“Күкнең асты өскә әйләнде, аяк урынында - кан…”

Бер куак әсәре дә күренмәгән үле тау битләре, Герируд елгасының кипкән үзәне. Әфганстанның Иран белән чигендәге әлеге җирендә 1986 елның 23 августында өлкән сержант Ильяс Сафин (Дәүди) үзенең соңгы сугышына күтәрелә. Ул ут астында шуышып барып, өч яраланган сугышчыны яу кырыннан алып чыга, ә үзе, минага эләккәннән соң, иптәшенә:  «Атып үтер!» - дип боера.

1986 елның 21 август иртәсе. Әфганстанда «Тозак» («Западня») дигән яшерен исем астында хәрби операция башлана. Мөҗәхитләрнең Кокари-Шаршари янындагы шактый көчле ныгытылган районына десант төшереп, дошманга кинәт кенә һөҗүм итәргә карар кылалар. Максат – корал базасын юкка чыгару, дошманны ныгытылган урыныннан куып чыгару…  Ильяс үзенең взводы белән бергә  вертолётка төялә, ярты сәгатьтән соң алар инде тиешле «нокта»да була. Ләкин җирдә аларны көтеп торганнар булып чыга – десантчыларга каршы миномётлардан ут ачалар...

Ильяс хезмәт иткән батальонга таулар аша тиз арада дошман позицияләренә барып җитәргә дигән бурыч куела.

Өлкән сержант Сафин төркеме ашыгыч рәвештә алга атлый. Сугыш аккомпанементы астында тау сукмаклары буенча өч сәгать – һәм разведка батальонны тиешле биеклеккә китерә.  Мотоукчылар үз урыннарын алырга өлгерми, яңадан ут ташкыны күтәрелә. Хәзер инде аларга каршыдан орудие, гранатомёт, пулемётлардан аталар.

Подразделение түгәрәкләнеп саклану өчен тарала, ләкин сугышчылар бер-бер артлы минага эләгә башлый. Өчәү, бер-бер артлы… Мина кыры! Ильяс, сугышчыларга үзен ут белән каплап торырга әмер бирә дә, кулына сапер эзләгече алып, яраланганнарга ярдәмгә ашыга. Беренчесенең, икенчесенең, өченчесенең яраларын бәйли, коеп торган ут астында мина кырыннан сөйрәп чыгара...

 Ә сугыш тынарга да уйламый. Бер тәүлек, икенчесе... Су, боеприпаслар бетә. Кырык градустан артык эсселек, солдатлар сусызлыктан интегә, әмма алар сугыша һәм бары тик бер нәрсә турында гына уйлый – патроннар гына җитсен...

Патроннарны һәм суны вертолётлар бары тик 22 августтан 23енә күчкән төндә генә китерә алалар  – кирәк-яракларны алгы сызыктан ерактарак, арырак булган биеклеккә төшерәләр. Рота командиры өлкән сержант Сафинга йөкне алып кайту өчен биш сугышчы бирә. Ильяс дүрт фамилияне атый:

- Өлкәнегез булып үзем барам. Ул сукмакларны мин беләм.

Мөҗәхитләрнең бу сукмакларга миналар куярга өлгерүен белмиләр шул…

Беленер-беленмәс таң атып килгән вакыт. Дошман әлегә дәшми. Һәм кинәт кенә тынлыкны шык иткән тавыш боза. Мина! Ильяс моны шартлау мизгеле алдыннан гына аңлап өлгерә. Шунда күкнең асты өскә әйләнә, аяклары канга бата. Ул авыртудан үзенә үзе укол ясый, жгут сала…

 Үзе янына иптәшләренең төшүен күреп, аларны кисәтеп кычкыра:

- Туктагыз! Сапёрсыз якын килмәгез!

Беренче көннәрдән бирле бергә хезмәт иткән Абдрахман Магомедов тыңламый, әкрен генә яралы янына килә. Сафин мизгел эчендә вазгыятьне бәяләргә өлгерә: аны вертолёт төшә алырлык ерак позициягә миналар куелган сукмак буйлап, ут астында алып бару кешеләрнең тормышын куркыныч астына кую дигән сүз. Шуңа күрә:

- Атып үтер! – дип боера.

Дагестан егете, әйтерсең лә, бөтенләй ишетми. Башка солдатлар белән бергә Ильясны мина кырыннан алып чыга. Берничә сәгатьтән соң аны һәм башка яралыларны вертолет алып китә ала.

Госпитальдә аңына килеп, аягы юклыгын аңлый. Искиткеч авыр мизгел, үзе өчен тормыш тукталгандай тоела аңа. Чынлыкта исә, әле бу аяксыз гомер өчен дә көрәшергә туры киләчәк. Кыр госпиталеннән аны Кабулга озаталар. Анда, үзәк армия госпиталендә, ул бер-бер артлы биш операция кичерә. Табиблар булдыра алмастайны эшлиләр – алар яраланган солдатның икенче аягын саклап калалар.

 Кокари-Шаршари янындагы  бәрелештәге кыюлыгы һәм өч яралы иптәшен коткарганы өчен, гвардия өлкән сержант Сафинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе турындагы хәбәрне солдат радиосы инде җиткереп өлгергән була...  

Ташкенттагы госпиталь, тернәкләнү үзәге. Аны туган ягына алып кайтырга дип, әти-әнисе килә. Яралар әле тартылып өлгермәгән, әмма Ильяс әтисе белән әнисен Уфага кереп, протез куйдыртырга ризалаштыра. Әле Кабулда ук ул үзенә сүз бирә: Азнакайга исән-сау кайтырга – аны каршы алучыларның күзләрендә жәлләү күрмәскә!

Ул шулай кайтып керә дә: парад киеменнән, аксельбантлар белән, орденнарын тагып!

Ә Герой йолдызы? Ул Ильясны бары тик 23 ел узгач кына эзләп таба…  1986 елның 23 августында күрсәтелгән батырлыгы өчен Россия Героеның Алтын Йолдызын Ильяс Сафинга (Дәүдигә) 2010 елның 19 февралендә Кремльнең Георгий залында тапшыралар. Тантанада  149 нчы гвардия мотоукчылар полкының элеккеге командиры, бүген запастагы генерал-лейтенант Александр Скородумов та катнаша. Нәкъ менә ул, Ильясның полк командиры, Кокари-Шаршари янындагы бәрелештәге батырлыгы өчен кайчандыр үзе Герой исеменә тәкъдим иткән гвардия өлкән сержантының  бүләген ала алмавын ишеткәч, гаделлек тантана итсен өчен,  озак еллар буена эзләнә, дәлилләр таба һәм батырлыкның эшләнгәнлеген исбатлый.

Бүгенге көндә Ильяс Дилшатович— хәрби хезмәт инвалидларының Мәскәү социаль яклау фондының башкарма директоры. Фонд аның инициативасы буенча оештырыла. Үз бизнесы да бар, ул аны нульдән, үз көче белән аякка бастыра. Дәүди элеккечә үк сыйфатлы протезлар алу өчен акчасы булмаган ветераннарга, солдаттан кайтмаганнарның гаиләләренә акчалата ярдәм күрсәтүен дәвам итә…  Әгәр сугышчан иптәшләре шалтыра икән – кичектергесез эшләрен читкә куеп тора: әфганчылар туганлыгы – беренче урында...

Р.S.Үзенең улына Ильяс Дәүддин дигән исем куша. Улы хөрмәтенә хәтта фамилиясен дә Дәүдигә үзгәртә. Шулай да ата мәхәббәте улын чын ир-егет итеп үстерергә комачауламый. Ике ел элек егет солдат хезмәтен үтәп кайта – ВДВның махсус билгеләнештәге 45 нче аерым гвардия бригадасында разведчик-снайпер булып хезмәт итә.

Фото: protatarstan.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
47
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру