История №99: Минем кадерле әбием

Радик Хазиев

Илебез олы вакыйганы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 еллык Җиңү бәйрәмен каршыларга җыена. Бу бәйрәм канлы күз яшьләре, бик күп югалтулар, зур тырышлык һәм батырлыклар бәрәбәренә яулап алынган. Әлеге бәйрәмнең төп каһарманнары –безнең хөрмәтле ветераннарыбыз һәм сугыш чоры балалары. Бүгенге тыныч көннәр, аяз күкләр өчен без аларга чиксез бурычлы.

Минем яраткан әбием –әниемнең әнисе Садретдинова Мәүҗидә Габделгалим кызы да сугыш чоры баласы. Аның да нәфис иңнәренә әлеге шомлы елларның әрнү –сагышлары камчылары шактый төшкән. Бәла өстенә бәла булып, көтмәгәндә аларның нигезен олы кайгы шакыган. 6 баланы ятим калдырып әниләре авырып вафат булган. Әнисенең күкрәк җылысында иркәләнер чагында әбием ул наздан да мәхрүм калган. Гайләгә әтиләре үги әни алып кайткач, хәлләр тагын да катлауланган. Чөнки, үги ана балаларга ачык йөз күрсәтергә ашыкмаган. Ачлы –туклы балалар кайда черек кәлҗемә ашап, кайда кычыткан, кукы, балтырган ашап җан асырый. Үги ана көенә килгәндә балаларга бәйрәм кебек була. Тик андый чаклар гына аз була шул, кызганычка каршы.

Әбием кечкенәдән яшәү өчен көрәшергә өйрәнә. Тормышка теше-тырнагы белән чытырдап ябыша. Укырга, ызарга, аш-су пешерергә, кул эшләренә өйрәнә. Туганнары тырышлыгы белән Казан шәһәренең киномеханиклар әзерләүче уку йортына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлый. Аның 46 елын шул игелекле хезмәткә багышлый, авыл клубларында халыкка кино күрсәтә. Зернотокта заведующий булып эшли. Аның тырыш хезмәтен җитәкчеләр дә күреп, мактап тора.  Бик күп грамоталар, рәхмәт хатлары, хезмәт ветераны медале –шуның ачык дәлиле. Әбием әле почетлы донор да. Кан биреп ул күп кенә кешеләргә ярдәм кулын сузган кеше!

Әбиемә язмыш бик күп сынаулар әзерли. 39 яшендә тол кала. Матур итеп гайлә корып, балалар үстергәндә 41 яшендә ире Әнәс (бабам) фаҗигале төстә вафат була. Әбием бер ялгызы өч баланы бик күп авырлыклар аша олы тормыш чалына бастыра.

Әбием бик тырыш, ярдәмчел кеше. Шуңа күрә аны барлык авылдашлары, дуслары, танышлары хөрмәт итә. Бүгенге көндә ул тагун авылы Азнакай районы Сарлы авылында гомер кичерә. Тәмле –тәмле ризыклар пешереп безне ялларда көтеп ала. Кул эшләренә дә бик оста. Тегә, чигә, бәйли. Бакчасында да, өендә дә матур-матур гөлләр үстерә. Кош-кортлар асырый.

Инде олы яшьтә булса да, әбием, һәрчак яшь күңелле, картаерга бер дә ашыкмый. Бу яктан ул һәммәбезгә үрнәк булып тора.

Олы бәйрәм якынлашкан көннәрдә мин иң кадерле кешемә –әбиемә ныклы сәламәтлек, тыныч картлык телим.

Әле тагын шулай озак еллар безне шатландырып яшәсен иде әле ул!

 

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
699
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: