Асия, Мәрьям һәм Маруся Фәйзулла кочагында

Бервакыт Фәйзулла Туишев концертын караганнан соң,  атаклы цирк артисты,  дрессировщик Владимир Дуров аңа болай дип яза: «Мин сезнең кулларыгызда гармун ничек тыңлаучан булган кебек, кулларымда төлкеләрнең һәм мәчеләрнең дә шулай тыңлаучан булуларын теләр идем».

Әлеге гармунчы-виртуозның чыгышлары, чыннан да, матур цирк шоуларына охшаган була. Туишев халык уен коралында бик оста уйнап кына калмый, чыгыш ясау вакытында тылсымчыдай гармун арты гармунны алыштырып тора, бер үк вакытта уйный торган көйләрен мизгелгә дә туктатып тормый. Шырпы тартмасыннан бераз гына зуррак уенчыктай кечкенәсеннән алып, концертлар өчен ясалган зурракларына кадәр -  әлеге гармуннар маэстро кулында искиткеч аһәңнәр чыгарып, залны моңга күмә.

Фәйзулла Туишев Казанга  1926 елда килә, 1937 елда  Татар филармониясендә гармунчылар ансамбле оештыра, ә ике елдан соң халык уен коралларында башкаручыларның бөтенсоюз конкурсында икенче урынны ала. Ләкин дөньякүләм танылу аңа кадәр бик күп алдан, бөтен илне гастрольләр белән гизеп чыканнан соң һәм Япония, Кытай, Корея, Көньяк Америка халкын  үзен алкышларга мәҗбүр иткәннән соң килгән була инде. Әле революциягә кадәр үк, Шаляпин җырлаган концертта чыгыш ясап, бөек җырчыдан мактау сүзләре ишетә. Аның белән дуслаша һәм хәтта гастрольләргә йөри.  

Энциклопедияләргә һәм белешмәлекләргә  Фәйзулла Туишев беренче татар профессиональ гармунчысы буларак кереп кала. Әмма халык күңелен яулаган  атаклы музыкант һөнәри белемгә ия булмый. Уникаль музыкаль ишетү сәләтенә ия булган Фәйзулла Туишев бервакыт урам музыкантларының ярминкәдә чыгыш ясауларын күрә, күргәннәреннән тәэсирләнгән малай мөстәкыйль рәвештә гармунда уйнарга өйрәнә. Ул үзе дә беренче мәртәбә ярминкәләрдә, балаганнарда  чыгыш ясый, үзенең осталыгын камилләштерә.  «Минем укуларым карусельләрдә үтте. Карусель – минем өчен консерватория дә, музыка техникумы да», - дип сөйли соңрак Фәйзулла Туишев үзе.

 Замандашлары Туишев концертларының бер-берсенә охшамавы турында сөйли, музыкантның чыгышлары һәрвакыт ипровизициягә бай була. Ул үз әсәрләрен дә башкара. Туишев утыздан артык музыкаль әсәр, шулай ук  инструменталь пьесалар яза. Иң танылганнары - «Халкыма», «Ике туган», «Дустыма»...

«Аның концертлары ике бүлектән тора иде. Беренче бүлектә ул татар милли костюмыннан, алтын белән чигелгән түбәтәйдән, камзулдан һәм читектән чыга. Һәрвакыт зәвык белән киенә, матур ир-ат - тамашачы аны бик ярата. Беренче бүлектә бары тик татар көйләрен генә башкара, - дип искә төшерә  ТАССРның халык артисты  Хәким Сәлимҗанов. – Икенче бүлектә ул рус милли киемен кия һәм рус халык әсәрләрен, чит ил композиторлары әсәрләрен башкара».

Фәйзулла Туишев үз кулында оркестрга әверелгән гармуннарны җыя. Аларның һәрберсенә һичшиксез берәр хатын-кыз исеме бирә. Анда Асия дә, Мәрьям дә, Маруся да була... Һәм һәр гармунның үз тарихы... Музыкантның тупланмасында 50 дән артык инструмент була – концерт баяныннан алып, бик кечкенә гармунга кадәр.

Бүген Татарстан Республикасы  Милли музее тупланмаларында Фәйзулла Туишев коллекциясенә кергән 17 гармун саклана.

Белешмә:

Фәйзулла Туишев, беренче татар профессиональ гармунчысы, гармунчы-виртуоз.  1884 елның 19 декабрендә  Самара губернасы Мәләкәс өязе Түгел Бага авылында туа. ТАССРның халык артисты. Татар музыка сәнгатендә махсус язылган гармоника партиясен башкарган беренче артист була («Галиябану» драмасына Салих Сәйдәшев язган көй, Казан, 1920 ел).

Фото: wiki-org.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2190
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру