«Безнең очучылар ун тапкырга көчлерәк домшан  белән дә алышка керә иде…»

​​​​​​​Сугышның икенче көнендә, немец авиациясе һөҗүменнән соң, Ковель янындагы аэродром юк ителә: безнең самолетлар хәтта һавага да күтәрелә алмый кала. Канлы бәрелештә исән калган башка очучылар белән бергә Григорий Павлов яңа хезмәт урынына җәяүләп барып җитә. Ике ел үткәч, 1943 елның 2 сентябрендә ул Совелар Союзы Герое була...

 

Авыл малае – Григорий Керасин авылында туган (хәзер Татарстанның Биектау районы) – һава очышларына юлламаны Казан аэроклубында ала. Сугыш башланганда, ул лейтенант була. Безнең очучылар Герингның оста очучылары биргән сабакларны тиз үзләштерәләр. Немецлар Ковель янындагы аэродромны тар-мар итеп, өч көн узуга Павлов үзенең беренче “мессер”ын бәреп төшерә - дошман машиналарыннан тизлеге белән дә, коралланышы белән дә калыша торган И-153тә, каты алышта.

Дүрт ел сугыш дәвамында Григорий домшанның 25 самолетын бәреп төшерә: 16сын – шәхсән үзе, 9ын – төркеме белән бергәләшеп. Җиңүдән соң Хәрби Һава академиясен, аннан соң Генераль штаб Академиясен тәмамлый. Отставкага генерал-лейтенант булып, Төньяк-Кавказ хәрби округының Хәрби Һава Көчләре командующие вазифасыннан китә.

Гомеренең соңгы елларында Григорий Павлов Киевта яши, “Сугышлы һавада” дигән хатирәләр китабын яза. 1995 елда “Украина” нәшрияты китапны басмага әзерли, ләкин китап дөньяга чыкмый кала. Нәшрият, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә игътибарлырак булырга киңәш итеп, кулъязманы авторга кире кайтара. Озакламый Григорий Родион улы якты дөнья белән хушлаша...

Кулъязманы берничә ел гаиләдә саклыйлар, җиде ел узгач, аның өзекләре “Хәрби-тарихи журнал”да басыла, аннан соң кайбер бүлекләре “Республика Татарстан” газетасында дөнья күрә.

ХХХ

Григорий Павловның «Сугышлы һавада» китабыннан:

 «Юнкерслар» һәм «мессершмиттлар» кырдырып оча торган түбәнлеккә кадәр төшеп, пикега китәләр һәм аталар иде. Мин аэродром чикләренә казылган ярыкларга ташландым. Баш өстеннән генә үкереп-улап, дошман истребителе очып үтте, пулемет-пушка чираты очучылар яшеренергә өлгергән ярыкларга туры килде. Һавадан ул ярыкларга ату җиңел иде. Әлеге уйланмыйча эшләнгән качу урыннарының файдасызлыгын аңлап, күпләр аннан сикереп чыгып, үлемнән качарга тырыша иде. Әмма гитлерчылар ялгызы гына йөгергәннәргә дә аталар. Бер генә юл калды – җиргә ятарга да тәкүдиреңне көтәргә. Берничә минуттан барысы да бетте. Бары тик төтен һәм сөрем эчендә кан һәм янып бетеп барган самолетлар гына әле генә булып узган фаҗига турында сөйли.

Безнең күпләребезгә, пуля тимәгәннәргә, бу фаҗига сугышның коточкыч рәхимсезлеген ачып салды, ваемсызылык өчен әче үч алды. Авиаторлар немецларның аэродромда самолетларның күпләп туплануын махсус көтеп торуын һәм шунда гына һөҗүм ясавын аңлый иде. Июньнең кыска төне фаҗигале киеренкелектә үтте. Кешеләр йокы һәм ял турында онытты - аның кайгысымы? Янгын сүндерәбез, яралыларны җыябыз, һәлак булганнарны җирлибез. Алга таба ни булыр дип уйлыйбыз. Без җиңәчәгебезгә ышана идек, аның хакына гомеребезне дә бирергә әзер идек. Әмма сугышта дошманны җиңәр өчен тагын бик күпне белергә дә кирәк иде әле...

...Без Коськов, Варваровка, Врублевка, Тирановка аэродромнарын, Шепетевка тимер юлы төенен сакларга, 148 нче бомбардировка полкын озатырга, һава разведкасын алып барырга, дошманның җир өсте гаскәрләрен штурмга тотарга, дошман самолетларын тотып барырга тиеш идек. Безнең очучылар ун тапкырга көчлерәк домшан  белән дә алышка керә иде. Гитлерның бер шәп очучы сорау алу вакытында болай дип кычкырды: “Сезнең очучылар акылдан шашкан! Көчләр шул дәрәҗәдә тигез булмаганда да аны-моны уйламыйча һөҗүмгә ташланалар!

“Мессершмитт”ның “Чайка”дан өстенлеген (тизлектә, вертикаль маневр ясаганда, ут ачканда) мин беренче һава алышында ук сиздем. Өч звено белән ( тугыз И-153 “Чайка” самолеты) без Славута, Острога, Ровно районына гаскәрләрне ышыкларга чыктык. Болытлар астына терәлеп диярлек ябык саф белән барабыз. Алай уңайлырак: җир дә, күк тә яхшы күренә. Кинәт һөҗүм итәргә исәпләп, дошман бомбардировщикларын көтәбез. Болытлар арасындагы яктылыкта мин “мессершмиттлар” төркемен күреп алдым. Алар, парларга бүленеп, дүрт-биш мең метр биеклектә һаваны күзәтә.

Санап чыгардым: унике. Безне күрерләрме? Безнең биеклек – 2000 метр. Тактик яктан дошман сиңа өстән һөҗүм иткәндә, отышлы түгел. Әмма шул ук вакытта “мессершмиттларга” таба биеккә да менә алмыйбыз – тизлек югала да ни көтәсен күз алдына да китереп булмый. Әмма безнең звеноларның әйдәүчесенә өстебездә унике “мессершмитт” бар дип ничек хәбәр итәргә? Радио юк. Күрә микән ул алалрны? Алгарак чыгып, кулым белән өскә күрсәтәм, канатларны тирбәлдерәм. Әйдәүчебез баш селки: “Дошманны күрәм”. Очышны биремдә каралганча,  “еландай” итеп дәвам иттерәбез. Максатыбыз – бомбардировщиклар. Куып таратырга, безнең гаскәрләр өстен бомба ташларга мөмкинлек бирмәскә.

“Юнкерслар” һәм “хейнкельләр” совет истребительләренең кыюлыгы белән таныш иде инде. “Мессершмиттлар”ның болытлар артыннан безне алышка кертеп, пикечыларына юл ачарга йөрүләре түгелме? Болытлар куенына сеңәбез һәм әлегә күренми торган булып калабыз. Хачка охшашлы куркыныч күләгәләр безнең аста күренеп ала – ике “мессершмитт” кара-каршы курсларга үтеп чыга алган.

Икенче пар ян якта күренеп алды да өскә таба китте. Барысы да ачыкланды: болар - һава разведчиклары. Хәзер алар радио аша һөҗүм төркемен чакырачак һәм алыш башланачак. “Мессершмиттлар” болытлар артыннан килеп чыкты да түбәнгә үтте һәм зур тизлектә һөҗүм итә башлады. Безнең әйдәп баручы үзенең маневр ясый торган “Чайка”сын ташлап, маңгайга маңгай ташланды. Без аның үрнәгенә иярдек. Һәм менә безнекеләр һәм дошман истребительләре котырган өермәдә бөтерелә башлады. Минем “Чайка”ның “Мессершмитт”ныкына караганда вираж радиусы азрак булса да, аның койрыгы янында әйләнә. Берничә тапкыр дошманның сынына төзи алдым, әмма безнең очучылар “арык” дип йөрткән Ме-109 самолеты күз алдында эри, тизлеге хисабына миннән кача.

Пулемет чиратлары пространствода сүнеп кала. Мин самолетның борынын өскәрәк чөеп, тоткарлау утына күчәм. Бер “арыгы” минем һөҗүмнән өскә ыргылып, тоткарлау утына дучар булды һәм болытларга таба күтәрелде, анда аны икенче пулемет трассасы каршы алды – аны безнең очучыларның берсе ачкан иде, һәм ул утлы агым   ярып үткән кебек итте дә шартлады. “О, җиңү мизгеле!” – дигән шатлыклы уй йөгереп үтте баштан.

Шул мизгелдә минем кабина өстендә утлы кызыл шнурлар ялтырап китте. Мин кискен хәрәкәт белән идарә тоткасын алга эттем, “Чайка” аска томырылды, мин чак кына кабинадан чыгып очмадым, ә “Мессершмитт” өстәнрәк үтеп китте. Мизгел эчендәге реакция мине үлемнән коткарды. Секундның кайсыдыр бер өлешендә искәреп калмасам, дошман трассасы минем самолетны кисеп үтә иде. Моннан тагын бер нәтиҗә ясадым: җиңү тәменә исереп, алышта саклык турында онытырга ярамый. Җиргә таба якынлашкач, мин самолетны пикедан чыгарганда, өскә таба карадым, әмма ни гаҗәп, беркемне дә күрмәдем. Гитлерчы мине юк иттем дип уйлап киткән иде инде, күрәсең...”

Фото: Усад урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогы Татьяна Коробкованың "Советлар Союзы Герое Павлов г.р." презентациясеннән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
30
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру