Илһам Шакиров куркып калмаган

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Чайковский исемендәге фондның «Алтын Апполон» бүләге иясе Илһам Шакировка 15 февральдә 85 яшь тулган булыр иде.

Бервакыт гастрольләр вакытында Илһам Шакиров бригадасына Әстерхан өлкәсенең Болгар авылына барырга кирәк була. Яз көне. Боз кузгалган чак. Юллар ябык. Әмма концертны өзмәскә кирәк. Идел елгасы аша бер боздан икенчесенә күчә -күчә булса да, үзләрен зур түземсезлек белән көткән авыл кешеләре янына барып концертны куярга  кирәк. Танылган җырчы бөтен бригадасын хәвефкә этәрүдән курка. Авылга бер үзе генә барырга ният итә. Хәтта үзе белән баянчыны да алмый. Хезмәттәшләрен Иделнең бу ягында калдырып, боздан бозга сикерә-сикерә барып, авылга килеп тә җитә. Тере тавышка, микрофонсыз  һәм музыкантларсыз гына бер үзе кич буе җырлый да җырлый. 

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында (хәзер Тукай районы) дөньяга килә. Әтисе Гыйльметдинне “халык дошманы” дип кулга алалар һәм төрмәгә озаталар. Шул китүдән ул кайтмый, гаиләсе аны югалта. Илһам Сарман районының Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлый. 1954 елда Казан музыка училищесына укырга керә. 1955 елда Казан дәүләт консерваториясенә кабул ителә. 1960 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1964 елда - Татарстанның атказанган артисты, 1969 елда -Татарстанның халык артисты, 1974 елда -  РСФСРның атказанган артисты, 1983 елда РСФСРның халык артисты  дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 1970 елда татар халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен пропагандалаганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе бирелә. 2000 елда Мәскәүнең П.И.Чайковский исемендәге концерт залында Илһам Шакировка Бөтенроссия  “Алтын Аполлон” премиясе тапшырыла. 

Илһам Шакиров репертарында халык җырларына зур урын бирелгән. Шулар арасында иң кадерлесе, әлбәттә, “Карурман”, “Тәфтиләү”,”Әллүки”,”Чатырлар”,”Сәгать чылбыры” һәм башка тарихи, озын, моңлы көйләребез. Ул шулай ук “Бер алманы бишкә бүләек”, “Бик еракта идек без”, “Син сазыңны уйнадың”, “Туган ил” кебек җырларны да мәңгеләштерде.
1974 елда Илһам Шакировның Мәскәүне шаулаткан концертлары турында ишетеп, татар җырчысын күрергә атаклы музыкант Мстислав Ростропович килә. “Карурман” ны тыңлагач, Илһамга:
“Ты убил меня этой песней”,  – дип, соклануын белдерә, икенче көнне өенә кунакка чакыра. 

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Илһам Шакировка түбәндәге бәяне бирә: “Ул гасырларга бер генә туа торган мәшһүр халык җырчысы. Туган халкыбыз – Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле. Аның югары дәрәҗәле һөнәри осталыгы, үзенчәлекле иҗаты халкыбызның күңел төпкелләреннән саркыган моң-сагышын, гасырлардан килгән әрнү-шатлыкларын, бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгын чагылдырып кына калмый, ә яңа тарихи шартларда туган халкына оптимистик яшәү көче, әхлакый нур өсти, дәрт-куәт, эстетик ләззәт тә бирә”.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аны “халкыбыз гоурланырлык, даны еракларга тарлган олы шәхес” дип атый һәм “Илһамыбыз безне бер-беребезгә якынайта, туганлаштыра, бөек моңы белән безне бер гаиләгә җыя”, ди. 

2019  елның 16 гыйнварында, озак авырудан соң, 83 яшендә Илһам Шакиров үзе җырлаганча “мәңгелеккә китеп барды. Илһам Шакиров Казанның Яңа бистә зиратында җирләнде. Исемен мәңгеләштерү өчен, Казан урамнарының берсенә һәм өч мең кеше сыйдырышлы концерт залына аның исеме бирелде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
52
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру