«Дингә каршы бөтен эшчәнлек сугышчан динсезләр белән элемтәдә башкарылырга тиеш»

«Дингә караш, милләтнең аерылгысыз бер өлеш буларак, әлегәчә тулысы белән артта калган эшчеләр катламнарында саклана һәм кулак-нэпман элементлары тарафыннан контрреволюцион максатларда файдаланыла». 

1030 елның 30 ноябрендә ”Кызыл Татария” газетасы “Татар мәктәбендә дингә каршы эш” дигән башисем астында мәкалә чыгарып, шундый дәһшәтле-революцион йомгак ясап куя. Икътисади һәм мәдәни яктан артта калган милли өлкәләрдә дини мәсьәлә ягыннан катлаулы вазгыять, дип дәвам итә фикерен Татар ВКП(б) өлкә комитетының рупоры, пролетариат җиңеп чыккан дәүләткә үткәннән мирас булып калган. Дингә каршы тәрбия эшләрендә эшнең күплеге әнә шуннан килә дә. “Әлегә кадәр, бөтенлекле тәрбияви процесс урынына без мәктәпләрдә, асылда, дингә каршы белемне җәмгыять белеме дәресләрендә генә алабыз. Уку программалары һәм әсбаплары гамәлгә яраклы дингә каршы эчтәлек белән тулыландырылмаган. Милли мәктәптә дингә каршы эш укытучыларның дингә каршы әзерлегенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавына килеп терәлә. Туган телдә дингә каршы әдәбият бик аз. Мәктәпнең дингә каршы эше өлкән яшьтәге хезмәт халкы арасында да системалы алып барылмый һәм социалистик төзелеш темпларына җавап бирми. 

Милли мәктәп алдында торган бурыч – тиз арада идеологик фронтта тәвәккәл адымнарга барырга, дингә каршы эшчәлекне, аны бердәм тәрбияви-уку-укыту процессының  аерылгысыз бер өлеше буларак, активлаштырып җибәрергә һәм хезмәт халкы массаларына мәктәпнең дингә каршы йогынтысын таратырга. Һәр мәктәптә дин белән көрәш буенча сугышчан штаб сыйфатында укучыларның да, укытучыларның да максималь дәрәҗәдә катнашуы тәэмин итеп, котырынган динсезләр берлеге ячейкасы булырга тиеш”, - дип күрсәтмәләр бирә газета. 

Большевиклар партиясенең басма органыннан тагын бер кыйммәтле күрсәтмә: “Укучыларның дингә каршы әзерлек дәрәҗәсен күтәрү өчен урыннарда түгәрәкләр челтәрен киң җәелдерү кирәк, Казанда һәм ТР төбәкләрендә дингә каршы методик конференцияләр үткәрергә, Агарту хезмәткәрләренең үзәк йорты каршында дингә каршы квалификацияле актив әзерләү өчен югары типтагы семинария оештыруны тизләтергә, мәктәп һәм профсоюз китапханәләрен дингә каршы әдәбият белән тулыландырырга, дингә каршы мәсьәләләрне читтән торып укучылар программасына да кертергә”. 
“Шулай ук дингә каршылар-агартучыларның яңа кадрларын әзерләүгә аерым игътибар бирергә, моның өчен Көнчыгыш-педагогика институты каршында оештырылган махсус дингә каршы бүлекчә һәм педтехникумнардан файдаланырга. Агартучыларның дингә каршы бөтен эшчәнлеге сугышчан динсезләр берлеге белән тыгыз элемтәдә һәм аның турындан-туры җитәкчелегендә башкарылырга тиеш. Социалистик ярыш һәм алдынгылык – бу эшнең оештыру формалары”, - дип сүзен йомгаклый газета. 

ХХХ 

«Татар мәктәбендә дингә каршы эш» мәкаләсеннән («Кызыл Татария», 30.11.1930):

«Идел-Кама крае тыелгысыз руслаштыру сәясәте мәйданы булган. Туры администрлау һәм чын мәгънәсендә көчләү ысулларын һәрвакытта да җитәрлек һәм максатка ярашлы түгел дип санап, царизм биредә халыкка карата культрегерлык алымнарын да кулланган. “Казанны ахыргача җиңү өчен русларга Казан краеның башка диндәге кешеләрен әхлакый яктан, рухи кылыч белән җиңәргә кирәк”, - дигән миссионерларның берсе Можаровский. Икенче бер кыргый үгез - миссионер Ильминский патетик рәвештә болай дип оран салган: “Башка кавемдәге кешегә русның (христианның) җанын бирегез, калганы үзеннән-үзе ятачак”. Шуңа да русларның барлык сәүдә һәм сәнәгать капиталының барлык яулап алу сугышларында рус штыгы белән христиан хачы янәшә барган. Икенче яклап, милли буржуазия “үз” динен рус буржуазиясенә көндәшлектә корал буларак файдаланган”. 
 
 

 

Фото: https://vk.com/id1459196

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
67
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру