Исән калу мөмкинлеге дә булмаган алышка керә...

Нижнемитякин хуторы, Ростов өлкәсе.  1942 елның 13 июлендә “Кв-1” экипажы көчләр тигез булмаган алышта немецларның 16 танкын юк итә. Командир Семен Коноваловка үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә аның туган ягы Татариягә үлем кәгазе китә...

“КВ”ны хутор читендә үзен генә калдыруның бернинди стратегик максаты да булмый. Алдагы көнне алышта танк зыян күргән була һәм ул йөри алмый. Танк бригадасы китә, ә экипаж машина янында кала. Аны төзәтеп бетереп, уйсу җиргә качарга гына өлгерәләр, шунда ук бронетранспортерларда дошман разведкасы килеп җитә. Берсен юк итәргә өлгерәләр...

Аннан соң нәрсәләр булганны безнең разведка эзгә сала – бригада командиры икенче көнне экипажның язмышын белергә дип, разведка җибәрә. Разведчиклар биредә янган “КВ” танкын һәм күмергә әйләнгән гәүдәләргә юлыгалар. Безне машина әйләнәсендә тагын немецның 16 танкы, ике бронетранспортеры төтенли...

Хутор кешеләре болай дип сөйли: немецларның бронетранспортеры эштән чыкканнан соң, хуторга таба тагын танклар килә башлый. Иңкү җирдә качып торган “КВ” дүртесен юк итә, немецлар чигенә. Икенче һөҗүмне дә тончыктыралар – анда немецлар тагын алты танкын югалта. Совет танкы немецларның күзенә күренмичә генә позициясен үзгәртеп тора, һәм дошман аларга каршы берничә совет машинасы көрәшә дип уйлый.

“Кв-1” 

Бу алышта безнең бер “КВ”га каршы немецларның 75 танкы сугыша. Шуларның уналтысын Коновалов экипажы юк итә. Алыш тәмамланганда, “КВ” инде хәрәкәт итә алмый башлагач, немецлар аңа 105-миллиметрлы пушкадан ата. Безнең танкистларның туп ядрәләре бетә, Семен Коновалов экипажга машинаны ташлап китәргә боера.

Командир, төзәүче Дементьев һәм техник-лейтенант Серебряков ялкын ялмап алган машинадан люк аша чыгып котыла, заряд ясаучы, механик-йөртүче һәм укчы-радист өлгерми кала (разведчиклар аларның күмергә әйләнгән гәүдәләренә юлыга да инде һәм берәү дә исән калмаган дип хәл итә).

Семен Коновалов һәм аның ике иптәше үзебезнекеләр ягына берничә тәүлек дәвамында чыга. Дүртенчесендә немец танкын кулга төшерәләр, экипажын юк итәләр. Трофей машинасында бер очтан гитлерчыларның тагын берничә йөк машинасын кешеләре белән бергә сытып үтеп, үзебезнекеләр ягына чыгып җитәләр...

Әлеге фантастик тарихның ахыры яхшы тәмамлана. 1943 елның язында Семен Коноваловка Геройның Алтын Йолдызын  үз кулына тапшыралар. Отпуск бирәләр, ул әнисе янына кайтып китә. Дөрес, төнлә ата йортының тәрәзәсенә шакыганда, әнисе ышанмыйча күз яшьләре белән: Китегез! Минем Семен һәлак булды. Менә кәгазе...” – ди.

Лейтенант Семен Коноваловның бүләкләү кәгазеннән (орфография һәм тыныш билгеләре сакланды):

“1942 елның 13 июлендә 2 нче Н-МИТЯКИНСКОНЕ р-нда, л-нт КОНОВАЛОВНЫҢ “КВ” танкы алыштан соң, ватылып торып калды. Экипаж үз көче белән танкны төзәтә. Шул вакытта немецларның 2 бронемашинасы килеп чыга.

Ип. КОНОВАЛОВ шунда ук ут ача һәм 1 машинага ут каба, икенчесе ашыгыч рәвештә кача. Бронемашиналар артыннан ук танклар колоннасы күренә, башта 35, аннан соң тагын 40.

Дошман авылга таба хәрәкәт итә. Л-нт КОНОВАЛОВ үзенең танкының  отышлы позициясен файдаланып, алышны үзенә алырга була. Танкларның беренче колоннасын 500-600 метр арага уздырып җибәреп, “КВ” экипажы ут ача. Туп-туры төзәп ату нәтиҗәсендә 4 танк юк ителә.

Дошман колоннасы алышка кушылмый, чигенә. Әмма күпмедер вакыт узуга бер сафка тезелеп, дошманның 55 танкы авылга һөҗүм итә. Л-нт КОНОВАЛОВ, тегеләрнең бик күпкә көчлерәк булуына карамастан, немец-фашист илбасарларының бронялы машиналары белән көрәшен дәвам иттерергә хәл итә. Батыр экипаж дошманның тагын 6 танкын утка тота һәм икенче тапкыр чигенергә мәҗбүр итә. Дошман өченче һөҗүмгә ташлана.

Комсомол-командир ип. КОНОВАЛОВ җитәчелегендәге батыр танкистлар соңгы туп ядрәсенә кадәр дошманның танклары һәм машиналарын утка тота. Алар дошманның 6 танкын, 1 бронемашинасын һәм дошман солдатлары һәм офицерлары белән 8 автомашинасын юк итә. Совет крепосте тынып кала. Фашистлар 105 мм лы коралдан танкка  75 метр арага якын килеп ут ача.

Танкның Герой-командир Лейтенант КОНОВАЛОВ белән экипажы танк белән бергә әлеге көчләр тигез булмаган алышта һәлак була. Туган илебезне немец илбасарларыннан саклап, л-нт КОНОВАЛОВ кыюлык, сыгылмас ныклык, фидакарьләрчә батырлык күрсәтте. Туган илне саклаганда кылган батырлыгы өчен ип. КОНОВАЛОВ үзе үлгәннән соң, ЛЕНИН Ордены һәм “АЛТЫН ЙОЛДЫЗ” Медале белән бүләкләнә һәм аңа “СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ” исеме бирелә”.

Досье:

Семен Васильевич Коновалов. Советлар Союзы Герое. 1921 елның 15 февралендә  Ямбулат авылында (Татарстанның Югары Ослан районы) туган. Бөек Ватан сугышында беренче көннән катнаша. 1941 елның августында җитди яраланганнан соң, тылга кайтарыла, сугышчылар әзерләү буенча инструктор була. Фронтка кайтару турында сорап, рапортлар яза, 1942 елның апрелендә танк бригадасына билгеләнә – “КВ” взводы командиры була.  Экипажы белән Нижнемитякин хуторы янындагы алышта 16 танкны юк иткәннән соң, Коновалов Сталинград сугышында, Курск дугасындагы яуда катнаша. Сугышны батальон командиры вазифасында Германиядә тәмамлый. Армиядән 1956 елда кайта, Казанда яши һәм эшли. Татарстан башкаласында аның исемендәге урам бар. Герой яшәгән Кирпичников урамындагы 15 нче йорт диварына узган елның декабрендә мемориаль такта эленде. 2018 елда режиссер Максимов “Несокрушимый” фильмын төшерде, аның нигезендә  Семен Коновалов командирлыгындагы “КВ-1” экипажының  батырлыгы турындагы тарих ята.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
40
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру