Ракета-космик калкан: Татарстан өлеше

Мәскәүнең ракетага каршы оборона стратегик системасының  сугышчан кизүе башлану турында илнең киңкүләм мәгълүмат чаралары дәшми калуны өстен күрде. Ракетага каршы оборона составына Казанның “Союз” тәҗрибә-конструкторлык бюросында уйлап чыгарылган двигательләр куелган противоракеталар турында да...

1990 ел була ул, “үтә дә сер астында саклана” дигән гриф формаль төс алганчы әле. Билгеле, “Союз”ның баш конструкторы - генераль директоры Ирек Фәхретдинов турында да тиешле кешеләр генә белә. Еракка (атмосфераның теге ягына) китеп эләктереп ала торган противоракеталар өчен  каты ягулыклы ракета двигательләре (алар ракетага каршы оборонаның бер өлеше була да инде – ред. иск.) техник фәннәр докторы Фәхретдинов һәм аның Конструкторлык бюросы катнашкан оборона проектларының беренчесе һәм бердәнбере генә булмый.

“С-300” ракеталары һәм “Бук”, “Ураган” зенит комплекслары өчен, илнең ракета-космик оборонасы противоракетларына, еракка һәм тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган, аерым алганда, Ту-22М ракетаносецы һәм МиГ-31 эләктереп ала торган самолеты өчен двигательләр... – Казанның “Союз” тәҗрибә-конструкторлык бюросында уйлап чыгарылып, кораллануга алынган проектлар исемлегенең бер өлеше бу. Соңрак исәпләп чыгаралар: Ирек Фәхретдинов дистәдән артык  каты ягулыклы ракета двигательләре уйлап чыгаруда катнашкан һәм аларны җитештерүгә җитәкчелек иткән. Ракетага каршы оборона, һава оборонасы системалары ракеталары, зениттан идарә итү ракеталары, аэробаллистик ракеталар һәм “һава-һава” класслы ракеталары өчен...

Белешмә:

Ирек Хәйрулла улы Фәхретдинов, совет һәм Россия галиме, авиаконструктор, техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. 1933 елның 5 июнендә ТАССРның Чүпрәле районы Зур Чынлы авылы туган. 1983-1995 елларда – Казанның “Союз” тәҗрибә-конструкторлык бюросының баш конструкторы – генераль директоры. 1994 елның май аенда йөрәк өянәгеннән соң, отставкага гариза яза, ләкин хөкүмәт аның гаризасын 1995 елның гыйнварында гына “Союз” ТКБның фәнни җитәкчесе итеп күчереп раслый. 1996-2000 елларда – укытучы, КАИның махсус двигательләр кафедрасы профессоры. СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы. 

Фотолар russianplanes.net, Ирек Фәхретдиновның гаилә архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
110
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру