«Әгәр бу юлдан китсәк, абсурдка барып җитәчәкбез…»

«Хокук ноктасыннан торып караганда, кимчелекле» дип бәяли Минтимер Шәһмиев Дәүләт Думасының “РФ халыклары телләре турында”гы Законга керткән язуны кириллицадан башка имлага күчерүне тыя торган төзәтмәләрен.

Татарстан Президенты үз фикерен 2002 елның 18 ноябрендә “Интерфакс”ка биргән интервьюсында белдерә. Ул, аерым алганда, «башка имлага күчүне тыю 1991 елда Россиянең Югары Советы кабул иткән һәм беркем тарафыннан да кире кагылмаган Россия халыклары телләре турындагы декларациягә каршы килә, анда «илдә яшәүче һәр халыкның һәм шәхеснең, аның чыгышына, социаль, икътисади хәленә, раса һәм милли билгеләнешенә, җенесенә, белеменә, шулай ук дингә мөнәсәбәтенә һәм яшәгән урынына бәйсез рәвештә,  тел буенча мөстәкыйльлеге» булуы таныла» дип искә төшерде. Декларациядә, дип ассызыклады Татарстан президенты, аралашу мәдәниятен үстерү кирәклеге турында да, туган телнең чисталыгын саклау кирәклеге  турында да әйтелә. Кабул ителгән төзәтмәләр гамәлдәге халыкара нормалар, аерым алганда, Европаның 1992 елда кабул ителгән һәм РФ тарафыннан хупланган «Төбәк телләре һәм милли азчылык телләре» хартиясенә каршы килә. «Ул гына да түгел, мондый тыю Россия Конституциясенә каршы килә, аның 68 статьясында республикалар үзләренең дәүләт телләрен кабул итәргә хокуклы, ә РФ бөтен халыкларга туган телен саклау хокукын, шулай ук аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли, диелгән», - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Илнең теге яки бу халкының теле һәм язуы мәсьәләсен хәл итү РФ субъектлары һәм анда яшәүче халыкларның хокукы, дип билгеләде Татарстан Президенты. «Бу очракта без исә әлеге халыклар туган телләренә, язуларына һәм туган телдә сөйләшүгә хокукларын ни рәвешле гамәлгә ашырырга тиеш икәнне язып чыгарга тиеш булабыз. Мин Дәүләт Думасының әлеге адымын кеше хокукларына тыкшыну дип бәялим».

СССР тоталитар дәүләт иде, дип искә төшерде Минтимер Шәймиев, әмма анда да берәү дә халыкларның имласына кысылмады: грузиннар, әрмәннәр, балтыйк буе халыкларының имласы кириллицага нигезләнмәгән иде. Мәгънәсез вазгыять килеп туа: Дәүләт Думасы ил парламентында берничек тә урын алмаган кече халыкларның хокукларын кимсетә торган теләсә нинди канун кабул итә ала.

«Тулы бер халык һәм милләт мәнфәгатьләренә кагылган андый законнарга каршы торыр өчен илдә милләтләр палатасы юк. Әгәр бу юлдан китсәк, без тулы абсурдка барып чыгарга мөмкинбез, мисал өчен теге яки бу милләт тарафыннан туган телне өйрәнү тыелуы ихтимал. Чөнки аерым бер халыкның хокуклары бозылганда, вазгыятьне төзәтер өчен йогынты ясардай бер генә форма да юк», - дип йомгак ясады республика башлыгы.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
80
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру