ТАССРның 100 еллыгын каршылап

Римма Афзалова

Быел ТАССР төзелүгә 100 ел тула. ТР ПРезиденты Рөстәм Миңнеханов 2020 елны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан итте. Республиканың юбилей елы Мөслимдә тантаналы төстә ачылды.

Тантаналы чарада катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. “Татарстанның дөнья күләмендә үз урыны бар. 100 еллык тарихыбызны барлап, бердәмлегебезне югалтмыйча, һәрберебез Ватанабызга хезмәт итеп яшәсәк иде”, – диде ул. Рамил Муллин фидакарь хезмәтләре, республикабыз һәм районыбыз үсешенә керткән өлешләре өчен бертөркем райондашыбызга “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесен тапшырды.

Салих Сәйдәшевның “Совет армиясе” маршы астында сәхнәгә бертөркем халык агыла башлады. Шинельле затлар, халык комиссарлары Татар автоном совет социалистик республикасы төзелүе турында игълан итте. Халык хәбәрне, “Урраа!” кычкырып, сөенеп кабул итте. Яңа оешкан татар республикасын авыл яшьләре “Без кабызган утлар сүнмәс алар” җыры белән сәламләде.

Сәхнәгә Мөҗәһит Әхмәтҗанов чыкты. “20нче елларда яңа тормыш корабыз дип дәррәү күтәрелгән рух 30нчы елларга бәрелеп челпәрәмә килә, – дип башлады ул сүзен. – Бер яктан карасаң, иҗади берләшмәләр оеша, ләкин шул ук вакытта күренекле татар зыялылары рәхимсез рәвештә дөньялыктан сызып ташлана. Тарихны үзгәртеп булмый, тарихтан сабак алырга гына кала”. Аның фикерен Моряк Йосыпов дәвам итте: “Алда безне зур сынаулар көтеп торды. Бөек Ватан сугышында безнең халык, Советлар Союзының һәр кешесе кебек, үзен аямыйча сугышты. Советлар Союзы геройлары исемлегендә татарлар дүртенче урынны алып торалар”. Шул рәвешле районыбызның күренекле шәхесләре Тәзкирә Низамиева, Роза Низамова, Рушат Солтанов республика, район тарихын барлады, бүгенгесенә бәя бирде. Чыгышлар Миргарифан Ханнановның, “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбленең җырлары белән үрелеп барды. Чарада катнашкан һәркем республикабызның, районыбызның данлы үткәне, яулаган урыны белән горурлануын белдерде.

Римма Афзалова

Автор фотосы.

 

541
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: