Ул Ленинны уйный, Әҗәл белән дуслаша

Шәүкәт Биктимеров башкаруындагы Әлмәндәр карт роле татар халкының күңел халәтен ачык чагылдыра.

Зирәк һәм гади, йомшак һәм курку белмәс, самими һәм бераз хәйләкәр...  Шәүкәт Биктимеров башкаруындагы геройны – олы яшьтә булуына да карамастан, тормыш ямен тоеп яшәгән, үзе артыннан килгән Әҗәл белән дә уртак тел тапкан Әлмәндәрне  тамашачы шундук үз итә. Әлеге образ татар кешесе күңеленә мәңгелеккә кереп кала. Камал театры сәхнәсендә 35 ел дәвамында барган спектакльгә карата тамашачының мәхәббәте елдан-ел арта гына бара. Спектакльләр һәрвакыт аншлаг белән уза, ә актерның үзен халык Әлмәндәр бабай дип йөртә. Татартанлылар - танышы да, таныш булмаганы да - аңа башка исемдә эндәшә алмагандыр, мөгаен.

Әлеге роль Биктимеровка очраклы рәвештә генә бирелмәгәндер. Хикмәт актерлык талантында гына түгел.  1928 елның 28 октябрендә Мәңгәр дип аталган татар авыланда туган Шәүкәт бала чагында шактый михнәт күрә.  Кырыс холыклы үги ана, авыл малайларының “Җирән” дип көлүләре...  Ә инде соңрак – сугыш чорының ярымач тормышы, колхоздагы авыр хезмәт. Ләкин бу тормыш авырлыклары аның рухын сындырмый, усалландырмый.  Тормышны ул ничек бар, шулай кабул итә, һәр көнгә куанып яши. Язмыш аны театрга китерә - Биктимеров аңа мәңгелеккә гашыйк була.

Театр да аны яратып каршы ала. Биктимеров спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Ә инде Камал театрында  «Третья патетическая» пьесасын куярга карар кылынганнан соң, ул Ленин роленә билгеләнә. Бу хәл 60 нчы елларда була. Актер биографиясендә бу факт лотореяга эре суммада акча отуга тиң: алга таба  – карьера үсеше, күпләр  татый алмаган социализм рәхәтлекләре... Ләкин театрда, сәхнәдә балкыган Биктимеров тормышта күпкә тыйнаграк була. Ул сәхнәдә юлбашчы образын башкарып чыгасына шикләнә, кыяфәте белән дә Ильичка бөтенләй охшамаган дип саный. Шикләнүе, әлбәттә, юкка гына: кандидатураны Мәскәүдә, югары дәрәҗәдә раслыйлар, ә анда баш тартулар кабул ителми.

Әлеге роленә Биктимеров берничә ай дәвамында әзерләнә, юлбашчы турында истәлекләр укый, Ленин эзләреннән Мәскәүдә, Ульяновскида була...

Премьера гаять зур уңыш  белән уза. Үз героена охшашлык Биктимеровта искиткеч була: бөтен кешене ышандырырлык. Сәхнә эшчеләре Шәүкәт Биктимеровны спектакльдән соң очратып:  «Владимир Ильич, папирос белән сыйламассызмы?», - дип сорыйлар. Пролетариат юлбашчысының үзе кебек үк, Биктимеров беркайчан да тәмәке тартмый, әмма шундый очраклар өчен махсус  «Беломор» пачкасын йөртә: йөкләнгән миссия шуны таләп итә.

Әлеге роль, әлбәттә, актерга үз көченә ышаныч  өсти, дип сөйлиләр, ихтимал, шул вакытта күзен кысыбрак сөйләшү стиле - Биктимеровка хас (яисә Ленинга хас) гадәт барлыкка килгәндер дә. Хәер, соңгысы фараз гына. Ә менә «Третья патетическая»  спектакленнән соң актерга тамашачы каршында баш июне тыюлары легендага охшамаган. Партия чиннарыннан берәү ул чакта Биктимеровка шелтә белдерә: «Сезгә юлбашчыны уйнауны ышанып тапшырдылар, бу образга туры килергә омтылыгыз! Сезнең хәзер баш ияргә хокукыгыз юк – сез моның белән Ильичның бөеклегенә тап төшерәсез!»…

Бәхеткә, совет чорындагы  дан да, депутат буларак абруй да Биктимеровның актерлыгында да, аның холкында да бернинди  чагылыш тапмый. Биктимеров сәхнәдә балкуын дәвам итә һәм яшьлегендә нинди булса, шундый булып кала. Гади, киң күңелле, ачык, гадел.

Мөгаен, шундый актер гына Әлдермеш авылы карты Әлмәндәрне ышандырырлык итеп уйный, сәхнәдә татар халкының күңел халәтен чагылдыра алгандыр.

Белешмә:

Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров. Актер.  1928 елның 28 октябрендә ТАССРның Саба районында туа.  СССРның Халык артисты (1977).  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшләү елларында классик һәм заманча репертуарга кергән 130дан артык роль башкара. РСФСРның  К. С. Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе (1979) һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе (1967) лауреаты. «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә. ТАССР Югары Советы депутаты  (19751980). СССР Югары Советы депутаты (1984-1990).

2012 елда Казанда вафат була.

Фото: kazan-journal.ru, wikipediya.com.ru, kino-teatr.ru, kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру