмый калырга һич ярамый, бәлки аның хәле чыннан да авыр­дыр. Ихтимал, бу безнең бүгенге мәдәнияттә эчтәлекне чигереп, бәлки шоу, тамаша күрергә күне­гүебездән киләдер. Ә мәдәнияттә иң мөһим кыйммәт – өндәү, уяту ул. Бу‑нәкъ менә буыннан буын­га тапшырыла торган символ һәм мәгънәләр.

– Минемчә, безнең татарстанлылар бер дә битараф түгел. Моны мәдәни мирасны саклау темасы буенча күзәтеп карый алабыз. Күптән түгел булган хәлләрдән: Казан Арча казармаларын югалт­ты; Яшел Үзәндә борынгы Полу­камушки районы янгыннан зыян күрде. Җәмәгатьчелекнең әлеге вакыйгаларга мөнәсәбәте бүгенге татарстанлыларның битараф бул­мавын раслый, аларга республи­каның тарихи йөзен саклап калу бик мөһим. Бу юнәлештә нинди эш алып барыла?

– Былтыр мәдәни мирас объ­ектларын саклау комитеты аерым органга әйләнде. Минем, граждан буларак, позициям мондый: бү­ген, нәрсәне булса да саклау өчен, һәр объектның кыйммәтен төгәл белергә кирәк. Объектны саклап, без аның диварларын гына түгел, тарихи кыйммәтен дә саклыйбыз. Бу урында мин икътисадчы буларак әйтә алам: реставрация һәрвакыт күпкә кыйбатрак тора. Һәм ул төзе­леш яки реконструкциягә караган­да күбрәк регламентлаштырылган. Әгәр без бу системаны үтәкүренмә­лерәк һәм икътисадый яктан кы­зыклырак итә алмыйбыз икән, әгәр дәүләт бу мирасны сакларлык меха­низмнарны булдыра алмый икән, безгә алга бару бик кыенга төшәчәк.

Менә, мәсәлән, әгәр сез мәдә­ни мирас объектында яшисез икән, сез реставрация өчен күбрәк акча түләргә әзерме? Шунлыктан миңа «Том Сойер Фест» проекты бик ошый – бу очракта мәдәни мирас объектлары территориясен нормаль халәткә китерергә волон­терлар булыша. Үзеңнән башларга кирәк. Әйдәгез, урамнарны чүплә­мик, төрле төркемнәр, теләктәшләр, фикердәшләр чылбыры оештырыйк та, территорияләрне җыештыру белән үзебез шөгыльләник! Чөнки мәдәни мирас объектының аяныч хәлдә булуын безгә хәбәр итү генә – тәнкыйть түгел, бәлки мин алдарак әйтеп узган критиканлык ул.

Безнең үзебез өчен нинди сак­лау режимын файдалануыбызны төгәл аңлау зарур. Акча булмаганга барысын да тукыма астына гына яшереп куеп, шундый шәһәрдә яшәү дә матур түгел бит. Әлбәттә, әлеге объектларны торгызырга кирәк. Бу өстенлекләргә нигезләнгән мак­сатчан позиция булырга тиеш.

КЕЧЕ ШӘҺӘРЛӘРНЕ НИЧЕК САКЛАРГА

– Россиядәге кече шәһәрләр саны сизелерлек кимеде, алар­ның күбесе хәтта юкка чыгарга да мөмкин. Сәбәпләрнең берсе – мәдәни тормыш булмау. Ә Та­тарстанның кече шәһәрләрендә вазгыять ничегрәк?

– Кече шәһәрләр проблемасы – аларның моношәһәр булып форма­лашуында. Алабуга территориясендә Алабуга трактор заводы, Яр Чаллы­да – КАМАЗ, Түбән Камада нефть‑ химия комбинаты төзелгән. Ягьни шәһәрләрне индустриальләштерү нинди дә булса бер предприятиегә бәйләнгән. Алабугада хәзер махсус икътисадый зона, ул шәһәрне бү­ген дә яшәү өчен кызыклы, уңайлы ясый. Анда искиткеч мәдәни проект­лар гамәлгә кертелә: күптән түгел Спас ярминкәсе, аңа кадәр Борис

Березовский фестивале узды. Ала­бугалылар бик бай мәдәни тормыш белән яши. Әлмәттә парк һәм сквер­ларда бик күп проектлар үткәрәләр. Шунлыктан мәдәният кенә үсәргә тиеш түгел, бердәм социаль-икъ­тисадый система булырга, ул эшне дә, ялны да, белем бирү сыйфа­тын да күздә тотарга тиеш. Гәрчә без бик куәтле мәдәният булдырсак та, бу әле шәһәр дә кызыклы булыр, дигән сүз түгел ләбаса. Кайбер кече шәһәрләрдә исә мәдәният учреж­дениесе шәһәртөзегеч тә булырга мөмкин, мәсәлән, Алабугадагы му­зей – шәһәртөзегеч предприятие.

Европада халыкның күп өле­ше кантоннарда яки кечкенә шәһәрләрдә яшәвен дәвам итә. Анда алар өчен салым өстенлекләре бар. Керемгә карап салына торган салымның 20–30 проценты кеше яшәгән территориягә тапшырыла. Хәтта ул бер шәһәрдә яшәп, икен­чесендә эшләсә дә.

ҺӘРКЕМГӘ – ҮЗЕНЕКЕ

– «Мәдәният – дәүләтнең имидж сәясәтенең бик нәтиҗәле инструменты», – бу сезнең сүзләр. Милли мәдәниятне дөнья арена­сына ничек чыгарырга планлаш­тырасыз? Һәм конкрет нәрсәләр­не чыгарырга җыенасыз?

– Беләсезме, «Әлиф» спектакле фикердәшләр төркеме тарафын­нан 49 мең сумга куелды. Тагын кабатлыйм, иҗатта бөтен нәрсә акча белән генә үлчәнми. Кичә инде бу спектакль Мексика тамашачы­сына күрсәтелде. Нурбәк Батулла андагы хореографиясе өчен «Алтын битлек» алды. Спектакль Парижда, Мексикада зур уңыш белән үтте. Заллар аягүрә басып алкышлады. Мондый кече формалар да зур кы­зыксыну уятырга мөмкин. Быел без фин татарларына «Мулла» филь­мын күрсәттек. Тамашачылар ара­сында финнар күп иде. «Мәдәният» сүзенә мин менә нәрсәне кертәм – дәүләт сәясәтенең имидж асылы ул. Бу кешеләрнең, җәмгыятьнең психологиясе. Әгәр без мәдәния­тебезне танытабыз икән, без үз төбәгебез, үз илебезнең дөньяда киңрәк танылуына булышабыз. Без Харбинга бардык, анда симфо­ник оркестр чыгыш ясады. Зал һәр әсәрдән соң алкышларга күмелде! Ягъни мәдәниятне грамоталы рә­вештә тиешле якка юнәлтә генә белергә кирәк – аны кайда күрергә телиләр, шунда алып барырга. Кы­тайда классик музыкага ихтыяҗ зур. Европада фольклорга мөкиббән китәләр. Кемдер милли аспектлар­ның замана сәнгатендә чагылышын күрергә тели – «Әлиф» нәкъ менә хәзерге заман аспекты булып тора. Бу – маркетинг, тамашачыга нәрсә кызыклы булуын аңлап эш итү.

Республикадан читтә яшәгән милләттәшләребезнең мәдәни их­тыяҗларын канәгатьләндерү өчен без Татарстанда мөмкин булганның барысын да эшлибез. Уявның ничек үтүен хәтерләгез әле, хәтта Прези­дент та чуаш күлмәген киде – чөнки барысы да чын, ихлас иде! Тулы бер халыкның гаять зур мәдәни катламын күрсәттек. Хәзер Родчен­ко проекты башлана, ул Европада бик популяр. Бөтен дөнья өчен кы­зыклы Фешин – бүген иң кыйммәт­ле рәссамнардан берсе. Без мәдә­ниятне түгел, бәлки кыйммәтләрне трансляциялибез. Һәм без үзебез­нең авторларны активрак таны­тырга тиеш. Күргәзмәләр белән генә түгел. Мәдәнияттән файда­ланучыларда ихтыяҗ тудырырга кирәк. Моның өчен исә без үз мәдә­ниятебезне, үз телебезне белергә тиеш. Мин 43 яшемдә татар телен өйрәнә башладым, миндә шундый ихтыяҗ туды. Өйрәндем һәм моңа бик шатмын. Шуны аңлау мөһим: әгәр без үзебезнең мәдәни ми­расыбызны яратмасак, үзебезне югалтырга мөмкинбез.

БӘЙРӘМНӘР КҮП БУЛМЫЙ УЛ

– Туристларны җәлеп итү өчен хәзер Татарстанда ниндидер вакыйгага бәйле бәйрәмнәр бик күп: милли бәйрәмнәр, йо­мырка фестивале, балыкчылар бәйрәме, ризык фестивале һ.б. Артык күбәеп китмәдеме соң бәйрәмнәр? Аларның асылы югалмасмы?

– Минемчә, һәр бәйрәмнең үз вакыты, үз урыны бар. Мәсәлән, балык шулпасы бәйрәме Зөягә бик туры килеп тора. Хәтта Зөянең гербында да балык сурәтләнгән, анда Чуртан елгасы ага. Балык фестивален монда ясамыйча, та­гын кая ясыйсың инде? Яки менә Болгарда урта гасырлар сугышын реконструкцияләү – бу проект ту­рында бәхәсләр булды. Бер яктан, без бөек Болгар җирендә ислам кабул ителүне бәйрәм итәбез, икен­че яктан, Тәре йөртүчеләрнең су­гышын торгызабыз. Бу җәһәттән миндә эчке каршылык туды. Тик бу болар булмаска тиеш, дигән сүз тү­гел. Мин әлеге сугышларны оешты­ручылар белән очраштым… Шулай да минем үземә анда милли компо­нент булуы зарур, без бит үз терри­ториябезне танытырга тиеш. Тәре йөртүчеләр безнең мәдәни яссылык өчен читрәк күренеш…

Ирада Хафизҗановна кәстрүлне ачып карый, ә анда инде газмах та әзер икән. Безгә дә авыз иттерә.

– Тәмле бит? – дип, канәгатьләнү хисе белән кызыксына пешекчебез, безнең телне йота язып калуыбыз­ны күреп. Искиткеч!

ИКМӘКМЕ, ТАМАШАМЫ?

– Сезнең өчен «мәдәниятле кеше булу» гыйбарәсе нәрсәне аңлата?

– Без мәдәни ял итүгә мохтаҗ булсак һәм талантларны үстерергә өйрәнсәк, чыннан да мәдәниятле милләт булачакбыз. Әмма, кызга­ныч, әлегә без мәдәниятне ешрак хезмәтче сыйфатында кабул итәбез. Бу дөрес түгел. Кешенең беренчел хаҗәтләре бар – ризык, су… Әмма, туклангач, безгә рухи азык та кирәк. Ягьни без матди байлыктан кадер­лерәк кыйммәтләр булуына төшенә­без. Әлегә безнең күпчелегебез бе­ренчел дәрәҗәдә шул. Мул тормыш һәрвакытта да югарырак дәрәҗәгә күтәрми. Минем бай танышларым күп – алар ел саен чит илгә һаман бер үк биш йолдызлы кунакханәгә ял итәргә бара, чөнки көн буе ком­да кызынырга, диңгездә йөзәргә һәм туйганчы ашарга була – бу әле алар өчен һаман кызык… Ә бит иң мөһиме – яңалыкка, белемгә су­сау! Тагын бер казылык түгел, бәлки китап сатып алу яки театрга бару яхшырак икәнен аңлаган очракта гына без беренчел дәрәҗәдән икен­чесенә – мәдәни дәрәҗәгә күчтек дип әйтә алачакбыз.

Ирада Әюповадан аш-су киңәше:

– Газмах әзерләү өчен, пешкән дөгегә чи йомырка кушып болгатыгыз да, сары май белән майланган кәстрүл төбенә җәегез, алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз. Газмах әзер!

 

 

Безгә кирәк булачак:

1-3

1 кг сарык ите

1 кг суган

1 кг озын бөртекле дөге

2 бәйләм кинза

4 данә йомырка

200 г атланмай

Тәменчә тоз, борыч

 

Турыйбыз!

1-4

Ваклыйбыз!1-5

Пешерәбез!1-6

Болгатабыз!1-7

Өстибез!1-8

Сөзәбез!1-9

Өстибез!1-16

Кыздырабыз!1-10

Бүләбез!1-11

Алабыз!1-12

Табынга куябыз!1-13

 

 

1-1

Чыганак: "Татарстан" журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
15
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: