Метрога беренчеләрдән булып президентлар утырды

Бу көнне, 20 ел элек, булачак Казан метросының беренче тоннелен сала башлыйлар.

Булачак «Тукай мәйданы» станциясеннән «Сукно бистәсе» станциясенә кадәрге җир асты магистрален «Сөембикә» дип аталган тоннель үткәрү комплексы казый башлый.  Моңа кадәр өч ел элек Казан үзәгендә метро төзелешен башлау тантанасы узган һәм истәлек ротондасы астына булачак пассажирларга теләкләр капсуласы салынган иде инде.

2004 елга станцияләр арасындагы дүрт перегон арасында «Алтынчәч» «Катюша», «Ольга», «Полина» һәм «Сөембикә» кебек назлы хатын-кыз исемнәре белән аталган тоннель казу машиналары зур көч белән җир токымнарын вата. 2005 елның 27 августында, Казанның меңьеллыгына, метрополитен эксплуатациягә тапшырыла. 8,7 километрга сузылган җир асты юлының беренче тармагы биш станциядән тора иде. Метрополитен халык күп яши торган йокы районнарын шәһәрнең үзәге белән тоташтыра.

Ачылыш тантанасы көнендә Россия Президенты Владимир Путин, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФнең кайбер субъектлары башлыклары һәм башка рәсми затлар метроның беренче пассажирлары була.

2005 елда метрода йөрү өчен 7 сум түләргә кирәк иде.

Фото: evening-kazan.ru, rg.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
57
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру