Чернобыль фаҗигасе кайтавазының Кама Аланына йогынтысы

Татарстан АЭС төзелешен беренче ике энергоблокның реактор бүлеген һәм машина залын кулланышка тапшырыр, станциягә  атом-төш ягулыгы китерер алдыннан тыялар…

Карар 1990 елның 17 апрелендә кабул ителә. Бу көнне ТАССР хөкүмәтенең «Татар АЭСнең җитештерү билгеләнешендәге объектлары төзелешен туктату турында»гы карары чыга. Мондый нәтиҗә чыгаруның төп сәбәбе станциянең  дөрес урында салынмавы, ягъни аның җир тетрәүләр ихтималы булган Кама  тектоник ярылу урынында корылуы атала. Димәк, атом электр станциясен сейсмик яктан тыныч булмаган урында эшләтү куркынычсызлыкны гарантияли алмый булып чыга.

Чынлыкта станциянең язмышын җәмәгатьчелекнең Чернобыль АЭС фаҗигасеннән соң ук башланып, төзелеш тәмамланганчыга кадәр дәвам иткән масссакүләм протестлары хәл итә. Бу яктан Татарстан ялгызы гына булмый: тынычлык атомының куркынычсызлыгында шикләнеп, 1986  елдан соң СССРда дистә ярымлап АЭС төзелеше туктатыла.

2013 елда Татарстанда АЭС төзелешен яңарту буенча тагын бер мәртәбә реаль омтылыш ясала. Ике энергоблокны яңа проект буенча коруны күздә тоткан хөкүмәт карары чыгарыла. Әмма өч ел үткәннән соң, РФ хөкүмәтенең чираттагы күрсәтмәсендә инде бер генә энергоблок төзелеше күздә тотыла, тапшыру вакыты 2030 ел дип күрсәтелә. Бер елдан соң имзаланган боерык соңгы вариантны да гамәлдән чыгара: 2035 елга кадәрге чорны үз эченә алган электроэнергетика объектларын урнаштыруның генераль схемасында  Татарстан АЭС телгә алынмый…

 

Татарстан АЭС төзелешен туктатуның никадәр дәрәҗәдә уйланылган булуын хәл итүне белгечләргә калдырыйк. Һәрхәлдә, төзелешнең туктатылуы зыян күрүчеләрсез генә булмый. Сүз - 1990 елның апреленә инде төзелеп беткән Кама Аланы энергетиклар бистәсендә яшәүчеләрнең язмышы турында.  Меңләгән кеше эшсез, перспективасыз калды. 1990 нчы елларда биредә уен зонасы оештырып карау омтылышлары да, Россия законнарның үзгәрүе сәбәпле, тормышка ашмый, олы һәм кече бизнес озак вакытлар монда килергә ашыкмый… 

 

Белешмә:

Татарстан АЭС. 1980 елдан башлап, Түбән Камадан 50 км ераклыкта Беләхчә авылы урынында төзелә. Проектның куәте - 4000 МВт, 4 реактор. Беренче энергоблокны 1992 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла, калган өчесен әзер булу барышында сафка бастыру ниятләнелә. Типлаштырылган проект буенча төзелә, Балаково һәм Чернобыль АЭСлары, шулай ук Хмельницкий һәм Волгодон АЭСлары да әлеге проект буенча салынган.  

 

Фото: ankanka91.livejournal.com

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
72
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру