«Биредән тынычлык һәм дуслык хакына татар нефте юлын алды»

Баштарак «Дуслык» нефтьүткәргеченең нуленче километрын Куйбышев өлкәсеннән башларга  уйлыйлар. Ләкин исәпләүләр шуны күрсәтә: иң яхшысы Татариядән башлау.

Совет нефтенең беренче тонналары «Дуслык» җир асты магистрале буенча социалистик илләрнең нефть эшкәртү заводларына 1964 елның 4 ноябрендә озатыла. Бу көнне экспорт нефтьүткәргеченең  «Әлмәт» баш нефть суыртып бушату станциясе (бүген -  «Калейкино» НСС) эшли башлый. Бу гамәлгә ашсын өчен гаять зур эш башкарыла: СССР һәм Көнчыгыш Европа территориясе буенча  5,5 мең километрга сузылган торба салына, 31 насос станциясе төзелә. Вакыйга мөһим сәяси әһәмияткә ия була: СССРдан китерелгән нефть союздаш илләрнең икътисадын ныгытуга ярдәм итәргә тиеш. Нефть базар бәяләреннән шактый кимгә озатыла, бу партнерлар арасындагы дуслыкны теләсә кайсы хисләрдән һәм декларацияләрдән дә көчлерәк ныгыта. 

Баштарак «Дуслык»  нефтьүткәргеченең нуленче километрын Куйбышев өлкәсеннән башларга, дип уйлыйлар. Әмма исәпләүләр буенча Европа аша үтәргә тиешле магистральнең берөзлексез эшләвен оештыру мөмкин булмый, чөнки регионда җитәрлек күләмдәге чимал юк. Союз җитәкчелеген канәгатьләндерерлек карарны Татар нефтьүткәргече идарәсе башлыгы  В. Стрижков тәкъдим итә. Ул экспорт торбаүткәргеченә Татария нефтен җибәрү мөмкинлеге турындагы фикерне җиткерә, моның өчен магистральне  Калейкинодан Куйбышевка (бүген – Самара) кадәр сузарга кирәк.

«Дуслык» торбаүткәргече буенча беренче тонна нефтьне озаткан «Әлмәт» насос станциясен эшләтеп җибәрүдә катнашучыларның истәлекләре 1964 елның 4 ноябре вакыйгаларын күз алдына китерергә ярдәм итә. Ул вакытта  лаборатория мөдире булып эшләгән  А. Гарипова хатирәләренә караганда, ул көнне станциядә эшләүчеләрнең барысы да, станцияне эшләтеп җибәрүне үз күзләре белән күрү өчен,  оператор бүлмәсе тәрәзәләрен сырып ала. Сәгать уклары 10 сәгать 35 минутны күрсәтә, диспетчер пульты янына баскан НСС башлыгы  А. Монасыйпов төп насосларны кушарга боерык бирә.

Насос станциясе бинасын арта барган гүләү биләп ала:  Татариядә табылган нефть әлеге гигант магистраль  буенча Көнчыгыш Европага юл ала.   

Унике ел узганнан соң,  1976 елда , на НПС «Калейкино» нефть суыртып бушату  станциясендә мемориаль такта пәйда була. Анда болай дип язылган: «1964 елның 4 ноябрендә биредән тынычлык һәм дуслык хакына татар нефте юлын алды».

Белешмә:

«Дуслык» - дөньяда иң эре магистраль нефтьүткәргечләрнең берсе. Узган гасырның 60 нчы елларында Идел-Урал нефть-газ районыннан Үзара икътисадый ярдәм советына кергән социалистик илләргә – Венгрия, Чехословакия, Польша һәм ГДРга нефть җибәрү максатында төзелә. Бүген системага (аңа шулай ук 70 нче елларда сафка баскан «Дуслык-2» магистрале дә керә)  8900 км га сузылган торбаүткәргеч (шуның 3900 км Россия территориясендә), 46 насос станциясе, 38 арадашчы насос станциясе керә, аларның резервуар парклары 1,5 млн м³ нефтьне үзенә сыйдыра. Нефтьүткәргеч буенча ел саен 66,5 млн тонна чимал ерак чит илләргә экспортлана, шул исәптән төньяк тармак буенча - 49,8 млн тонна.

Фото: visualrian.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
127
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру