«Язмыш хәл ителә торган көннәрдә һәм елларда агентлык республиканың иң яңа тарихын яза…»

«1990 елда мәгълүмат агентлыгын оештыру Татарстанның яңа дәүләтчелегенә юл салучы күркәм вакыйгаларның берсе була».

Илнең медиа киңлегендә «Татар-информ» агентлыгының пәйда булуы фактын Татарстанның беренче Президенты әнә шулай билгели. Моннан 30 ел элек, 1990 елның 6 июнендә, ул чакта әле КПСС Татар өлкә комитетының беренче секретаре Минтимер Шәймиев хуҗалык исәбе нигезендә эшләргә тиешле «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын төзү турындагы документны имзалый. Бүгенге «Татар-информ»ның тарихы шуннан башлана.

«Татар-информ» илдә беренче төбәк мәгълүмат агентлыгы була. Аның беренче генераль директоры итеп, КПСС ҮКның «Социалистическая индустрия» һәм «Рабочая трибуна» газеталарының элеккеге үз хәбәрчесе Умар Богдалов билгеләнә, эшкә куелганда аның ТАССта эшләү тәҗрибәсе дә исәпкә алына. Татарстанның «яңа дәүләтчелек» юлыннан атлавына бәйле рәвештә, агентлык алдына куела торган бурычлар да җитдиләнә бара. Баштарак бу илнең төрле почмакларында яшәүче татар диаспоралары тормышын яктырту һәм, үз чиратында, аларга республикада барган мөһим вакыйгалар турында хәбәр ирештерү була. Аннан соң, республиканы нигезсез рәвештә илне тарату омтылышында гаепли, республикада барган вакыйгаларны бары тик тискәре яктан гына күрсәтә яисә бөтенләй күрсәтми башлагач, мәгълүмати блокаданы өзү, Россиягә һәм дөньяга Татарстан турында дөреслекне сөйләү – агентлык каршына куелган иң мөһим бурыч санала.

Моны башкару, әлбәттә, җиңел булмый, бу каршылык күрсәтелгәнгә генә түгел. Интернет юк, яңалыклар кәгазьдә, телетайп һәм факс буенча гына таратыла... Әмма энтузиазм һәм укучыларга объектив мәгълүматны җиткерү теләге көчле, республика җитәкчелеге дә җитди ярдәм күрсәтә. Болар барысы да зур булмаган коллективка туксанынчы еллар уртасында берьюлы берничә мөһим мәгълүмат продукты чыгарырга мөмкинлек бирә: Татарстан турында дөнья һәм ил күләмендә язылган хәбәрләргә көндәлек күзәтүләр ясау, рус һәм инглиз телләрендә «Новости Татарстана» бюллетенен (бигрәк тә АКШ, Төркия, Финляндия, БГӘ һәм башка илләрдә сорала), «Татарские края» газетасын чыгару һәм, әлбәттә, рус һәм татар телләрендә яңалыклар сводкасын тапшырып бару.

Туксанынчы елларда «Татар-информ»да халыкара һәм республика мәгълүматы редакцияләре эшли, аның Истанбулда һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә үз хәбәрчеләре була. Россиянең беренче  Президентының, Франция премьер-министрының һәм башка югары вазыйфаи затларның Казанга сәфәрләрен бары тик агентлык  журналистлары гына яктыртып, башка массакүләм мәгълүмат чараларын эксклюзив хәбәрләр белән тәэмин итә.

«Ил һәм күпмилләтле халык язмышы хәл ителә торган көннәрдә һәм елларда агентлык республиканың иң яңа тарихын яза», - «Татар-информ» агентлыгына әлеге характеристиканы моннан берничә ел элек Минтимер Шәймиев бирә. Бу – үткәннәр һәм бүгенгеләр турында гына түгел. Бу – киләчәк турында да.

Фото: tatar-inform.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
81
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру