Девятаев әсирлектән дошман самолётына утырып кача

75 ел элек бу көнне, ягъни 1945 елның 8 февралендә, Михаил Деваятаев һәм аның әсирлектәге тугыз иптәше немецларның «Хейнкель» бомбардировщигын урлыйлар һәм, аңа утырып, Узедом (Германия) утравындагы концлагерьдан качалар.

Самолёт штурвалы артына якташыбыз – очучы Михаил Девятаев утыра. Ул самолётны үзебезнекеләргә кадәр җиткерергә, фронт линиясен чыгарга өлгерә һәм, совет зениткаларының утка тотуына карамастан, «Хейнкель»не безнең территориягә утырта ала. Әлеге батырлыгы өчен Девятаевны Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызы бары тик унике елдан соң – 1957 елның 12 августында гына эзләп таба. Ә аңа кадәр – тикшерүләр, фильтрацион лагерь, эшсез каңгырап йөрүләр (чөнки “әсирлектә булган” дигән мөһер комачаулый), портта йөкче, катерда капитан  булып эшләүләр... Барысы да Казан журналисты Ян Винецкий  «Литературная газета»да Михаил Девятаевның батырлыгы турында очерк бастыргач үзгәрә.

«Эштәге башлыклар шундук үзгәрде. Затон директоры үзенә чакырып, ихтирам итүен белдерде, аннан соң СССР елга флоты министры Шашков Зосим Алексеевичны мине телефонга чакыруын әйтте, - дип искә ала соңрак Михаил Девятаев. – Һәм шуннан китте инде. Мине  «Советская авиация» редакциясеннән подполковник Георгий Евстигнеев эзләп тапты. Без аның белән Ил-14 транспорт самолётында Мәскәүгә, елга флоты министрлыгына  очтык. Ә самолётта  шәраб белән коньяк алып баралар икән. Озын сүзнең кыскасы, Мәскәүгә төшеп утыргач, без Жора белән аптырашта калдык, чөнки бу кыяфәттә министр янына барып булмаячагын аңладык. Самолёттан төштек, кайда Девятаев, дип сорыйлар. Мин әйтәм, ул тегендә, кабинада калды, дим. Такси тотабыз да Жораның өенә элдерәбез. Иртән уяндым, башны тизрәк салкын су белән юам, үзем, ничек министр каршына барырга инде, дип уйлыйм...

Министр барысын да җыйган, минем турыда сөйләгән, әсирлектә булганым өчен эшләрдән куып чыгарганнарын да әйткән һәм болай дип тә өстәгән: «Хәзер инде Михаил Петрович теләсә кайсыгызның кабинетына ишекне аягы белән генә ачсын», - дигән.

Кайда гына кунакта булмадык. Миңа акча бирделәр. Бүләкләр җыеп, Казанга кайтып төштем.

Герой исеме бирелгәч, август аенда, Мәскәүдән соң  Торбеевога киттем. Ә Мәскәүдә бер атна Константин Симоновның дачасында яшәдем. Балыкка, гөмбәгә йөрдек. Ул бик озаклап сораштыра иде. Аннан соң командирым -  Володя Бобров белән очраштык. Ә алар Симонов белән Луганскида бер урамда яшәгәннәр икән. Симонов минем хөрмәткә банкет оештырды. Табынга устрицалар бирделәр. Володя устрицага чәнечке белән кадый да ашый. Ә миңа яхшы түгел. Устрицалар чыжылдый, ә алар, иблисләр, иптәш язучылар, рәхәтләнеп ашыйлар. Банкет галәмәт булды. Туктале, мин әйтәм, Симонов бу кичә өчен күпме түләр икән, дим. Ә ул тотты да бер кәгазьгә кул гына куйды – һәм бетте. Барысы да дәүләт хисабына иде…»

1950 нче еллар ахырында Михаил Девятаев су асты канаты булган беренче совет судноларының берсе  - «Ракета»да  капитан булып эшли, аннан соң «Метеор»ның иң беренче капитаннарының берсе була…

Үләр алдыннан диярлек, 2002 елда Михаил Петрович Пенемюнде аэродромында була һәм 1945 елда «Хейнкель»не урлап качкан әсирләрне куып тотарга һәм бәреп төшерергә тиешле немец пилоты  белән очраша...

Михаил Девятаев  Казанда, Арча зиратында җирләнгән.

 Фотоның чыганагы: www.kremnik.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
35
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру