ГУЛАГтан көчлерәк Оста

ТАССРның беренче гербының авторы, күренекле рәссам, скульптор Бакый Урманче Казанга бөтенләйгә кайтты – бронза сын булып.

Бакый Урманче һәйкәле Зур Кызыл урамындагы скверда 1997 елның 23 февралендә – рәссамның йөз яшьлегенә ачыла. Бронза сында ул нәкъ тормыштагыча: алъяпкычын бәйләгән скульптор, кулында кискече… Язмышы – аңа яшәргә насыйп булган чор чагылышы. Революциягә кадәр ул рәссам булырга хыяллана, ләкин сәнгать мәктәбенә кабул ителми, чөнки анда татарларга юл ябык була.

Совет хакимияте урнашкач, татарлар арасында югары пофессиональ белем алган беренче рәссам булуга ирешә, әмма 1928 елда Соловкига озатыла, чөнки татар алфавитын латин графикасына күчерүгә каршы язылган хатка кул куя. Ә ул хат Сталинга юлланган була.

ГУЛАГтан исән калгач, иҗатка чума. Мәскәүдә, Үзбәкстанда, Казахстанда эшли, танылган остага әверелә. Казанга алтмыш яшьтән узгач кына кайта, ләкин әле өч дистә ел иҗат итәргә өлгерә. Биредә ул үзенең иң матур скульптураларын һәм картиналарын эшли. Дан казанган шәхес булса да, “халык дошманы” дигән келәймәне гомере буе йөртә. Бакый Урманчены 1990 елда - үләренә өч ай кала аклыйлар.

Бүген Казандагы, Алабугадагы, Түбән Камадагы һәм Яшел Үзәндәге урамнар аның исемен йөртә. Туган авылы – Буа районы Күл-Черкендә һәм башкалабыз Казанда аның музейлары оештырылган һәм эшли.

хххх

Бакый Урманченың эшләре Россиядәге, элеккеге СССР составындагы илләрдәге 20 дән артык музейда саклана. Алар арасында – ТР Сынлы сәнгать музее, ТР Милли музее, Казахстанда А.Кастеев исемендәге Дәүләт сәнгать музее (Алматы), Көнчыгыш халыклары сәнгате музее (Мәскәү), Үзбәкстан сәнгать музее, шәхси галереялар бар.

Источник фото: mytashkent.uz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
76
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру