Агыла да болыт агыла…

Әдәби тәхәллүсен шагыйрь үзенең дуамал-ярсу холкы белән аерылып торган бабасы хөрмәтенә ала.

Булачак шагыйрь Хәсән Туфан (туфан – ташкын, өермә-буран) 1900 елның 9 декабрендә Аксубай районы Иске Кармәт авылында туа. Тимерче гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән бала инде 14 яшендә бакыр мәгъданнарын чыгаруда эшли – нинди поэзия ди монда! Әмма соңрак язмышына әһәмиятле борылыш туры килә. Хәсән Уфадагы атаклы   «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Ә әдәбиятны анда Галимҗан Ибриһимов үзе укыта! Ә яшь шагыйрь Шәехзадә Бабич аның иң якын дустына әверелә! Хәзер инде татар поэзиясе белән җитди “авырый башлаган” Хәсән Туфанның шигърияттә нинди урын билисен көтәсе генә кала.

Озак көтәргә туры килми. Ул егерменче еллар уртасында татар шигъриятенә өермәдәй, туфандай килеп керә һәм  бөтен кануннарны, традицияләрне җиңел генә бозып, үз юлын таба. Тәнкыйтьчеләр һәм укучылар аның иҗаты турында бәхәсләшәләр. Кемдер аның иҗатында Маяковскийга охшашлыкны күрә, кемдер, киресенчә, бик лирик, Есенинга хас интонацияләрне отып ала. Хәер, тегеләре дә, болары да хаклы.

Инде татар поэзиясендә яңа исем пәйда булуы аңлашылса да, Туфан үзен эзли. Аның лирик шигырьләрен инде көйгә салалар, «Бибиевләр», «Урал эскизлары», «Ике эпоха арасында» дип аталган лирик-эпик поэмаларын исә татар әдәбиятында революцион алгарыш дип атыйлар.

«Революционер»ның үзенә исә ул вакытта әле утыз да тулмаган, ләкин йолдыз атылгандай башланып киткән поэзия юлында инде иҗади кризис көтеп тора. Аңардан элеккеге тау эшчесе үз рецепты буенча дәвалана: барысын да ташлап, ил гизәргә чыгып китә. Кавказ, Урта Азия… Җилкәсенә биштәрен аскан Туфан аларны җәяүләп йөреп чыга, тамак хакына ялланып эшләп тә ала. Һәм яңа иҗади күтәрелеш өчен көч, тәэсирләр туплый.

1930 нчы еллар башында Хәсән Туфан – «Совет әдәбияты» әдәби-нәфис басмасының җаваплы секретаре һәм плакат стилен хәтерләткән пролетар поэзиядән нык аерылып торган нечкә, ихлас лирик шигырьләр авторы. Тик беренчесен кулаклар шагыйре Сергей Есенин иҗатын инде тыярга өлгергән хакимияттәгеләр  яклый һәм хуплый...

Туфанга чират 1937  елда җитә. Аны Язучылар берлегеннән чыгаралар, иҗатын басмыйлар, эшсез калдыралар. Үзенең коллегаларының күбесеннән аермалы буларак, атмыйлар һәм хәтта утыртмыйлар да. Ике елдан соң, репрессияләрнең коточкыч дулкыны бераз тынганнан соң, хәтта яңадан бастыра да башлыйлар. Ләкин бик тиздән палачларның тын алу өчен генә  туктап  торулары ачыклана.  

Аны 1940 елның 18 ноябрендә кулга алалар. Җәзалыйлар, кыйныйлар, тәүлек әйләнәсе сорау алулар оештыралар. Үзен халык дошманы һәм чит ил разведкасы агенты итеп тануын таләп итәләр.   Алдан ук әзерләп куелган «җинаятьтәшләренең» исемлеген раславын, кул куюын таләп итәләр. Тик ул нык тора, сынмый, беркемгә дә яла якмый. Газаплаулар вакытында акылдан язмас өчен, бертуктаусыз шигырь юллары кабатлый...

Аны атарга дип хөкем итәләр. Ике елдан соң, җәзаны лагерь срогы белән алыштыралар. Сугыш вакытында  ул  фронтка, штрафбатка җибәрүләрен сорап гариза яза – рөхсәт итмиләр.  Туфан  Сталин ГУЛАГында ачлыктан, коточкыч авыр хезмәттән әкрен генә сүнә, ләкин кинәт кенә азык-төлек салынган посылкалар ала башлый.

“Агыла да болыт агыла

Таулар аша Казан ягына;

Тәрәзәгә чиертер дә яңгыр

Нәрсә әйтер туганнарыма?!

...Агыла да болыт агыла”, - дип яза җаны әрнегән шагыйрь 1951 елда.

Азат ителгәннән соң, 1956 елда, Туфан шуны беләчәк: хатыны, Луиза Салиәскәрова, эшсез калгач, ачтан интегә, әмма иренә посылкаларны салу өчен, кан биреп йөри… Ул Туфан кайтырга бер ай кала вафат була...

Лагерьларда узган 16 ел аңардагы шагыйрь җанын үтерә алмый. Тик хәзер аның лирик шигырьләреннән тәҗрибә, зирәклек, сагыш аңкый.

“...Яхшы ата, яхшы аналарның

Яман түгел баласы идек.

Яманлыкның күзенә баса-баса

Уңышларга барасы идек.

Һәм халыкның җылы зур җанының

Рәхмәтләрен аласы идек..

Кемгә тидек?

Кемне рәнҗеттек соң?

Безне кем соң шулай каргады?

Сак белән Сок кебек моңаябыз,

Арабызда – сагыну таулар..", - дип ачыргалана шагыйрь үзенең бер шигырендә.

Азат ителгәннән соң, язмыш әле аңа тагын чирек гасыр – тулы бер иҗат гомере бүләк итә.    

ХХХ

Рафаэль Хәкимов Хәсән Туфан турында:

«Без дачада күршеләр идек. Туфанның  участогы башкаларныкыннан нык аерылып тора. Бернинди культуралы үсемлекләр дә үсми. Кыргый үлән кыры. Чүп үләннәре рәхәтләнә. Әрекмән, кычыткан һәм урман чәчәкләре котырып үсә. Өй тирәсендә сыерчык оялары. Хуҗа үзе әмәлләгән эскәмиягә утырып, тирә-як белән хозурлана. Күрше-күлән кыяр, помидор, җиләк-җимеш уңышы өчен борчыла. Туфан шигърият дөньясында яши. Аның шигарен бик гади генә билгеләп булыр иде – җиһан бары тик аның матурлыгын шигырьләрдә сурәтләү өчен генә яши. Төнге күкне күзәткәндә ул миңа тормышның мәгънәсен әнә шулай аңлата иде. Ул табигать, галәм, материя, юл кырыенда үсеп утырган ялгыз миләүшә чәчәге белән сөйләшә. Туфан 20 нче еллар буынын безнең вакыт белән бәйләде. Ул вакытсызлык чоры аша күпер салды. Бервакыт Сибгат Хәким болай дигән иде: «Без киткәч, шабашниклар гына калачак». Каты әйтте, әмма шулай булды да. Туфан шигърияттә дә, тормышта да самимилек, тәмгысезлек үрнәге булып калды».

Фото: yalkyn.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2166
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру