Икелегә укучыларны элек нишләткәннәр

Совет балаларының яраткан язучысы Юрий Коваль 1938 елның 9 февралендә Мәскәүдә туган. Аның әсәрләрен укучылар “бәрәңге этенең” ничек көлүен, Наполеон Өченче кушаматлы ак төлке малаеның ни өчен төньякка омтылуын, томан йөрәгенең кайда булуын, ни өчен пеләш һәм мыеклылардан куркырга кирәклеген яхшы белә. “Недопёсок”, “Шамайка”, “Картофельная собака”, “Пограничный пёс Алый” әсәрләрен СССРдагы бөтен бала-чага яраткан. Гадел һәм җор совет детективларының тулы бер буыны әлеге һөнәрне “Приключения Васи Куролесова” һәм “Пять похищенных монахов” повестьлары йогынтысында сайлаган.

Ковальның язучылык эшчәнлеге исә Татарстанда, Лаеш районының Емельяново авылында башлана, яшь егетне анда Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң  җибәрәләр. Әлеге мәктәптә ул укытучылар җитешмәгән бөтен фәннәрдән дә укыта.

Язучылык белән мавыгуы башта диктантларда күренә башлый – мөгаллим, һәр кагыйдәгә аерым текст уйлап чыгарып,  аларны укучыларына үзенчәлекле шигъри формада әйтеп яздыра:

 На полу сидела мыШЬ.

Вдруг вбегает грозный муЖ

И, схватив огромный ноЖ,

К мыШИ он ползёт, как УЖ.

Емельяново мәктәбендә укучылар чыжылдаучы тартыкларны әлеге шигырьләр буенча “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә үзләштерә. Һәм әле бу мәктәпкә дә оптимальләштерү җилләре килеп кагылганчы, мөгаллимнәр безнең көннәргә кадәр әледән-әле Коваль ысулларын куллангалагандыр.

Практикасыннан соң Мәскәүгә кайткач, Юрий Иосифович Татарстанга мөнәсәбәтле берничә хикәя язган. Үз әсәрләрендәге күп геройларга ул Емельяновода ишеткән исем-фамилияләрне биргән – Маня Клеткина, Коля Калинин…

- Мәскәүдән булса да, ул бик гади иде. Бер дә эреләнми иде, - дип искә ала атаклы коллегасын  пенсиядәге укытучы Анна Федоровна Семенова. – Аны безнең Емельяново мәктәбенә 1961 елда пединститутны тәмамлагач билгеләгәннәр – һәм ул килеп тә төште. Безнең Казанныкылар килә дә, әле бернәрсә ошамый, әле икенче нәрсә – һәм китеп тә баралар. Ә ул китмәде. Рус теле һәм әдәбиятын да, география, тарих та, җыр дәресләрен дә укытты...Авыл мәктәбендә укытучылар гел җитешми бит ул.

Гәрчә Коваль Емельяново мәктәбендә бер генә ел эшләсә дә, җирле халык аны үз авылдашларыдай искә ала. Авылга язучының туганнары, “Последователи Коваля” җәмгыяте еш килә, язучының китапларын алып кайталар, балаларга бүләк итәләр, җирле медпунктта “Коваль укулары” оештыралар.

Емельяново мәктәбенең инде өлкәнәйгән укучылары “Коваль чорында” мәктәп директорының нинди булуын инде хәтерләмәсә дә, аны нәкъ менә үзенең “Недопёсок” повестенда Юрий Иосифович сурәтләгәнчә күз алдына китерәләр: “Особенно много хлопот доставляли директору двоечники. На третьей переменке директор устроил в своем кабинете настоящее собрание двоечников.
Двоечники выстроились по росту у книжного шкафа, и в первую минуту директор просто прохаживался перед ними.
Испачканные мелом двоечники бестолково переминались с ноги на ногу, сильно чем-то напоминали маляров и штукатуров.
- А вы, голуби, доколе позорить будете нашу школу? Вы, наверное, думаете, что я собираюсь хиханьки-хаханьки разводить? Ошибаетесь! Я сделаю из вас настоящих людей! Прямо здесь, в этом кабинете, вы дадите обещание учиться на “хорошо” и “удовлетворительно”.
…Он буквально перепахал их души и засеял перепаханное разумными семенами. Двоечники, как гуси, вытягивали шеи, уши их загорались от слов директора, а причёски вскулдычивались. Особенно сильное впечатление произвел на двоечников рассказ о том, как поступали с такими, как они, в старое время. Некоторые двоечники плакали навзрыд.
Отделав двоечников по первое число, директор отутюжил каждого в отдельности и только после этого распустил по классам…”

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
47
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру