«Мин байракны бронза хатын таҗына беркеттем…»

Берлин. 1945 елның 30 апреле. Җирле вакыт буенча сәгать 22:40. Өлкән сержант Гази Заһитов һәм сержант Михаил Минин Рейхстаг өстендә Кызыл байрак – Җиңү байрагын күтәрәләр...

Капитан В.Н.Маков төркеме сугышчылары. Сулдан уңга: сержантлар М.П.Минин, Г.К.Заһитов, А.П.Бобров, А.Ф.Лисименко.

Рейхстаг өстенә беренче булып Җиңү байрагын, дәреслекләрдә расланганча, Михиал Егоров һәм Мелитон Кантария кадамаганы турында сугыштан соң дистә еллар узгач кына билгеле була. Әлеге ялгыш хәбәрне 150 нче укчы дивизия командиры генерал Василий Шатиловның җиңү турындагы донесениесе тудыра: әле 30 апрельдә үк ул командованиегә рейхстагның алынуы һәм Җиңү байрагының рейхстаг өстенә беркетелүе турында хәбәр юллый.

Җиңү хәбәре иң өске катларга килеп ирешкәндә, рейхстаг өчен сугышның кызган чагы гына була әле. Бары тик 30 апрель кичендә генә капитан Владимир Маковның штурмлау төркеме (аңа Гази Заһитов, Александр Лисименко, Алексей Бобров, Михаил Минин керә) ут астында рейхстаг түбәсенә күтәрелә. Үзәк фасадның «Германия» дип аталган скульптура төркеме өстендә Минин һәм Заһитов Кызыл байрак беркетеп куялар. Маков  рация буенча җитәкчелеккә кыска гына хәбәр юллый: «Байракны ниндидер бер немец хатыны башына кадап куйдык». 

Ләкин иң югарыга – Сталин белән Жуковка бу юлы инде бернинди дә донесение юлланмый, чөнки иртәнге ялган хәбәр өчен погоннардан колак кагарга мөмкин. Менә әлеге сәбәп аркасында беренче булып Җиңү байрагын рейхстаг өстендә беркеткән сугышчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирү турында бернинди тәкъдим дә кертелми – нәтиҗәдә алар барысы да Кызыл Байрак ордены алалар.

…Икенче көнне, 1945 елның 1 маенда, сугыш тынгач, рейхстаг гөмбәзенә  сержантлар  Михаил Егоров һәм  Мелитон Кантарияне менгерәләр, икенче байрак белән. Икесенә дә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.   

Инде безнең заманнарда, РФ ОМның Хәрби тарих институтында Җиңү байрагының рейхстагка беркетелүе тарихына караган барлык архив документларын да тикшерә башлыйлар. Нәтиҗә бер: беренче булып рейхстаг бинасы түбәсенә  Кызыл байракны капитан Владимир Маков төркеме күтәрә. Ул чакта институт әлеге биш кешенең барысына да (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Герое исемен тапшыру тәкъдимне яклап чыга…

Чынлыкта барысы да ничек була соң? Михаил Минин истәлекләреннән:
«Алда  Гия Заһитов йөгерә, ул үзе белән фонарь алырга онытмаган. Фонарь белән ярым җимерек баскыч буенча юлны яктыртып бара. Баскычка чыгучы барлык  коридорларга да без гранаталар томырдык, автомат белән тикшереп чыга бардык…

Чардакка менәр алдыннан, бара-барышлый,  мин байрак «сабына» дип стенадагы метр ярымлы юка торбаны каерып алдым. 

Иркен чардакка җиткәч, без проблемага юлыктык: түбәгә ничек чыгарга. Һәм тагын Заһитов коткарды: фонаре белән яктыртып, йөк чыгырын һәм каядыр югарыга күтәрелә торган ике калын чылбырны күреп алды. Әлеге чылбырның буыннары буйлап, тавыш тәрәзәләре аша без бинаның көнбатыш фронтоны түбәсенә чыктык. Һәм шунда,  чак кына күренеп торган башня янында, Заһитов белән мин Кызыл байракны беркетә башладык.

Кинәт кенә түбәдә шартлаган снарядның утлы шәүләсе фонында Лисименко безнең көндез үк билгеләп куйган ориентирны – бронза скульптура төркемен: бронза атны һәм башында таҗы булган  зур гына хатын-кыз фигурасын күреп алды. Барыбыз да, иң яхшысы шунда беркетү,  дигән карарга килдек.

Егетләр мине снаряд һәм миналар шартлавыннан селкенеп торган бронза ат койрыгы өстенә утырттылар, һәм мин байракны бронза хатын таҗына беркеттем…

Вакытны билгеләп куйдык. Җирле вакыт буенча  22 сәгать 40 минут иде...».

Белешмә:  

Гази Заһитов, татар,  БАССРның Янагуш авылында туган һәм яшәгән. Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе сафларында – 1940 елдан.  Фронтта – беренче көннән үк.  3 нче Удар армия 79 нчы укчы корпусының 136 нчы армия туплы артиллерия бригадасы разведкасында хезмәт итә. Берлин өчен көрәшләрдә рейхстагны  алу һәм Кызыл байракны беркетү өчен үз теләкләре белән сайланган сугышчылардан тупланган штурмлау төркемнәренең берсе составында сугыша.  II һәм III дәрәҗә Дан, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң туган авылында колхоз рәисе, МТСта механик булып эшли. 1953 елда автомобиль һәлакәтендә вафат була.  
Фото: oeru.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
132
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру