Татариягә Олимпия уеннарындагы беренче алтынын АКШтан яулап алырга туры килә

Римда уза торган Олимпия уеннарында җиңүне барысы да Америка штангачысы Томми Конога – легендар “тимер Томми”га юрый. Әмма көрәш мәйданына Казан студенты чыккач, хәл көтелмәгән борылыш ала...

Ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, 24 тапкыр дөнья рекорды куйган Томми 1960 елгы Уеннарга уртача авырлык категориясендә чираттагы алтынын яуларга дип килә. Аңа көндәш булырдай бер генә штангачы бар, ул да булса, ленинградлы Федор Богдановский. Ләкин Олимпиадага эләгә алмаган. Аның урынына СССРдан исеме артык билгеле булмаган Казан авиация институты студенты - Александр Курынов килә. Бердәнбер җиңүе – күптән түгел генә Европа чемпионатында яулаган чемпионлыгы. 

Томми Коно

Әмма басмада мөмкин булмаган хәл килеп чыга. “Ярышлар сигез сәгатькә сузыла. Беренче тапкыр күтәргәндә үк, Саша Кононы басып китә. Курынов барысын да елмаеп эшли, әйтерсең лә, уйный гына. Башта ул Кононы психологик яктан “алды”, - дип яза соңыннан үзенең хатирәләрендә СССР җыелма командасының өлкән тренеры Аркадий Воробьев. Шунысы гаҗәп: Казан студенты “тимер Томмига”  карата иң сизгер басымны көндәшенең үзенең төп алымы белән – этеп җибәреп ясый. Курынов 170 килограммлы штанганы этеп җибәрде һәм дөнья рекорды куя. Өч ярыштан торган көрәштә ул көндәшен 10 килограммга артта калдырып, барлыгы 437,5 кг җыя (шулай ук дөнья рекорды)! 
Америкалы Кононың үз-үзен тотышы ихтирамга лаек. Александр Курыновка “алтын”ны оттырганнан соң, ул: “Курынов – куркыныч штангачы. Ул менә дигән итеп көрәшә белә. Минем әле мондый көндәшне күргәнем юк иде”, - ди. 

Римдагы җиңүеннән соң Казан штангачысы тагын күп тапкырлар җиңүче булачак әле. 1961-1963 елларда барлык дөнья һәм Европа чемпионатларында беренче булачак һәм Япониядә узачак Олимпиадага әзерләнәчәк. Әмма Токиога аны, Уеннарга кадәр ике тапкыр дөнья рекордын куйган абсолют лидерны алмаячаклар – җыелма команданың тренеры Воробьев үзенең тернировкалар метродикасын тәнкыйтьләгәннәре өчен шулай хәл итәчәк. Курынов урынына башка атлет бара – һәм “алтын”ны Чехословакия спортчысы Ханс Здражилега оттыра. Ул соңыннан Курыновны җиңә алмаган булыр идем, диячәк... 

Бик күпләр белми дә кала: Александр Курынов сәламәтлегендә җитди проблемалары булган килеш җиңүләргә ирешкән һәм рекордлар куйган. Ярышлар алдыннан ул хәтта кәгазьгә кул да куя торган була: ул-бу була калса, җаваплылыкны үз өстемә алам. Чыгышлар ясаудан туктагач та, спортны ташламый әле – Казанда Югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер була. 

Римдагы Олимпия уеннарының тагын бер чемпионы Юрий Власов “Көч гаделлеге” китабында болай дип яза: “Аның кан басымы уйнавы тернировкалар үткәрүенә дә комачаулый иде, ә ул барыбер үткәрә иде аларны. Ничә тапкыр күргәндә дә, елмая, көлә, шаярта... Нәкъ менә көч спортында Курынов бөек иде. Көч җәһәтеннән аңа тиңнәр аз, бик аз иде...” 

Александра Курынов 1973 елның 4 декабрендә 39 яшендә вафат була. 

Досье:

Александр Павлович Курынов, совет авыр атлеты. 1934 елның 8 июлендә туган. Олимпия уеннары чемпионы (Рим, 1960), дөнья чемпионы (1961, 1962, 1963). Европа чемпионы (1960, 1961, 1962, 1963). 14 тапкыр дөнья, 15 тапкыр СССР рекордын куя. Казанда Каһарманнар аллеясенә җирләнгән (Арча зираты). Татарстанда аның истәлегенә багышлап, ел саен Бөтенроссия авыр атлетика буенча  турнир үтә. Казан авиация институты бинасында 1990 елда Татариянең беренче Олимпия уеннары чемпионы хөрмәтенә мемориаль такта эленә. 

Фото: wikimedia.org, kai.ru, iwf.net

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру