«Туган илебезне азат итмичә, кылычларны кынына тыкмаячакбыз»

77 ел элек, 1943 елның 5 мартында, «Правда» газетасында ТАССР хезмәтчәннәренең барлык фронтовик татарларга аталган хаты басылып чыга.

Бу мөрәҗәгать хатына академик Александр Арбузов, язучылар Кави Нәҗми һәм Таҗи Гыйззәт, композитор Нәҗип Җиһанов, актриса Гөлсем Болгарская, профессор Гыйлем Камай һәм башка йөз меңләп татарстанлы: күренекле галимнәр, мәдәният әһелләре, предприятиеләр җитәкчеләре һәм гади кешеләр – барлыгы миллион ярымнан артык кеше кул куя. Якташлары сугышчыларны, фашистларны җиңү, дошманны тулысынча юк итү өчен, барлык көчләрен тупларга чакыралар. «Татар егетләре! – диелә хатта. – Сезгә, фронтларда бөтен көчен кызганмыйча һәм хәтта гомерен дә аямыйча, Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр - туган җиребезнең һәр карышы өчен көрәшүчеләргә... безнең гаскәрләр җиңү яулый барган көннәрдә татар халкы үзенең кайнар сәламен юллый!.. Без, дошманга суларга да ирек бирмичә, аны көнбатышка таба куачагыгызга һәм немец басып алучыларын ахырына кадәр юкка чыгарчагыгызга тирән ышанабыз!»

Бу ватандаш-фронтовикларга СССР халыклары исеменнән юлланган хатларның берсе була. Мондый хатлар 1942 ел ахырында – 1943 елда үзәк һәм җирле басмаларда дөнья күрә (беренче хат - «Үзбәк халкының Бөек Ватан сугышы сугышчыларына хаты» «Правда» газетасында 1942 елның 31 октябрендә басыла). Шунысы билгеле: Татар өлкә комитеты  «Фронтовик-татарларга татар халкы хатын» әзерләүне ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтына йөкли. Хат текстын язуны Кави Нәҗми һәм Гази Кәшшафка ышанып тапшыралар, аларга фольклорчы Хәмит Ярми булыша. Ә рус теленә сүзен-сүзгә тәрҗемәне әдәби яктан эшкәртүне язучы Константин Федин башкара.

ТАССР хезмәтчәннәренең фронтовик татарларга хаты республика газеталарында, татар телендә чыгучы фронт газеталарында басыла, берничә мәртәбә аерым брошюра итеп чыгарыла. Кайбер тикшеренүчеләр шуны да билгеләп үтә: соңрак дөнья күргән басмаларда хатның тексты үзгәреш кичерә. Атап әйткәндә, документның беренче версиясендә татарларның Кырым татарлары һәм Кавказ халкы белән туганлыклары турында әйтелә, бу өлеш юкка чыгарыла, ә тагын да соңгырак редакциядән татар ханы Шаһгали исемен һәм «узганында татар халкы үзенең мәдәниятен саклап кала алды» дигән фразаны да алып аталар.

ХХХ

Бөек Ватан сугышы елларында 160тан артык татарстанлы Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булды.

Источник фото: tatfrontu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру