«Кырым утравы» Казаннан башланган иде…

60 нчы елларда яшьләр,  һушы китеп, - «Звездный билет», 80 нче елларда – «Остров Крым», 90 нчы елларда – «Московская сага» әсәрләрен укый иде. Аны Хрущев тәнкыйтьли, Брежнев исә гражданлыктан мәхрүм итә. Вакыт һәм сәясәт үзгәрә тора, ә ул һәрвакыт үзе булып кала  – стиляга,  джаз тарафдары һәм ирекле язучы...

Василий Аксенов Казанда 1932 елның 20 авгстында туа. Джаз белән мавыгу, әдәбиятта беренче адымнар, хәер, яшәү рәвеше үзе дә – биредә тамырланган.  Монда, Казанда, ул медицина институтына кергәч, беренче мәртәбә, Олег Лундстремның «буржуаз» оркестры турында ишетә – һәм мәңгелеккә  джазга гашыйк була. «Минем бөтен яшьлегем, ерак төнге дөнья утлары кебек, әлеге «шанхайлылар» нуры белән яктыртылган иде», - дип яза язучы, еллар үткәч. Биредә, Идел ярындагы шәһәрдә, Аксенов-студент советларга хас булмаганча мода буенча киенә һәм система юк-бар ышануларыннан азат яшәү рәвеше сайлый. «Мин синең трамвайга утырмыйча, таксида гына йөрүләрең, кызларың өчен театрда билетларны иң кыйммәтле урыннарга гына алуың һ.б.лар турында ишеттем. Аннан соң айга берничә көн ач йөрисең икән. Бу нинди юньсезлек, нинди хурлык?!» - дип сүгә аны биш ел үткәннән соң Сталин лагерьларыннан кайткан әтисе.

Ниһаять тагын бер нәрсә: биредә, Казанда, 1952 елда аның төзүче студентларга багышланган «Навстречу труду» шигыре «Комсомолец Татарии» газетасы уздырган шигъри конкурста җиңеп чыга.  Аксенов үз истәлекләрендә искә алганча, шигырь әйбәт булмый, әмма бу аңарга гонорар акчаларына Байман урамындагы ресторанда дусларын сыйларга комачауламый.

Унбер елдан соң, 1963 елда, Мәскәүдә иҗат интеллигенциясе белән очрашу вакытында Никита Хрущев, төкерекләрен чәчә-чәчә һәм кулларын болгый-болгый, Василий Аксеновны инде бөтенләй башка иҗаты өчен сүгә. Әлеге сүз көрәштерү стенограммада сакланып калган: «Сезгә нәрсә, совет власте ошамыймы?» Тегесенең җавабы: «Юк кебек, мин дөреслекне генә язарга тырышам, үзем уйлаганнарны». «Сезнең әтиегез репрессияләнгән идеме?» — ди Хрущев. <…> «Ул сезне совет властен күралмаска һәм аңа яла ягарга өйрәттеме?» <…>.

Дәүләт башлыгының көчле тәнкыйте дә, өлкән язучыларның дусларча киңәшләре дә Аксеновны сайлаган юлыннан тайпылдыра алмый. Ул уйлаганы турында язуын, үзе дөрес дип тапканча эшләвен дәва итә. 1966 елның 5 мартында  Василий Аксёнов Мәскәүдә Кызыл мәйданда  Сталинны реабилитацияләү ихтималына каршы демонстрация ясау омтылышы вакытында тоталар.  1967-1968 елларда ул диссидентларны яклап берничә хатка кул куя. 1978 елда, Андрей Битов, Виктор Ерофеев, Фазыл Искәндәр, Евгений Попов  һәм Белла Әхмәдуллина белән бергә, цензурасы булмаган – димәк, яшерен - «Метрополь» альманахы оештыруда катнаша. Альманахны АКШта бастыралар.

Хакимиятнең сабыры 1980 елда бетә. Аксенов чакыру буенча АКШка китә һәм инде кире кайта алмый – аны гражданлыктан мәхрүм итәләр. Америкада ул элеккегечә ничек уйлый, шулай язуын дәвам итә, әмма бездә аны бары тик 90 нчы елларда гына, инде яңа Россиядә бастыра башлаячаклар. Аксеновка  гражданлыгын да кире кайтаралар, әмма даими яшәү урыны итеп ул АКШтан соң барыбер Франциядәге  Биарицц шәһәрен сайлый.

Казанга  Василий Аксенов 2007 елда берничә көнгә килеп китә. Кайтуы  триумфаль рәвештә була – дуслары Белла Әхмәдуллина, Александр Кабаков, Михаил Веллер, рәссам Борис Мессерер, музыкантлар Алексей Козлов, Андрей Макаревич белән бергә, ул «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивален ача. Барысы да ул уйлаганча уза: укучылары белән очрашу – тулы залларда, яшь авторлар белән танышулар, күп джаз музыкасы.

«Казань – әдәбият шәһәре, мин бу меңьеллык шәһәр турында үз китапларымда берничә мәртәбә яздым... – ди Василий Аксенов үзенең укучыларына. – Мин бер китап язам, анда Казан Идел ярындагы Болгар шәһәре буларак урын ала, аңа кадәр мин Казан турында "Зеница ока" китабында яздым...

Аңа тагын әти-әниләрен кулга алганнан соң, ун елдан артык яшәгән Карл Маркс урамындагы йорт буйлап экскурсия үткәрәләр.

«Безнең йортның сакланып калуы гаҗәп. Бу минем әбием – әтинең әнисе яшәгән йорт. Әти-әниләрне алып киткәннән соң, картларны да кулга алалар. Бабайны кыйнап үтерәләр. Ә әбием исән кала. Монда коммуналь квартира иде… Идәндә йоклый идек, урын барыбызга да җитми иде, - дип искә төшерә Василий Павлович. – Мин тетрәнеп калдым! Мин узганнарга кире кайткандай булдым. Мин шул ук баскыч буенча мендем. Мин аны таныдым! Бу вакыт буенча сәяхәт шикелле».

Язучыга бу йортта реставрациядән соң музей оештырылачак дигәч, ул монда джаз музыкасы яңгыраган кечерәк кенә кафе ачарга киңәш бирә. Василий Аксенов музее ике елдан соң ачыла – язучы инде исән булмый.

Йортта зур булмаган кафе эшли. Кичләрен биредә джаз яңгырый.

Фото: Unost.orgkzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
74
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру