«Мин яңа шәһәр төзергә киттем…»

ТАССР картасында 1961 елның апрелендә рәсми рәвештә барлыкка килгән бистә үзенең тарихын чана-трактор поездыннан башлый.

Пассажирлар чаналардан кар баскан япан кырга Афанасово авылы янына 25 декабрьдә килеп төшәләр, ә ТАССР Югары Советы Президиумының Түбән Кама дигән яңа торак пункты теркәлүе турындагы Указы 1961 елның 19 апрелендә – дүрт айдан да азрак вакыт узгач чыга. Бу вакытта вагончыклардан торган бистәдә булачак нефть химиясе комбинатының – Бөтенсоюз комсомол төзелешенең 500гә якын нигез салучысы яши.

Бистәнең якын арада илдәге иң яхшы проект буенча төзелгән шәһәргә әйләнәчәге алдан билгеле була: Түбән Кама барлыкка килгәнче бер ел элек булачак нефтехимиклар шәһәренең генпланы Бөтенсоюз яңа шәһәрләр проектлары смотр-конкурсында ВДНХның Алтын медаленә һәм I дәрәҗә дипломына лаек була.

Уйланган барлык эшләр гамәлгә аша. 1964 елның апрелендә Түбән Камада беренче күпфатирлы йорт төзелә башлый, тагын ике елдан халык саны 30 мең кешегә җитә, ә 1966 елның 22 сентябрендә шәһәр статусы ала: Түбән Кама туа. Нәкъ менә Түбән Кама Александра Пахмутова белән Николай Добронравовны “Смелость города берет” җырын иҗат итәргә илһамландыра.

Бүген Түбән Камада 240 меңгә якын кеше яши. Бу Татарстандагы халык саны буенча өченче шәһәр, иң төзек шәһәрләрнең берсе. Түбән Кама 2001, 2003 һәм 2010 елларда “Россиянең иң төзек шәһәр җирлеге” Бөтенроссия конкурсында җиңүче булып танылды.

Шәһәр төзүчеләр хатирәләреннән:

«Кая килеп эләктек без? Йа Ходай, бу бит узган гасыр!» – отрядлары белән тиешле урынга килеп төшкәч, Рафаил Глянц шулай дип уйлый. “Вагончыклар гына тора, тирә-якта кар баскан япан кыр гына... Электр уты да, эчәр су да, радио да, телевидение дә юк... Әйтерсең лә, без кайдадыр еракта, тайгада”, - дип хәтерли ул. 1961 елның гыйнварында эшчеләр һәм белгечләрнең икенче дулкыны белән Рафаил Глянц Түбән Кама төзелешенә килә. Менә шулай ялан кырдан һәм бүгенге чор күзлегеннән караганда, шашкын энтузиазмнан узган гасырның 60 нчы елларында Татарстанның нефть эшкәртү сәнәгатенең үзәге төзелә башлый... Ә Рафаил Григорьевич “Нижнекамскнефтехим”ның директор урынбасары була, гражданнар төзелеше өчен җаваплы була. Түбән Кама шәһәренең торак һәм социаль объектларының зур өлеше аның контроле астында төзелә.

***

«Мин яңа шәһәр төзергә киттем», – дип хат яза хатынына экскаваторчы Иван  Коршин. Ул һәм аның белән тагын 24 эшче чана-трактор поездына махсус техника төяп, Лениногорсктан 1961 елның 25 декабрендә чыгып китәләр. Кичкә төзүчеләр Актүбә авылына килеп җитә. Аларны ату тавышыннан куркышкан авыл кешеләре каршы ала: биредәге аучы яңа килүчеләр хөрмәтенә салют оештырган икән. Иван Коршин алдагы елны экскаватор кабинасында уздыра... Марафон берничә елга сузыла.

***

«Егетләр генә. Мин вагончыкта яшим, хан кызы кебек. Хан кызлары вагончыкта яшәми, дисезме? Кыен яшибез, әмма күңелле итеп», – 1961 елда үзенең көндәлегенә Зина Златковская шулай дип язып куя. Кызлар егетләр белән беррәттән эшли, вагончыкта яши. Янәшәдә төзелә торган бараклар белән беррәттән вагончыкларны да Төзүчеләр бистәсенә кертеп саныйлар. Вагончыклар эчендә ике яруслы карават һәм пичтән башка бернәрсә дә юк. Бистә һәм төзелеш базасы – бөтен дөнья шул. Иң якын дигән авыл да – 5 чакрым ераклыкта. Тирә-якта – ерып чыккысыз пычрак.... Мондый шартларда кыланып торып булмый, әмма ул еллардагы фотолардан безгә чып-чын гүзәлләр карап тора, күзләрендә – шатлык һәм яшәү дәрте... Җитмешенче елларга таба биредә беренче чәчтарашханә, тегү остаханәсе, кием-салым кибете барлыкка киләчәк, ә хәзергә җылы су белән юыну да – бәхет.

***

– Хатыным янына кайтмасам, ул миннән аерылачак! – ди Афанасово дәваханәсенең баш табибы Фатих Хәйбуллин Казан медицина институтын кызыл дипломга тәмамлап килгән Валентинага, тегесе дәваханә бусагасын атлап керүгә. Дәваханә Төзүчеләр бистәсеннән берничә чакрым ераклыкта. Кыз институттан бирегә билгеләнә һәм операция, карау бүлмәләре булган иркен бинага килермен дип өметләнә. Ә аны 30 авыру ята торган стационары булган барак каршы ала. 1961 ел була бу... Бервакыт төнлә комбайн астына кергән ирне китерәләр. Баш сөягеннән тиресе аерылган, шаулап кан ага. Пациентны Яр Чаллыга озату, димәк, аны тереләй күмү дигән сүз. Аңа кадәр Валентина яраларны тегә беләмдер, дип уйламый да әле. Белә икән. Ир терелеп, аягына баса. Гомумән, Фатих Хәйбуллин  Валентинага ышанып тапшырганнарның барысы да исән-сау кала.

Хатирәләрнең күп өлеше Түбән Кама  төзелеше турындагы материалда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
224
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру