Аксубайдагы Уяв: чувашлар шыртаны, удюк йоласы, Рөстәм Миңнеханов белән әйлән-бәйлән

Бәйрәмнәр берләштерә: Уявтан кайткач, чувашлар бик тә якын кешеләр кебек тоелды күңелгә.

Аксубайда Уяв республика чуваш бәйрәме узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чуваш милли киемендә килгән иде. Хәер, аны озата йөрүчеләр — Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов, Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин да милли бизәкле күлмәктә, һәркайсыныкы төрле төстә.
Уяв нинди бәйрәм соң ул? Бәйрәм башланганчы ук, Аксубай чуваш милли-мәдәни үзәге рәисе Роза Чентаева белән сөйләшеп алдык.

— Чувашлар бик кыйммәтле халык, чөнки нәкъ менә Аксубай республикада чуваш районы булып санала. 55 авыл торак пункты анда, шуның 33ендә чувашлар төпләнгән. Безнең башлыгыбыз бик яхшы, чувашча да белә. Гомумән, безнең татарлар — чувашча, чувашлар татарча сөйли, — диде Роза ханым.

Ул Аксубай районында мәҗүсилек вәкилләре яшәгәнен әйтте.

— Язгы кыр эшләреннән соң, башта удюк йоласы үткәргәннәр, аннары Акатуй. 22 майда Никола көне үткәргәннәр. Авыл аксакаллары, яшьләр җыелган. Уяв башлаганчы, аксакаллар кояш каршында гыйбадәт кылып, колмак чәчеп, колмакның һәр яфрагы үзенә пар тапсын, дип кычкырып йола үткәргән. Болай теләү ул бирегә килгән яшьләр дә чуваш милләтеннән үзенә пар тапсын дип теләүгә тиң булган. Чуваш халкы сакланып калсын өчен бу йола әле һаман да үтәлә.

Аннары яшерен генә, тынлыкта кояш алласы белән сөйләшкәннәр. Без, Аксубайның чукындырылмаган чувашлары, җирдә яланаяк басып, кояш алласына табынып сорыйбыз.

Чувашларның милли ризыгы шыртан

«Уявка яшьләр дә сөенгән, 12 июльгә кадәр күңел ачып йөргәннәр, ә 12 июль көнне күке дә кычкырмый, халык та әйлән-бәйлән уйнамый, чөнки ул көнне һәр ишегалдында сарык чалалар, ит пешереп, печән чабарга чыгалар. Ни өчен сарыкны нәкъ менә 12 июльдә суйганнар? Чөнки печән җитешкән, аны чабарга кирәк. Ит пешереп, сарык ашказанына ит, эчәкләрен тутырып, шыртан дигән милли ризык пешергәннәр. Көн саен шуны казылык кебек телем-телем кисәләр дә, печән чапканда ашыйлар. Шуның белән Уяв төгәлләнә. Ә көзен, гыйбадәт йоласы үткәрелгәч, яшьләр үзенә пар тапкач, туйлар уздырганнар, — дип сөйләде Роза Чентаева.

Уяв бәйрәмендә фольклорны күрсәтүдән бигрәк, тарихи йолаларга, гореф-гадәтләргә өстенлек бирелүен мактап телгә алыр идем. Менә этнографик мәйданчыкта берничә казанда төрле боткалар пешеп утыра. Төрки халыкларның карга боткасын беләбез инде, ә чувашларныкы нәрсә белән бәйле икән? Кабат Роза Чентаевага дәшәм.

— Удюк йоласы өчен ботка пешерә чувашлар. Башта йорттан йортка кереп, төрле ярма җыеп йөргәннәр. Аннары бер урында җыелып, картлар тезләнеп яңгыр сорап, ботка белән бергә сарыкны казанда пешергәннәр. Яңгыр алласы өчен пешергәндә, бер агач төбендә сарык башын калдырганнар, елга буена да сарык илткәннәр, аннары гына кешеләр үзләре ашаган. Ботка ашалгач, чишмәгә барып, суны шундагы бөтен кешегә чәчрәтеп уйнаганнар.

«Тишектән шайтан чыкмасын өчен казык какканнар»

Чувашларның тагын бер кызыклы йоласы — җиргә казык кагу. Бу йола кичә рәсми ачылышта музыкаль-хореографик композициядә дә күрсәтелде.

— Кар эреп беткәч, язын бөтен кеше җирдә тишек юкмы икән дип карарга чыга, җир астыннан шул тишектән шайтан чыкмасын өчен, авыл тирәсендә дә, зират тирәсендә дә казык кагып куйганнар, — диде ул.

Кичәге бәйрәмдә халык һөнәрчелеге, декоратив сәнгать эшләнмәләре, чуваш гаиләсе көнкүреше, гореф-гадәтләре дә тәкъдим ителгән иде. Умартачы, балыкчы, аучы, пешекче йортлары ясалган. Чувашлар күәс, бал эчемлекләрен, уханы яратып куллануын да чагылдырган.

Президент балыкчы йорты яныннан узганда, берәүнең балык тотып яткан мәле иде. «Татарстанда иң яхшы балыкчы бу, коры җирдә дә дә балык тотып утыра», — дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.

Уяв чуваш халкының бай мәдәниятен чагылдыра

Этнографик мәйданчыкны карап чыккач, төп мәйданда рәсми ачылыш өлеше башланды. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләренең профессиональ һәм үзешчән ансамбльләре, халык иҗаты коллективлары катнашты.

 — Сезне чуваш мәдәниятенең Уяв бәйрәме белән котлыйм. Бу матур бәйрәм чуваш халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре саклануының, буыннарның өзлексез элемтәсен раслаучы символ булып тора, милли үзаң торгызылуына теләктәшлек итә. Уяв чуваш халкының бай мәдәниятен чагылдыра. Уяв республика мәдәни брендларының берсенә әйләнде, — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул бу бәйрәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, чуваш язуы булдырылуның 150 еллыгында бигрәк тә әһәмиятле булуын әйтте.

Президент Аксубай районына, чуваш милли-мәдәни автономиясенә, иҗат коллективларына рәхмәтен җиткерде.

— Бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылган. Бүген биредә төрле милләт, төрле буын вәкилләре, барыгызны да мәдәният, халык традицияләре белән кызыксыну берләштерә, — диде Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм кунакларын Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов тәбрикләде. «Татарстанда милли бәйрәмнәр бер милләтнеке генә булудан туктады, Уявка татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә килә», — дип искәртте.

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, республиканың чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе Дмитрий Самаренкин чуваш халык шагыйре Петр Хузангай шигыре юлларын укып үтте. Анда «төрле тарихи җирлекләрдә татар, рус, чуваш бер-берсенә хөрмәт белән „иптәш, товарищ юлдаш“ дип эндәшә» дигән юллар бар. Бәйрәм бүләксез булмый: Дмитрий Самаренкин сюрприз итеп әниләр турында чувашча җыр әзерләп килгән.

Чувашстанның мәдәният, милләтләр һәм архив эше буенча министр Светлана Каликова үзләренең тарихи ватаныннан читтә яшәүче барлык чувашларның үзләрен зур чуваш дөньясының аерылгысыз өлеше итеп тоюы мөһимлеген һәм Татарстанда бу чыннан да үтәлүен билгеләп узды. Чуваш мәдәнияте, традицияләре үсешенә өлеш кертүләре өчен, Рөстәм Миңнехановка, Дмитрий Самаренкинга рәхмәтен җиткерде.

Чувашларда табигатькә яңгыр, мул уңыш сорап мөрәҗәгать итеп, әйлән-бәйлән ясау гадәте бар. Рөстәм Миңнеханов һәм барлык рәсми кунаклар да мәйданга төшеп, әйләнәгә басты.

Яңгыр чакырып озак та үтмәде, килеп яуды

Түбән Камадан Галина һәм Геннадий Васильевлар Аксубайга махсус бәйрәмгә дип килгәннәр.

— Хәзер барыбызның да бәйрәмнәре уртакка әйләнеп бетте инде. Сабан туена да чыгабыз, менә Уявка да килдек. Без татарлар белән бик якынаябыз төсле, тормышта уртаклыклар, охшашлыклар күп, элек сизелми иде, хәзер сизәбез. Татарлар да, чувашлар да гореф-гадәтләрне саклауга күбрәк игътибар бирә башлады кебек, — дип сөйләделәр Васильевлар «Татар-информ»га.

Аксубайның Урмандеево авылында яшәүче Эдуард Ильинга кичә Президент тарафыннан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул да авылларында татарлар, руслар белән бик дус мөнәсәбәттә яшәүләрен әйтте.

Рәсми ачылыштан соң, озак та үтмәде: көчле яңгыр килеп ява башлады. Аксубайлылар әйтүенчә, яңгыр сорау йолалары белән Уяв узганнан соң, ел саен яңгыр ява торган булган. Дөрес, быел әллә Президент та әйлән-бәйләнгә басканга, әллә Дмитрий Самаренкин җырлаганга, яңгыр бераз иртәләгән, бәйрәм беткәнен көтеп тә тормады - явып китте.

Бәйрәмнәр берләштерә: Уявтан кайткач, чувашлар бик тә якын кешеләр кебек тоелды күңелгә. Нәкъ татарлар кебек, гармун тавышы ишетелүгә, аякларын тыя алмый, биергә атлыгып торалар. Яңгыр килгәнче челләдә әлсерәп эшләп йөргән журналистларга күәс булмаса, һичьюгы, су булса да өләшсәләр, бөтенләй якын туганга әйләнәселәр иде әле. Хәер, хуҗалар бәйрәмнән соң төшке ашка кафега чакыргач, сусызлыктан тилмерүләр бик тиз онытылды анысы. Татарстанда унбишенче тапкыр үткәрелгән Уяв бәйрәме дәвамлы булсын дип, юлга кузгалдык. 

Чыганак: Интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
11
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: