Хезмәт батыры республикабыз белән яшьтәш

Рәзимә Кашапова

Якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Мария Николаевна Хөснетдиновага, исән булса, быел 100 яшь тулган булыр иде.

Ил каһарманнары арасында зәйлеләрнең дә булуы куанычлы.  Алар -  якташларыбыз, Советлар Союзы каһарманнары  Григорий Ларионов һәм Николай Майков, Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильев, Хезмәт даны орденының тулы кавалеры Мәсгуть Гыйльфанов һәм Социалистик Хезмәт каһарманы Мария Хөснетдинова.

Мария Николаевна Хөснетдиновага, исән булса, агымдагы елның  10 маенда  100 яшь тулган булыр иде.  Социалистик Хезмәт каһарманы республикабыз белән бер яшьтә, димәк.  

Кеше китә, үзеннән соң матур эш-гамәлләре кала. Мария Николаевна авыл, район, республика гына түгел, ил тарафыннан таныла. Ул тумышы белән  Сарсаз-Баграж авылыннан. 1936 елда VIII классны тәмамлаганнан соң, Казанга укытучылар курсына укырга җибәрелә, соңрак читтән торып Алабуга педагогика училищесын тәмамлый. 1941 елдан Аксарда башлангыч сыйныфлар укыта.

Укытучы кыздан җитәкчегә

Шанлы сугыш еллары... Аның беренче елында ук хезмәткә яраклы ир-атлар фронтка китеп бетә. Атларга кадәр фронтка озатыла. Бөтен тормыш агышы тамырдан үзгәрә. Фронтта сугыш-бәрелешләр булса, тылда колхозның бөтен эше яшүсмерләр, хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Тылда укытучыларга төптән җигелергә туры килә: алар  балалар укыта, фронт өчен дип, колхоз басуларында, фермаларда   эшли, авылдан-авылга йөреп агитация эшләре алып баралар, клуб-басуларда фронт хәлләрен аңлаталар. Шанлы сугыш чорында авыл халкына өчпочмаклы кара мөһерле хатлар килеп тора. Мария шундый хат килгән гаиләләрнең кайгысын уртаклаша. Шул рәвешле, укытучы кыз сугыш елларын аксарлылар белән лаеклы уза. Һәм моның  белән авыл кешеләренең хөрмәтен казана.  Аксарлылар шуңа да  аны яратып, үз итеп Мәрьям, дип йөртәләр.

Биредәге мәктәптә 14 ел эшли ул. Аксар егете белән гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. 1950 елда аны аксарлылар авыл Советы рәисе итеп сайлап ялгышмыйлар. Чөнки җитәкче булганда аның оештыру сәләте тулысынча ачыла. Бу чорда “Кызыл Октябрь” колхозы районда алдынгы колхозлардан санала. Аның белән үз эшенә бирелгән Шаһиморза Шәвәлиев җитәкчелек итә. Колхоз рәисе авыл Советы рәисе белән тыгыз хезмәттәшлектә, фикердәш булалар. Шулай бербөтен  булып эшләгәндә генә  нәтиҗәле хезмәткә ирешеп була бит. Рәисләр алдында иң мөһим эш итеп авыл халкының яшәешен  яхшырту бурычы тора. Шулай итеп, ел саен аксарлыларга шактый йорт салына.  Башлангыч мәктәп, 1973 елда урта мәктәп, авыл уртасында биниһая матур мәдәният йорты төзелә. Иң мөһиме - халыкның тормышы яхшыра. Аксар хәтта илдә иң төзек авыл җирлеге исеменә лаек була.   Авылны социаль үстерүдәге уңышлары өчен Мария Хөснетдинова ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Хуҗалыкта продукция җитештерү нык үсә. Әлеге күрсәткечләр белән колхоз районда гына түгел, респуб-лика, илкүләмендә дә уңыш-казанышларга ирешә.

Менә ичмаса бригадир!

Колхозларны эреләндерү чоры...  Өч хуҗалык - “Кызыл Октябрь” (Аксар),  “Красный передовик” (Иске һәм Яңа Тәкмәк, Бүре-Сарай), Пушкин исемендәге (1, 2, 3нче Бөгелде, Перцовка)  колхозлар XXI партсъезд исемендәге колхоз булып берләшә. Һәм  Мария Николаевна үзен әлеге колхозның Аксар комплексы бригадасына бригадир итеп билгеләүләрен сорый. Ә әлеге хезмәт үтә җаваплы, оештыру сәләтен сорый. Өстәвенә, колхозчылар белән уртак тел табу, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү нечкәлекләрен белү зарур. Укытучы, партия оешмасы секретаре булып эшләгән Мария Хөснетдинова   халык белән уртак тел таба белә. Бригадир эш дип яна: басу-кырлар, фермалардан кайтып керми.  

-1960нчы ел башында хуҗалык итү исәбе элементлары керә башлап, звенолар оештырылды. Без Мария Николаевна белән механизаторларга  агропаспортлар ясаттык. Анда эш төрләре, аның күләме, сыйфаты күрсәтелеп, билге куелды. Моны бригаданың сыйфат  комиссиясе башкара  иде. Механизаторлар ике сменада эшләделәр, сыйфат комиссиясе, исәп алучы белән бергә, эшне кабул итеп, билге куялар иде. Агропаспорт нәтиҗәсендә хезмәткә түләү башкарылды. “3”ле билгесенә - норматив, ”4”легә – 10, “5”легә 20 процент өстәмә түләнде. Бу алым бригада өчен зур этәргеч булды. Моның нәтиҗәсе буларак, бригадада орденга ия булган механизаторлар артты. Алар - терлек азыгы әзерләү звеносы җитәкчесе Ризатдин Бәдретдинов, чөгендерче Вәлиәхмәт Хуҗин, Ильяс Зиннәтов,   Эльбрус Тәхаутдинов,     комбайнчы  Шәйхенур Камалиев, Фаздал Зәйнуллин, тракторчы Тәльвирт Бәдретдиновлар, -ди Рәфкать Шәвәлиев.

Мария Николаевна колхоз табышка эшләсен дип булдыра алганның барысын да эшли һәм моның белән авылдашлары арасында ихтирам казана.  Иң беренче эш итеп эшчәнлегендә игенчелек тармагын үстерүне өстенлекле итә. Моның өчен ул төрле алымнар куллана: органик ашламаны бер ел тотып, чиста пар җиренә чыгарта. Аннан бу басуларга көзге культуралар, чөгендер чәчелә. Шул рәвешле, бу схема нәтиҗәле уңышка китерә.  Һава шартлары начар булган 1964 елда аның бригадасы бөртеклеләрдән гектарыннан - 14, чөгендердән – 178 центнер уңыш, кукуруздан 156 центнер  яшел масса җыеп ала. Болар  елына карата яхшы уңыш санала. Алай гына да түгел,   Мария бригадасы бөртеклеләрне җыюны беренчеләрдән булып тәмамлый һәм моның белән икмәк сату планын үти. Аның бригадасы даны СССР халык казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) кадәр барып ирешә. Мария Хөснетдинова әлеге дәрәҗәле күргәзмәдә катнаша һәм көмеш медальгә лаек була.

Бригадир Хөснетдиновага, әйтерсең,  канатлар куялар: ул алдагы  эшчәнлегендә терлекчелек тармагын      ныклы игътибарга ала. Иң беренче эш итеп терлекләрнең баш санын арттыра, аларның продуктлылыгын  күтәрә. Хөснетдинова бригадасы колхозның калган өч бригадасы җитештергән кадәр продукция   җитештерә. Бригада белән бергә эшләгән белгеч Раиф Шәйхиев, сыер савучылар Фәрхенур Мәрданшина, Кәүсәрия Вильданова, Фәридә Гайнетдинова, дуңгыз караучылар Гөлчирә Фатрихова, Шәйхетдин Сәхабиев, Мирзыян Закировлар хезмәте аша  зур уңышка ирешә.  Иген уңышы тора бара гектарыннан - 20, ә кайбер участокларда 30 центнерга кадәр җитә.

Авылда тормыш кайный – механика остаханәсе, ындыр табагы, складлар төзелә, тегермән эшли башлый. Шулай итеп, бригада уңышы республикага таныла.   Тырыш, эшкә үҗәт бригадир Мария Хөснетдинова  КПССның XXIII съезды делегаты итеп сайлана.  1966 елның  23 июнендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен аңа Социа-листик Хезмәт каһарманы исеме бирелә.
                              
Үзе төзегән объект диварында - истәлек билгесе

Аксарда моннан дистә ел элек зур вакыйга булды: авыл мәдәният йортына  Социалистик Хезмәт каһарманы Мария Хөснетдинованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан  истәлек тактасы куелды. Аксакаллар шурасы район башлыгына данлыклы бригадир, Социалистик Хезмәт каһарманы исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыга һәм истәлек билгесе куела. Мария Николаевнага Социалистик Хезмәт каһарманы исеме бирелсә, авылның 25ләп кешесе орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Шул рәвешле, истәлек тактасы куелу -  хезмәт кешесен данлау, хезмәткә дан  җырлау ул. Әлеге тактага каһарманның фотосурәте куелып, анда авыл мәдәният йорты Мария Николаевна Хөснетдинова башлангычы белән 1969 елда төзелде, дигән сүзләр язылган. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге көндә әлеге мәдәни учакта зур төзекләндерү эшләре бара. Тиздән ул яңарып, тагын да төзекләнеп ишекләрен ачачак.
Тормыш юлын Аксар авылы, авыл хуҗалыгы, район, илгә хезмәт итүгә багышлаган легендар шәхес Мария Хөснетдинова зәйлеләр хәтерендә озак сакланыр.

"Зәй офыклары"

844
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: