«Фронтовикларны күккә чөяләр, хатын-кызлар үбә аларны…»

1945 елның 9 мае. Казан, Бауман урамы.Елмаюлар, көлүләр, күз яшьләре, музыка... Җиңү!

Бауманда алма төшәр урын да юк. Таныш түгел кешеләр дә бер-берсен котлап үбешә, кемдер бөтен кеше шатланган җирдә үксеп-үксеп елый. “УНИОН” кинотеатрында тынлы оркестр уйный, ачык ишекләрдән музыка ташып чыга, парлар вальс әйләнә: күбрәк хатын-кызлар хатын-кызлар белән – ир-егетләр барысына да җитәрлек түгел шул.

Алга таба – Качалов театры янында, нәкъ Сталин белән Ленин портреты астында гармунда әйттерәләр, түгәрәк уртасында бәхетеннән нур чәчеп, яшь бер хатын бии. Өстән кәгазь самолетлар талгын гына әйләнә-әйләнә җиргә төшә – аларга Совинформбюроның соңгы – җиңүле хәбәрләре язылган. “Самолетлар” Матбугат йорты тәрәзәләреннән чыга... Җиңүнең беренче көнен Казан кызы Нәзирә Бикмөхәммәтова (кырык биштә аңа 16 яшь була) әнә шулай хәтерләп калган.

Ә иң дулкынландыргыч мизгелләр Казан бөтен кеше күңел ача торган мәйданга әверелгәнче була. Төнге ике тулып ун минут киткәндә, диктор Левитан илгә Германиянең капитуляциясен хәбәр иткәч, хәрбиләр табель коралыннан һавага ата башлый.

ТАССР Дәүләт музееның директоры Владимир Дьяконов соңрак көндәлегенә болай дип язып куя: “Менә ул көткән көн килде. Төнлә радиодан (радионы безнең инде берничә тәүлек сүндергәнебез юк) хөкүмәтнең җиңү турындагы хәбәрен тапшырдылар. Шул сәгатьтә үк бөтен шәһәр урамга  чыкты. Ирек мәйданында – халык. Мондый сәгатьләрдә үзең яшәгән дүрт стена арасында гына калырга ярамый! Оркестрлар уйный, бөтен җирдән җыр яңгырый, халык бии. Фронтовикларны күккә чөяләр, хатын-кызлар аларны үбә...”

Дьяконов эшкә иртәнге 9 га гына барып җитә. Музейның ишеге өстенә “Җиңү белән, иптәшләр!” дип язып элгәннәр. “Эшлибезме? – дип сорый хезмәткәрләр. – Билгеле, юк!”
Пикега китүче бомбардировщиклар эшли торган авиация заводында 9 майда эш иртәнге дүрттә үк туктый: митинг! 13 мең кеше, ялкынлы сүзләр, һәм иңнәрдән тау төшкән кебек: бетте! Митинг, бөек Сталин исәнлегенә тостлар күршедәге 16 нчы заводта да – биредә 10 меңнән артыграк халык җыела. Ә кич белән “Советлар канатлары” стадионына 15 меңләп кеше килә: Җиңү көнен күрә алмаганнарны искә алалар, Кызыл армияне, тыл хезмәтчәннәрен данлыйлар һәм Сталинга хат юлларга хәл итәләр...

Халык көн буена – төн караңгысына кадәр бәйрәм итә. “По-2” тавышсыз очкычы шәһәр үзәге өстеннән кат –кат урап, “Җиңү белән, иптәшләр!” дигән язулы листовкалар ташлый. Ирек мәйданыннан һәм Бауман урамыннан бала-чаганы шатландырып, ул вакытта Казанда гастрольләрдә булган Дуров цикры артистлары үтә. Соңыннан Дуров үзе фил өстендә, артистлары дөядә иде дип, озак сөйләячәкләр әле – тик документаль дәлилләре генә калмаган.

Кичке тугызда бәйрәм вакытлыча тынып кала. Барысы да тавышкөчәйткечләр янына Сталинны тыңларга җыела. Соңыннан Мәскәү шан-шөһрәтле Кызыл армия хөрмәтенә салют бирәчәк, ә казанлылар – туры трансляцияне тыңлап, мәскәүлеләр белән бергә һәрбер салют аткан саен “Ура” кычкырачак. Һәм өстәл янына җыелып,  һәлак булганнарны туганнар, коммуналкадагы, ишегалдындагы  күршеләр бергәләп  искә алачаклар.

Икенче көнне ВКП (б)ның Ленин райкомы секретаре Н. Козлов  шәһәр комитеты секретарена мондый хәбәр бирә: “9 майда көн буена һәм төнен дә... районда бернинди эксцесс һәм тәртип бозулар булмады. Алкогольдән хәле киткәннәргә милиция һәм партия-хуҗалык активы көчләре белән өйләренә кадәр илтеп куйганчыга кадәр ярдәм күрсәтелде. Милиция органнары тарафыннан контрреволюцион чыгышлар, диверсияләр, ут төртү, караклык турында мәгълүматлар килмәде. Ут һәм су районда өзлексез бирелде. Заводлар хәбәр итүенчә, 10 майда эшчеләр һәм хезмәткәрләр тулы составта эшкә чыккан”. 

Фото: pastvu.comkazanreporter.ru, online-news.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру