17 ел китап язган

– Мин 2002 елда мари халкының тарихы турында кызыксынып, Казан архивларына йөри башладым, - ди язма героебыз.

Өй салу, балалар үстерү, агач утырту, китап язу...  Мари халкында болар ирләр өчен әманәт булып санала. Починок-Кучук авылында яшәүче 79 яшьлек Моисей  Ямбулатов,  боларның барысын да үтәдем, хәзер тыныч күңел белән яшим, ди.  Марилар тарихына багышланган «Ошторма – Кукморские марийцы» дигән китапны язу өчен аңа 17 еллап вакыт кирәк булган. Моисей карт бүген авылның дини бурычларын башкаручысы да әле.

– Мин 2002 елда мари халкының тарихы турында кызыксынып, Казан архивларына йөри башладым.  Анда озак утырырга кирәк бит. Шәһәрдә яшәсәң, бер хәл әле.  Ә болай юлга да вакыт кирәк.  Шулай да 3–4 ел буе архивка барырга туры килде. Шуннан мари галиме, архивларда утырырга вакыт күп кирәк, син халыктан тарихны белеш, дип киңәш итте.  Китап язудан туктармын, ахры, дигән чакларда якташларым, ахырга кадәр җиткер инде, дип рухландырып торды. Районда 124тән артык авыл бар. Мин  шуларның 70ендә мәгълүматлар җыйдым, мари зиратларында тикшерүләр уздырдым. Бездә биш мари авылы бар. Районда 754 мари яши. Починок-Кучук җирлегендә 550 кеше исәпләнә. Татарлар, удмуртлар белән дә аралаштым. Аларга рәхмәт, күп документларны саклаганнар. Марилар безнең җирлектә VI гасырда ук яшәгән. Халкымның тормышын, тарихын, динен, йолаларын өйрәндем.  Авыл халкы итек баскан, кәрҗин үргән, бәйләгән, урындыклар ясаган.  Ниһаять, 17 елдан соң китап дөнья күрде, – дип сөйли Моисей карт.

Моисей Ямбулатов 1941 елда Княгор авылында туган, У-Яль, Ош-Юмья мәктәпләрен, Мари дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеген алган, музыка уен коралларында, гармунда уйнарга өйрәнгән. Әтисез үскән, тормыш авырлыклары аны сынмаска, сыгылмаска өйрәткән. Шахтер буласы килгән, күзләре начаррак күргәч, хыялы тормышка ашмаган. Авыл мәктәбен төзүдә катнашкан. Махачкалада җир тетрәгәч, шунда төзелешкә киткән. Грузия, Сухуми, Киров районнары, Татарстандагы төрле төзелешләрдә хезмәт куя. Алты еллап читтә йөрергә туры килгән. Аннан кайткач, авыл  мәктәбендә балаларга мари, рус телләрен укыткан.

Мари мәдәниятен үстерү, саклауда өлеш керткән өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән. Авылда «Кна вел» дигән ансамбльне төзүдә катнашып, клубны авылның мәдәни учагына әйләндергәннәр. Яше дә, карты да  клубка  тартылган. Башта ул Княгорда мари халкының фольклорын магнитофонга яздырта башлый. Авыл әбиләре Моисей Якаровичка җырларын да җырлаган, риваятьләрен дә сөйләгән. Укытучыларга тыңлаткач, фольклор ансамбле булдырыйк, дигән фикергә килгәннәр. Уртак тырышлык белән мари халкының биюләрен торгызалар. Әлбәттә, ул биюче түгел. Авылга дипломлы хореограф Игорь Иванов килә, ул биергә өйрәтсә, Ямбулатов фольклор өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашкан.

– Мин авылның карты бүген. Дини йолаларны башкарам.  Мин башлаган барлык эшләрне Леонид Искаков дәвам итә. Ул да дини карт, ансамбльне дә бергә торгыздык, – ди ул. 

Моисей дәдәй әйтүенчә, марилар киемендә төп орнамент – күбәләк. Бу рәсем аның китабының тышлыгында да урын алган.

– Кечкенә чакта өйгә күбәләк очып керсә, әни аны «әрвахларның җаны» дип әйтә иде. Безнең әби-бабайларның рухы монда саклана. Бездә 140лап Алла, 9 төп Алла бар. Шуларга  изге агач аша табынабыз. Марилар фәлсәфәсе буенча, элек Аллалар белән агач, ут аша аралашканнар, – ди Моисей карт.

Ул авылда хатыны белән яши. Өч баласының берсе мәрхүм, икесе исән. Хәзер инде ансамбльләрдә катнашмый, сәламәтлеге борчып тора икән. Моисей Ямбулатов  безнең белән очрашуга мәктәпкә килгән иде. Аралашырга да, коридорда урнашкан ял зонасында балалар белән шахмат уйнарга да вакыт тапты. Шахматта шәп уйный!

– Бар өмет – балаларда, яшьләрдә. Авылның табигате матур, йортлары төзек. Авылда  бөтен мөмкинлекләр бар. Булганның кадерен белеп, гореф-гадәтләрне, тарихны, динне, мәдәниятне саклап яшәсеннәр иде, – дип  тели Моисей Якарович.

Сәрия Мифтахова, "Ватаным Татарстан" 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
95
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: