Шәҗәрәсе Казаннан булган Олы китап

Аның бер бабасы “гаҗәеп әкиятче һәм хикәяләүче” булган. Икенчесе буш вакытларында  ботаклы-чатаклы агачлардан әкияти хайваннар һәм кошлар ясау белән мавыккан. Һәм Гүзәл Яхинага сигез яшь тулуга, аның канында да “нәселдән килгән сәләтләре аваз салган”. Ул беренче шигырен язган,  аннан соң хикәяләр, сценарийлар, пьесалар язып караган. Барысын да үзе өчен, “өстәл тартмасына”.

Мәктәбеннән дә уңган ул. Казанның 131 нче мәктәбе укытучылары белән дан тоткан. Мисал өчен, Ленский дигән яңгыравык фамилияле тарих укытучысы укучыларыннан бер генә нәрсә таләп иткән – уйларга! Гүзәл, башка сыйныфташлары кебек үк, хәтта дәреслекләренең нинди икәнен күреп тә белмәгән. Тарих дәресендә фикерләргә өйрәтсәләр, әдәбият дәресләрендә – ирекле булырга. Виктория Альбертовна һәрвакытта да сайлау иреге булуы турында әйтә килгән. Һәм алар һәрвакыт нәрсә укырга, кайсы шигырьне ятларга икәнен үзләре сайлый торган булган. Шулай итеп, аларның һәркайсы олы әдәбиятка үз юлы белән барган, Гүзәл исә тагын да алгарак - “Олы китаб”ына атлаган.

131 нче мәктәптә физика-математиканы тирәнтен өйрәнү аның язучылыкка кызыксынуын сүндермәгән, киресенчә, яңа баскычка чыгарган: 11 сыйныф укучысы Гүзәл Яхина район яшьләр газетасының баш мөхәррире вазифасына билгеләнгән. Бер караганда, әдәбиятчы карьерасына кул сузымы гына ара калган булган, ләкин аннан соңгы егерме елда ул бу юнәлештә бер адым да ясамый әле...

Казан пединститутында уку, Мәскәүгә күчеп китү, пиар-менеджер булып эшләү – аның тормыш юлы бөтенләй башка якка борылыш ала. Ул яза-язуын, кайчак журналларда да басыла, ләкин, нигездә, элекке кебек үзе өчен генә. “Билгеле бер яшькә җиткәч, аңлыйсың: йә алга барырга, йә булмаса, бу эшне бөтенләй ташларга кирәк. Бер китапны булса да чыгарырга кирәк дип хәл иттем – кайда һәм ничек икәне мөһим түгел, үземә булса да”, - ди Гүзәл.

Ике ел буена ул роман идеясе белән яши, роман язуын маркетинг эше белән бергә алып барырга тырыша.  Килеп чыкмый. Ахыр чиктә әдәбиятчы пиар-менеджерны җиңә.

...Баржа Ангара елгасына бата. Сөргенгә озатылучыларның бер өлеше әлеге куркыныч вакыйганы икенче көймәдән күзәтеп тора. Алар арасында әти-әнисе белән җиде яшьлек Рәйсә дә бар. Уналты ел ул Пит-шәһәрчектә үткәрәчәк. Аннан соң ул туган ягына кайтачак һәм күргәннәрен оныгы Гүзәлгә сөйләячәк. Гомере буена Рәйсә Шакир кызы балалар укытачак, укытканда аның күз алдында танылган профессор Киселевның аңа биргән сабаклары торачак. Менә шулай – бөтен ил ул төзегән дәреслекләр буенча укый, ә ул үзе бу вакытта гомерен Себердә сөргендә үткәрә.

Әлеге күренешләрнең икесе дә Гүзәл Яхинаның беренче романына керәчәк. Аның төп героинясы Рәйсә исемле кызчык үткән юлны узачак. “Әбием миңа зур йогынты ясады. Бу китап - аны аңларга, аның күргәннәрен кичереп карарга тырышу”, - ди Гүзәл һәм шунда ук ассызыклап куя: Зөләйха – уйлап чыгарылган персонаж. Анда әбисендәге Себер холкы түгел, әмма һәр бит саен ул үз эченә йомылган крестьян хатыныннан азат хатынга әйләнә бара. Әйтергә кирәк, романда чынбарлыкта прототибы булган бер генә персонаж бар – Зөләйханың каенанасы Убырлы. Каты холыклы карчыкны Гүзәл үзенең әбисенең әнисеннән күчереп алган.

...Аның әбисе белән бабасының йорты янында кәҗә, сыер, сарыкның баш сөякләре “яши”. 80 нче елларга кадәр Татарстанда мондый күренеш очрап тора әле. Йорт Казан янында гына булса да, анда татар авылы “кануннары” буенча яшиләр. Шундый йортта үсеп тә, халыкның гореф-гадәтләрен, телен белмәскә мөмкинме? Әбисе дә, бабасы да – укытучылар. Пушкин әкиятләре белән янәшә китап киштәсендә Тукай әкиятләре дә бар.

Күп еллар узгач, әлеге милли детальләр һәм фольклор элементларның барысын да Гүзәл үзенең китабына кертәчәк.

Белешмә:

Гүзәл Шамил кызы Яхина, Россия язучысы. 1977 елның 1 июнендә туган. “Зөләйха күзләрен ача” дигән беренче романы өчен “Олы китап” Милли әдәби премиясенә лаек булды. Икенче тапкыр “Олы китап” премиясен 2019 елда “Балаларым минем” романы өчен алды.

Фото: chel.kassy.ru, proural.info, culture.ru, gtrk-kostroma.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
80
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру