Фин татарлары - Казанда

Безгә уникаль фоторәсем килеп иреште – Финляндиядә  яшәүче татарларның тарихи ватаннарына икенче мәртәбә килүләре сурәтләнгән анда.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән бергә төшкән фотода - кунакларның ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан Казанга килгән вакыты. Фин татарлары делегациясен ул вакытта Умәр Даһер (Гомәр Таһир) җитәкли. Беренче тапкыр фин татарлары мәркәзебезгә 1966 елда аяк баса.

Әлеге фото хәзерге вакытта Финляндиядәге татарлар оешмасы җитәкчесе Окан Даһер тарафыннан бирелде. Фото 1970 елның 25 июнендә ясалган.  Фотода: (утырганнар, сулдан уңга) өченче - шагыйрь Айса Хакимҗан, дүртенче - Халидә Имад кызы Даһер (әнисе), алтынчы - Умәр Даһер (әтисе); басканнар (сулдан уңга): дүртенче - Рахилә Даһер (сеңлесе), алтынчы - Окан Даһер үзе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
131
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру