«Медицинага өйрәтү – бөек эш. Табиблыкка өйрәтү – бөек эш һәм олуг җаваплылык... »

Казан табибы Роман Луриянең Проломная урамында шәхси клиникасы һәм өметсез кебек күренгән авыруны да дәвалый торган табиб дигән даны бар. Әмма 1920 елның язында ул боларның барысыннан да гасыр үтсә дә, искерми торган проект хакына баш тарта.

Медицина фәннәре докторы Лурия 1920 елның 23 апреленнән – беренче көненнән үк - Табибларның белемен камилләштерү  буенча дәүләт институтын* җитәкли башлый. Дөрес, оештыру эшләре  бер генә айга сузылмый. Хакимият бинасын бирә, ә менә клиникага җиһазлар кайтарту, ул вакытта Казанда яшәгән медицина йолдызларын хезмәттәшлеккә җәлеп итү эше пролетариат диктатурасы һәм аңа ияреп килгән бөлгенлек шартларында, билгеле ки, профессор җилкәсенә төшә. Җиһазлар белән Лурия проблеманы җиңел хәл итә – җитмәгәнен үз клиникасы хисабыннан алып куя, мәсәлән, Казандагы беренче рентген-аппаратын... Кадрлар лар белән мәсьәләне абруе хәл итә – университет профессорларын чакыра, һәм берсе дә баш тартмый.

- Табиблар арасында аның абруе шундый зур була ки, университетта бер көн дә эшләмәсә дә, ул чакыруга барысы да институтка килә!  Алар барысы да бездә эшли, - дип сөйли Казан дәүләт медицина академиясе музее  директоры Гөлчирә Минһаҗева.

Ул вакытта яңа институт ипи кебек кирәк була. Дәваханәләрдә һәм госпитальләрдә – хәрби яки тиз арада укытып чыгарылган табиблар. Тыныч тормышта эшләү өчен аларның белемнәрен арттыру – көн кадагында торган бурыч.

Ун ел эчендә Роман Лурия Татариядә медицина кадрларының белемнәрен камилләштерү буенча Казан мәктәбенә нигез сала, аның даны бүген дә ил буенча таралган.

Үзенең төп принципларын профессор болай дип тәкъбир итә торган булган: “Нәрсәгә дә булса өйрәтү – әлбәттә, зур эш, медицинага өйрәтү – бөек эш, ә менә шактый тәҗрибә туплаган табибларны өйрәтү – бөекләрдән бөек эш һәм олуг җаваплылык. Һәм моны үзеңне туктаусыз рәвештә камилләштереп торганда гына эшләргә була”.

1930 елда Роман Лурия Казаннан китә – аның тәҗрибәсе Мәскәүдә, башкала табибларының белемен камилләштерү институтына кирәк була.

Р.S. Роман Лурия Казанга Бөек Ватан сугышы вакытында әйләнеп кайта – хәрби госпитальдә эшли. Хәрби комиссар һәм эвакопункт начальнигы аның характеристикасына болай дип яза: “Шактый олы яшьтә булуына карамастан, профессор Лурия үзенә генә хас булган бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән Казанның эвакогоспитальләрендә терапевт ярдәме оешмасын җитәкләде. Сугыш вакытында профессор Лурия меңнән артык яралыны югары квалификацияле консультация белән тәэмин итте”.

*Беренче дүрт елында Казан клиник институты дип атала; 1995 елда Табибларның белемнәрен камилләштерү  буенча дәүләт институты Казан дәүләт медицина академиясе итеп үзгәртелә.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
67
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру