Ул патшаның үлемен әзерли һәм теләсә кайсы җәзаларга каршы чыга

Евгений Евтушенконың әлеге юллары Казанның Родионов зыялы туташлар институтында укыган һәм Александр II патшага  һөҗүмдә катнашкан, 1926 елда “патшаны үтерүче” унбер кешенең берсе буларак, большевиклар хакимиятеннән гомерлек пенсия алган Вера Фигнер турында.

«Как странно судьба начертала,

что тихонькая на вид,

казанская девочка стала  

судьбою твоей, динамит…»

 

Асылда, максатына ирешү юлдында кеше гомерен кыюдан да тайчанмый торган кансыз террорист кыз турында. 

Стереотипик фикергә ияргәндә - шулай. Чынлыкта исә күпкә катлаулырак. Үлем җәзасына хөкем ителгән террорист кыз (җәзаны гомерлек сөргенгә алыштыралар), ул патшаның рәхимлелеге аркасында Шлиссельбург крепостенда егерме елын үткәрә. 31 яшендә кулга алалар, иреккә чыкканда иллене узган була... Революцияне кабул итми, ә большевистик идарәнең канлы ысулларын хәтта Сталин репрессияләре елларында да ачыктан-ачык тәнкыйтьләргә җөрьәт итә. Үлем җәзасына катгый рәвештә каршы була...

Олыгайган көннәрендә алар хакына кеше гомерләрен, шул исәптән үз гомерен дә корбан китерергә әзер торган идеяләреннән баш тарта ала.

Ә бит Вераның террорчылыкка килүе дә, ничек кенә каршылыклы яңгырамасын, гуманистик ниятләрдән була. Ә гомерен үз халкына хезмәт итүгә багышлау уе аның күңелендә  Родионов институтында укыганда ук бөреләнә. “Үземнең мәдәни күпчелеккә каравым турындагы томанлы уйлар мәдәни булмаган массалар алдындагы бурычымны арттыра дигән фикергә этәрә, халык массасының һәр көне физик хезмәттә, цивилизация китергән рәхәтлекләрдән читтә үтә”, - дип язачак ул үзенең мемуарларында.

Аның табиб булырга карар кабул итүе дә, “халык арасына чыгуы да” - шушыннан. Күпмедер вакыт Вера Самара губернасында крестьяннарны агарту белән шөгыльләнә, соңыннан Саратовта авыл фельдшеры булып эшли. Авылда “без үзебезне кирәк итеп хис итә идек”,  дип сөйләячәк ул. Аның сүзләренчә, “бары тик анда гына чиста күңел һәм тыныч намус белән яшәп була”.

1880 елда Фигнер – “Народная воля”ның башкарма комитетында, анда халык тормышына радикаль чаралар ярдәмендә яхшыртырга җыеналар. Вера Одессада Александр II гә һөҗүм оештыручылар арасында (уңышлы килеп чыкмый), бер елдан соң – Петербургта. Икенче һөҗүм уңышлы тәмамлана, аннан соң кулга алынудан качып кала алган бердәнбер кеше була ул. Фигнер Одессада хәрби прокурорга да һөҗүм оештырырга өлгерә... Аны 1883 елда гына кулга алалар. Үлем җәзасына хөкем ителгәч, 9 көн җәзаның үтәлүен көтә, аннан соң хөкем карарын гомерлек сөргенгә алыштыралар...

Октябрь инкыйлабын Вера Фигнер кабул итми, большевиклар партиясенә дә керми. 20 нче еллар уртасында Бөтенсоюз сәяси каторжаннар һәм сөргенгә хөкем ителүчеләр җәмгыятен төзүдә катнаша. 1927 елда карт революционерлар төркеме сафында сәяси репрессияләрне туктатуны таләп итеп, хакимияткә мөрәҗәгать итә. Каты репрессияләр елларында гаепсезләрне коткарырга тырышып карый – килеп чыкмый.

Бөтен гомерен халкына хезмәт итүгә багышларга хыялланган кешенең революциянең ахыр чиктә нинди нәтиҗәләргә китерүен күргән кешенең хис-кичерешләрен күз алдына китереп буладыр. Ул моннан чыгу юлын күрдеме икән? Җавапны Вера Фигнерның 1925 елның 11 апрелендә  Россия эшчеләренең АКШ һәм Канада оешмаларының “Рассвет”газетасында басылып чыккан мәкаләсеннән табарга мөмкин: “Нәрсә эшләргә, дип сорыйсыз сез. Революция кирәк. Әйе, тагын революция. Әмма безнең бурыч артыгы белән зур. Революция артыгы белән гадәти түгел, һәм аңа бик җитди итеп әзерләнергә кирәк. Изелгәннәр-кыерсытылганнар янә дә хакимияттә утырганнарның урыннарын алганннан ни файда? Алар янә ерткыч булачак, хәтта куркынычрак та... Кеше кешенең югары шәхес икәнен аңлагач кына, аның иң югары кыйммәт, башкалар кебек үк азат икәнен таныгач кына, безнең үзара мөнәсәбәтләр яңарачак, бары тик шул вакытта гына соңгы якты рухи революция булачак һәм тутыккан чылбырлар бөтенләйгә төшеп калачак”. 

 

Вера Фигнер – дворяннар нәселеннән. 1852 елның 7 июлендә Казан губернасының Тәтеш өязе Никифорово авылында туган. 1942 елның 15 июнендә Мәскәүдә вафат булган. Новодевичье зиратында җирләнгән.

 

Фото: www.pinterest.co, фото из Тетюшского краеведческого музея
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру