«Мин Казанга нык ияләштем, үземне өч яшемнән монда яшәүче кебек хис итәм»

2002 елның 17 декабрендә Бауман урамында казанлылар Борис Ельцин белән турыдан-туры аралашу мөмкинлегенә ия була. Россиянең беренче Президенты отставкага киткәннән соң беренче мәртәбә Казанга кунакка килгән вакыт була ул.

Җәяүлеләр урамында Нина Иосифовна белән Борис Николаевичны  Минтимер Шәймиев һәм Сәкинә ханым озата йөри. Ельцин бөтен кыяфәте, үзен үзе тотышы белән сәфәренең рәсми булмавын күрсәтергә тырыша: урамда йөрүчеләр һәм журналистлар белән турыдан-туры, ирекле аралаша, берничәсе белән хәтта фотога да төшә. Шаляпин һәйкәленә, Богоявление соборы чаң манарасына сокланып карап тора,  хуҗаларны шатландырып, яңартыла торган Бауман урамын мактый, үзе турында әйтергә дә онытмый: «Мин һөнәрем буенча төзүче, һәрвакытта да җәяүлеләр өчен аерым зоналар булдыруны хупладым. Бу эшне мин әле Свердловскида эшләгән  чагымда ук башлап җибәрдем. Монда, Казанда, эшләнгән эшләр бар яктан да шәп: кешеләр өчен дә, ял һәм аралашу өчен дә».
Шулай да сәясәтсез генә булмый. Әле бер көн элек, самолет трабыннан төшүгә, каршы алучыларга үзен Татарстан башкаласы белән күп нәрсәләр бәйләве турында сөйләп, Ельцин болай ди: «Федерация субъектлары һәм федераль үзәк арасында мөнәсәбәтләр яңача оеша башлаган шактый катлаулы елларны кичердек. Татарстан белән без уртак ноктаны таптык — күп еллар гамәлдә булган Шартнамәне имзаладык. Вакыт бара, Шартнамәгә төзәтмәләр керттек, һәм бу бик дөрес». 

Ул вакытта әле Шартнамәгә беркем дә төзәтмәләр кертмәгән була, бу сүзләрнең мәгънәсен хуҗалар аңламамышка салышалар, хәер, Борис Николаевич алга таба тел-теш тидермәслек төгәл була. «Республиканың талантлы җитәкчесе Минтимер Шәймиев эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан тигез, ыргылышларсыз һәм, иң мөһиме, югарыга атлый», - ди ул.

Үз чиратында, Минтимер Шәймиев РФнең беренче Президенты эшенә югары бәя бирә. Бауман урамы буйлап йөргәндә, журналистларның сорауларны җавап биреп,  Минтимер Шәймиев болай ди: «Борис Ельцин булмаса, илдә мондый үзгәрешләр бармас иде. Күпләр ул вакытта җәмгыятьне үзгәртергә кирәклеген аңлый иде, әмма беркемнең дә моңа кыюлыгы җитмәде. Мин бүгенге көн турында да әйтергә тиеш. Борис Николаевич үзенә  алмашка дәвамчыны озак эзләде, һәм инде сайлау бүгенге Президент Владимир Путинга тукталу үзен шулай ук аклады,  кешеләр моны демократик җәмгыять төзү эшен дәвам итү буларак кабул иттеләр. Без шактый авыр юл уздык һәм шундый кыска вакыт эчендә бу юнәлештә шактый зур араны уздык, дип саныйм».
Борис Николаевич теманы дәвам итте: «Туксанынчы еллар башында безнең җәмгыятьтә текә борылыш булды. Демократиягә, базар икътисадына, сүз ирегенә күчү заманында илнең санаулы лидерлары гына сынатмый кала алды. Республика Президенты Минтимер Шәймиев эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәртеп кору еллары Татарстанда ниндидер эксцессларсыз гына узды. Бүген Татарстан  үсә, ныгый, алга атлый  һәм мин үземне, республикага килгәч, аның белән яңадан танышкандай хис итәм».

Борис Ельцин Казан университетына да бара, фикерләр һәм теләкләр китабында язу да калдыра: «Казан университеты, һичшиксез, Татарстанның һәм Россиянең горурлыгы. МДУдан соң икенче саналган университет олы фәнгә дөньякүләм дәрәҗәдәге галимнәрне  бирде. Н.И. Лобачевскийга рәхмәт. Сезгә хәтер өчен зур рәхмәт. Актлар залында Александр I портреты эленеп торуын теләр идем – университет 1804 елда аның указы нигезендә ачылган. Татарстанны һәм Россияне яңарту юлында зур уңышлар сезгә»… 
Аннан соң Борис Ельцин Казанга тагын 2006 елның җәендә киләчәк. Аңа башкаланың 100 еллыгына багышланган медаль тапшырачакдар һәм шәһәрнең мактаулы гражданины итеп билгеләячәкләр.

«Мин Казанга нык ияләштем, үземне өч яшемнән монда яшәүче кебек хис итәм. Барлык халыкка хөрмәтемне белдерәм. Ә Минтимер Шәриповичны мин яратам. Ул Россиядә иң талантлы, иң  акыллы Президент», - ди ул вакытта Борис Николаевич, татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

Бу РФнең беренче Президентының Казанга соңгы мәртәбә килүе була.

Фото: shaimiev.tatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
65
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру