Татарияне ачлыктан американнар коткарып кала

Татреспубликаның ачлыктан интегүче балаларына американнар какао эчерәләр һәм ак күмәч ашаталар. Бу Лубянкадагы иптәшләргә аларда яшерен контра күрергә комачауламый...

Америка  ярдәм администрациясе (American Relief Administration) балалар өчен беренче хәйрия ашханәләрен Казан районында* 1921 елның октябрендә - Идел буйлап таралаган ачлыкның иң котырган чагында – тулы бер авыллар ачлыктан кырылганда ача. Нәкъ менә балаларга ярдәм итү идеясе, күрәсең, АРА хезмәткәрләре Татреспубликага вазгыятьне өйрәнергә килгәч туа. Американнарның берсе, У. Шафрот, соңыннан болай дип язып куя: “Үзәк Европада гуманитар миссия белән йөргәндә, моңа кадәр беркайчан да бәләкәй скелетларга охшаган балалар күргәнем юк иде. Аларның сәләмәгә төрелгән чыра кебек ябык аяклары биредә аларның көн саен дистәләп үлүе турындагы хәбәрләрне раслый иде”.

АРА -  АКШның дәүләтнеке булмаган хәйрия оешмасы Максим Горькийның ачлыктан интегүче кешеләргә ярдәм сорап дөньяның “барлык намуслы кешеләренә” юллаган мөрәҗәгатенә беречеләрдән булып җавап бирә. Ярдәм итү шартларын американнар Россия хөкүмәте белән килештерә: хәйриячеләр үз акчаларына азык-төлек сатып ала һәм аны Россиягә алып килә, хуҗалар ул йөкләрне ил эчендә үзләре урнаштыра, складлар һәм ашкаханәләр өчен биналар бирә, анда эшләүчеләрнең хезмәтенә түли (нигездә кешеләр бушлай эшләгән).

АКШ филантропларының ниятләре буенча, азык-төлекне гадел итеп бүлү эшен урыннарда иҗтимагый комитетлар башкарырга, һәр комитетка табиб, укытучы, агроном, рухани, шулай ук җирле авыл советыннан бер вәкил керегә тиеш була. Американнарның әлеге планы шунда ук җимерелә: Казан районында комитетлар шунда ук хакимиятлр контроле астына алына һәм тулысы белән дәүләт чиновникларыннан тора. Әмма ләкин моның ярдәм масштабларына йогынтысы булмый алай. 1922 ел башына азык-төлек паеклары ала торган балалар саны 200 меңгә җитә, алга таба алар арта гына.

Америка ашханәләрендә балаларга нәрсә ашатканнар?

Менә расланган ризыклар тупланмасы:

Дүшәмбе, пәнҗешәмбе: какао – 3,3 мыскал (1 мыскал =4,27 гр.); шикәр – 8,2; сөт – 15,4; ипи – 30;

сишәмбе, җомга: дөге-16,4; сөт-8,2;  шикәр-3,7; ипи-30;

чәршәмбе, шимбә: кукуруз -19,9; май-4,2; он 6,5; ипи – 30;

якшәмбе: сөт – 2,3; кузаклылар – 16,4; май -4,2; он -6,5; ипи-30.

Бу ризыклардан ашлар, боткалар, пудинглар әзерләгәннәр, әмма балалар какао белән ак күмәчкә мөкиббән булган.

Һәр бала 800 калориягә якын алган, дөрес, кайбер айларда норма 500 гә генә калган. Американнар гаебе белән түгел – совет хөкүмәте һәрвакытта да океан артыннан килгән азык-төлекне үз вакытында китереп җиткерә алмаган, юлсызлык һәм җимереклек комачаулаган...

Американнар тиз арада шуны аңлый: азык-төлек белән генә ярдәм итү аз, чынбарлык күпкә куркынычрак булып чыга. Миссия хезмәткәрләрен балалар йортларындагы (АРА ашханәләр оештыру белән генә чикләнмичә, приютларга һәм балалар йортларына да азык-төлек китерә) хәл таң калдыра. Миссиянең Казан районындагы җитәкчесе Дж. Ривз Чайльдс үзенең хатирәләрендә Югары Ындырча авылында күргәннәрен сөйләп калдыра: амбарда йөзгә якын бала яши, стеналар буйлап ятаклар тезелеп киткән. Одеяллар, караватлар, урын-җирләре... – боларның берсе дә юк, сәләмәгә киенгән балалар ничек тә булса җылынырга дип, бер-берсенә сыена.  

Буа шәһәрендәге 2 нче балалар йортында булганнан соң, АРА хезмәткәрләре тәфсилләп язып куялар: 81 баланың 20 се тиф белән авырган, 10 сы әлегәчә авырый. Барысына 21 карават, 20 одеял бар. Урын-җир, эчке кием, җылы кием һәм аяк киемнәре юк, кайбер балалар бөтенләй шәрә йөри...

Ничек булса да ярдәм итәр өчен, американнар балалар йортларына азык-төлек капчыкларын бирә башлый (алардан киемнәр тегәләр, эченә салам тутырып, матрас ясыйлар). Аннан соң АРА кием-салым китерү эшен җайга сала. Казан районында американнар балаларга 124675 пар аяк киеме, 137242 пар оек, 27522 күлмәк, малайлар өчен 26312 костюм, 11915 палтә, 6922 одеял һ.б. өләшә. Океан артыннан килгән хәйриячеләрнең шарты бер генә була: кием-салымны бирер алдыннан балалар йортын дезинфекцияләүне таләп итәләр, бу эшкә дә үзләре ярдәм итәләр...

Азык-төлек ярдәме белән ничек соң? Аның масштаблары үсә тора. 1922 елның гыйнварыннан Американың азык-төлек паекларын Казан районының өлкәннәре дә ала башлый. 1922 елның 1 июленә биредә инде көн саен 1,1 миллион паек өләшкәннәр. АРАның медицина программасы да эшли – аның буенча дәваханәләргә, поликлиникаларга, балалар йортларына, мәктәпләргә дарулар, дезифекция чаралары бирелә. Ул гына да түгел, 1,5 миллионнан артык кешегә тифтан, ваба, чәчәк авыруыннан прививка ясала...

Американың ярдәм программасы Казан районында ике елга якын эшли һәм 1923 елның июлендә төгәлләнә. Сәбәбе? Совет Россиясе бөртеклеләр экспортын яңарта, һәм шушындый вазгыятьтә бушлай ярдәм алу, билгеле ки, сәер күренер иде. Киткәндә, АРА Казан районының медицина учреждениеләренә ярты еллык дарулар запасын калдырып китә...

Американнарның риясыз ярдәмен безнең илдә ничек бәялиләр соң? Лаеклы рәвештә дип уйларга кирәк. Алай да Лубянкадагы иптәшләрнең бу җәһәттән үз фикере булган, күрәсең. ГПУ хезмәткәренең бер хисабында мондый хәбәр бар: Кзаан районында эшләүче ун американның “6 сы хәрби, 2 че Ак армиядә көрәшкән, 3 се Американың һәм Англиянең разведкасында эшләгән. Үзенең үткәне һәм сәләтләре буенча, сугыш була калган очракта, АРАның Казан бүлекчәсе җитәкчесенең операцияләр һәм кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе бар, штаб, тәэминат бүлеге, разведка һ.б. начальнигы вазифаларын башкара ала”...

*Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итәргә кирәк булган территорияләрне АРА районнарга бүлә. Казан районына башта Татреспубликаның кантоннары гына керә, соңрак аңа Мари өлкәсен, Чувашиянең бер өлешен һәм башка төбәкләрне дә кушалар.

Фото: Татарстан Республикасының Милли архивы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
278
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру