Борынгы урман тыюлыкка әйләнә

“Кызыл китап”ка кертелгән ак койрыклы диңгез бөркете, реликт наратлар үсеп утырган Раифа тайгасы, имезүчеләрнең 52 төре һәм кошларның 230 төре... – болар барысы да Идел-Кама тыюлыгы турында... Бүген тыюлыкның оештырылуына - 60 ел.

РСФСР Министрлар Советының Татариядә тыюлык оештыру турындагы Карары 1960 елның 13 апрелендә имзалана. Максаты – Урта Иделдәге борынгы үзәнлекнең уникаль ландшафтын саклап калу.

Кеше кулы тимәгән кыргый табигатьнең тыюлыклы почмагы Казаннан чыгып, берничә чакрым үтүгә үк башлана. Европаның иң борынгы урманнарының берсен саклаган Раифа җирләре… Биредә, бары тик җиде генә километр ара үтеп, Россиянең Европа өлешендә үсә торган барлык төр урманнарны да күрергә була. Башта – киң яфраклы урманнар, имәннәр һәм юкәләр. Аннан соң – киң яфраклы катнаш урманнар, аларга инде - чыршы, бераз арырак атласаң, нарат та өстәлә. Тагын да эчкәрәк узсаң – чыршы-нарат урманы. Биредә тагын карст күлләре, сфагнумлы сазлыкларны очратырга була. Аларны өйрәнергә дип, Европадан немец һәм итальян галимнәре килә. Һәм, әлбәттә, гаять авыр 1921 елда университет галимнәре тарафыннан утыртылган уникаль дендрарий. Әлеге гаҗәеп табигать почмагында Төньяк Америка һәм Ерак Көнчыгыш табигатенә хас 500ләп агач һәм куак үсә.

Тыюлыкның икенче участогы – Саралы – “Кызыл китап”та урын алган аккойрык – ак канатлы диңгез бөркетенең бу урыннарны үз итүе белән атаклы. Биш мең гектарлы мәйданда ел саен әлеге сирәк кошның 9-12 оясы теркәлә – бу, Европаның кайсы гына урманы белән чагыштырсаң да, күбрәк. Мәгълүмат төгәл, чөнки галимнәр Татарстандагы диңгез бөркетләрен туган көннәреннән үк күзәтәләр – видеокамералар кошларның ояларына ук урнаштырылган...

Сүз уңаеннан:

«Беренче татар милли тыюлыгы» проекты 1917 елда ук төзелгән була.

1957 елда Раифа урман хуҗалыгы директоры Владимир Веткасов Раифа наратларын кисүдән баш тарта, моның өчен аны эшеннән алалар.

1961 елда, СССР массакүләм рәвештә тыюлыкларны бетерүгә йөз тоткан вакытта, Идел-Кама тыюлыгын атаклы галим - Александр Ерминингельдович Арбузов коткарып кала.

Татариядә тыюлык ачу буенча озак елларга сузылган эпопея уңышлы тәмамлана, бу уңайдан Казан университеты профессоры Виктор Попов тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Аның инициативасы буенча тыюлык составына Раифа һәм Саралы урманчылыклары, шулай ук соңгысына терәлеп торган Куйбышев сусаклагычының 500 метрлы акваториясе дә кертелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру