«Алтын Урда» мәдәнияте белән сокландыра

2005 елның 23 августында «Казан Кремле» музей тыюлыгы территориясендә Дәүләт Эрмитажының Россиядә беренче филиалы ачыла.

Ачылыш тантанасында Дәүләт Эрмитажының генераль секретаре Михаил Пиотровский әйткәнчә,  Татарстан башкаласында «Эрмитаж-Казан» үзәген ачу Россиянең күп кенә музейлары арасындагы хезмәттәшлекнең яхшы үрнәге булып тора. Үзәкнең «Алтын Урда: тарих һәм мәдәният» күргәзмәсе белән ачылуы да символик әһәмияткә ия. Бу Алтын Урдага багышланган мондый масштабтагы беренче  экспозиция. Аның тарихы беренче мәртәбә дөнья мәдәнияте, дөнья цивилизациясе процессында күрсәтелә. «Күргәзмәдә тәкъдим ителгән гүзәл мәдәният һәйкәлләре, күзләргә ял биреп кенә калмыйча, уйлануларга да этәрә», — ди Михаил Пиотровский.

Экспозициядә - моңа кадәр Дәүләт Эрмитажы һәм Россиянең башка музейлары тупланмаларында сакланган  сигез йөздән артык экспонат ул. Алар арасында — җүчи хәрби культурасына караган иң иртә (XIII гасыр) һәйкәлләр: алтыннан һәм алтын йөгертелгән көмештән билбау җыелмалары, латунь һәм көмеш  инкрустацияле кораллар, ат иярләү бизәкләре. Күргәзмәдә урын алган гаять бай материал Урта гасырлар чоры Көнчыгыш Европасының иң эре дәүләтләренең берсенең тарихы, Алтын Урданың Византия, Кытай һәм башка илләр белән элемтәләре турында сөйли. Эрмитаж үзәгенең ачылыш көне Михаил Пиотровскийның Көнбатыш Европа мәдәнияте контекстында ислам мәдәнияте турындагы гавами лекциясе белән тәмамлана.

Фото: kazan-kremlin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
41
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру