Биеклек хуҗасы – сугыш хуҗасы

Бөек Ватан сугышының атаклы герое Николай Столяров Казанда, Дары бистәсендә туып-үсә. Аңа бронза һәйкәлне үзе исән чагында ук куялар…

«Миннән еш кына һавада үткәрелгән дүрт йөз сәгатьнең кайсысы иң авыры булды, дип сорыйлар, - дип искә төшерә Николай Столяров. – Ничек дип җавап бирергә? Сугыш вакытында җиңел «рейслар» булмый. Безнең штурмовикларны юкка гына «оча торган танклар» дип йөртмиләр иде. Бездән нәрсә таләп ителде соң? Тизлек, маневрлар ясый белү, максатны тиз таба алу. «Биеклек хуҗасы – сугыш хуҗасы», - дип әйтәләр иде авиациядә».

 Ил-2 штурмовигы штурвалы артында Николай Столяров утырганда сугышның хуҗасы кем булачагына хәтта дошман да шикләнми, полкташлары турында әйтеп тә торасы юк. 141нче гвардия авиация полкы командиры Алексей Компаниец үзенең очучысына мондый характеристика бирә: «Иптәш Столяров һәр һава бәрелешендә, кыюлык һәм каһарманлык күрсәтеп, дошманның тере көчләренә һәм техникасына зур зыян китерә белүче менә дигән очучы-штурмлаучы. Тәҗрибәле һәм кыю очучы буларак, һәрвакыт командованиенең иң катлаулы һәм җаваплы хәрби заданиеләрен үтәргә алына һәм, нинди генә кыенлыкларга да карамастан, үзенә йөкләнгән хәрби бурычны җиренә җиткереп башкара».

Компаниец очучыга биргән характеристикасында игътибарны сугыш вакытында күп вакыт исәпкә алынмый кала торган, ләкин бик мөһим булган нәрсәгә юнәлдерә: «Һава сугышлары вакытында аның кеше һәм техника ягыннан югалтулары юк».

Советлар Союзы Героеның беренче Алтын Йолдызын Николай Столяров 1944 елның июлендә ала – дошман авиациясе белән һава сугышларында күрсәткән кыюлыгы һәм каһарманлыгы, Курск дугасындагы,  Днепрны кичкәндәге, Полтава, Кременчуг һәм Кировоградны азат иткәндәге сугышлар вакытында ясалган уңышлы һөҗүмнәре өчен. Икенче Йолдыз – бер елдан соң, Корсунь-Шевченковский, Львов-Сандомир, Берлин һәм Прага өчен барган операцияләрдә хәрби заданиеләрне үрнәк булырлык дәрәҗәдә башкарганы өчен.

Сугыш елларында Николай Столяров немец позицияләренә һөҗүм итү, аларны юкка чыгару өчен 185 мәртәбә һавага күтәрелә. Шәхсән берүзе дошманның 8 самолётын, 52 танкын, 24 артиллерия батареясын, 200дән артык автомашинасын һәм бик күп тере көчен юкка чыгара. 1941 елда 20 яшьлек тәҗрибәсез кече лейтенант буларак сугышка кергән очучы өчен гаять уңышлы исемлек. Очучыларны тизләтелгән темпларда (сигез айдан да азрак вакыт эчендә) әзерләүче хәрби-авиация мәктәбен тәмамлаган егет өчен...    

Николай Столяров Казанда  1922 елның 22 маенда туа. Гаиләсе шәһәр читендәрәк, Дары бистәсендә яши. Ул үскән өйне – искереп, җиргә үк сеңгән ызбаны - әле күптән түгел генә Киров районындагы тыйнак кына Лебяжье тыкрыгында күрергә була иде. Николай урта мәктәпне дә биредә - Киров районында тәмамлый. Параллель рәвештә аэроклубта укый һәм очучы таныклыгын ала. Сугыштан соң инде Столяров туган шәһәренә әйләнеп кайтмый  – Хәрби-һава академиясен тәмамлап, Мәскәүдә яши һәм эшли.

Туган ягында, Казанда, 1953 елда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Николай Столяровның бронза бюстын урнаштыралар. Һәйкәлнең авторы – Мәскәүдәге Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенә керү юлын бизәп торучы «Эшче һәм колхозчы хатын-кыз» ансамблен иҗат иткән Вера Мухина.    

Фото: regnum.ru, tatfrontu.ru 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
86
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру