Алена Чернышева: "Балаларым белән бәхетле мин!"

Савелийга – 15, Василисага – 13, Ксениягә – 11, Матвейга – 7, Марианнага 6 яшь.

Чистай районының Бахта авылында татар, рус, керәшен гаиләләре яши. Бер-берләренә кунакка йөрешә алар. Тату яшәгәч, бәйрәмнәр дә күп. Татарлар үзләренә дәшсә, руслар да кунак итә. Үзләре дә өйләренә кергән һәр кешегә якты йөз күрсәтә.

– Әниемнең әтисе – башкорт татары. Бабай иртә үлгәч, туганнары белән арабыз өзелгән, – ди Алена. – Без керәшен татарларының барлык гореф-гадәтен үтәп яшибез. Үзем бик тә Троица, Питрау бәйрәмнәрен көтеп алам. Пасха, Рождествоны да матур итеп үткәрәбез. Кунаклар күп кайтканны, тәмле ризыкларны мул итеп пешергәнне яратам.

Ризыклар дигәннән, Алена татар халык ризыкларын да әзерли икән. Мантый, бишбармак пешерергә ярата. Әле менә ит бәлешен дә әзерләргә өйрәнгән.

– Үзем бик тә гөбәдияне яратып ашыйм. Пешерә белмим инде, татар дусларыбыз сыйлап тора, – ди ул.

Алена 18 яшендә авылдашы Алексейга кияүгә чыга. Улы Кириллны тапкач, бүтән бала алып кайтмыйм, дип тә әйткән була. Әмма язмышка ни язылган бит. Алена тагын бишне алып кайта.

– Савелийга – 15, Василисага – 13, Ксениягә – 11, Матвейга – 7, Марианнага 6 яшь. Балаларымның үскәннәрен сизмәдем дә. Олы улым Кирилл бик ярдәм итте. Энеләрен-сеңелләрен карашты. Хәзер аңа 23 яшь инде. Чаллыда эшли. Шөкер, балаларым сөендереп кенә тора. Савелий музыка мәктәбен бетерде. Василиса һәм Ксения исә музыка мәктәбендә укуларын дәвам итә. Ксения рәсем мәктәбенә дә йөри әле. Матвей «лего»дан төрле корылмалар ясарга ярата. Марианна да рәсемнәр ясый, – ди әниләре. – Күп бала булгач, шунысы рәхәт: алар иркәләнеп, елап үсмиләр. Сабыйларым бигрәк мөстәкыйль. Ашыйсы килә дип аптыратмыйлар, үзләре әллә ниләр пешерә беләләр.

Гаилә башлыгы Чистайда эшләп йөри. Алена исә өйдә генә тора икән. Берара сатучы булып эшләп алган. Әмма әни һөнәрен күңеленә якынрак икәнен аңлаган.

– Балаларымны кешелекле, ярдәмчел итеп үстерергә тырышам. Бездә һәм милләткә дә хөрмәт зур. Балаларым башка милләт кешесен сайлый икән, каршы килмәячәкмен. Үзең сайлаган яр белән генә яшәү рәхәт, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
713
0
8
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: