История №85: Яшьнәп узган гомер
Гүзәл Минһаҗева
Бар шундый кешеләр: гомере буе барысына да битараф булып, бернәрсәдән дә канәгать булмыйча шыңшып яши дә, тыныч кына үлеп китә. Үлемен дә табигый итеп кабул итәләр дә, шуның белән онытыла. Кыска гына гомер яшәп тә, халык хәтерендә тирән эз калдырган, гомер буе сагынып сөйләрлек кешеләрнең булуы тормышыбызның мәгънәсен төшенергә ярдәм итә, шул биеклеккә синең дә менәсең килә.
Язмам герое, фотодагы яшь фронтовик – Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туып үскән һәм биредә мәңгелек йортын тапкан Наил Гарифулла улы Гобәйдуллин гыйбрәтле язмыш үрнәге.
Йолдыз кебек атыла ул: нибары 38 ел яши. Укытучы Гобәйдуллиннар - даны еракка танылган гаилә. Галия апа башлангычларга белем биргән булса, Гариф ага биология фәнен укыта. Наил әнисеннән 5 яшендә кала. Борынгыдан калган миһербанлы гадәт буенча әнисен әнисенең сеңлесе Хава алмаштыра һәм аңа да, уртак балаларының барысына да тиешле тәрбия бирәләр. Араларында иң зирәге, әлбәттә, Наил булган. Тулы булмаган урта мәктәпне гел “отлично” га тәмамалап, Казан елга техникумына укыра кергән. Үз алдына максатлар куеп , аларга ирешә барган яшь егет ни өчендер язмышын елга-диңгезләр белән бәйләргә теләми. Бәлки әле судан сак булырга, сулыклардан ерак торырга кирәклеген йөрәге белән сизгәндер?! Техникумның өченче курсыннан соң, уку йортыннан китеп, туган авылында рус телен һәм әдәбиятын укыта башлый. Һәм ул үзен шушы өлкәдә таба. Рус теле фәнен тиешенчә белгән, грамоталы һәм иң мөһиме - балаларны яраткан Наилне хезмәт юлының башында ук , 18 яше дә тулмаган көе сугышка алалар. Батыр йөрәкле, курку белмәс була. Сугышта булган бер ел да биш ай эчендә күпме мөһим операцияләрдә катнашырга туры килә аңа. 1945 елның февралендә Кенигсберг шәһәре өчен барган каты бәрелешләрдә 56нчы гвардия укчылар полкының гвардия өлкән сержанты Наил Гобәйдуллин каты яралана. Аны үлгән дип белеп, өенә кара кәгазь – похоронка җибәрәләр. Хәтта Кенигсберг янында 127 нче хәрбиләр зиратында күмелгәнлеген дә хәбәр итәргә онытмыйлар. Гомерең бетмәсә, үлем машинасы астыннан да чыгарга була икән. Берничә көн мәетләр арасында яткан ярты үлек Наилне санитарлар табып алып, Рыбинск госпиталенә җибәрә.
“Кенигсберг – Европа стилендәге зур шәһәр. Аның җир астында салынган юллары аша иң кыю егетләрдән тупланган сугышчылар төркеме дошман тылына чыга һәм көтмәгәндә арттан һөҗүм итә. Бу каты сугышларда аларның төркеме тулысынча диярлек юк ителә. Әтинең сугыш турында сөйләгәннәреннән өзек-өзек әнә шул хәтердә”. Бу - Наил абыйның олы улы Рәшит Гобәйдуллин авызыннан.
Башы каты яраланган Наил сугыштан бары тик 1945 елның июлендә генә кайта. Күкрәктә –кайнар йөрәк янында – гимнастерка тулы орден-медальләр.
Илебез өчен барган канкойгыч сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Наил Гобәйдуллин “II дәрәҗә Дан ордены”, ике тапкыр “III дәрәҗә Дан ордены”, “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышы өчен”, “1941-1945 елларда Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Һәр хәрби бүләк артында – батырлык. 20 яше дә тулмаган бу егетнең йөрәге нинди булган икән диясе генә кала. Ә ул, авылашлары, туганнары сөйләве буенча, өермә, ут була.
Тыныч тормышта игелекле профессия буенча эшен дәвам итә: шул ук мәктәптә укыта, Казан дәүләт педагогия институтын читтән торып тәмамлый. Ярата ул һөнәрен, авыл балаларының да рус телен яратуы өчен тырыша. Ул елларда укытучы авылның җаны була бит. Рус телен укыткач, аның яныннан кеше өзелми: кайсыдыр оешмага грамоталы итеп хат язарга, кемгәдер нәрсәдер язарга – барысы да аның кулы аша уза. Авылдашлары сөйләвеннән тагын шунысы билгеле: бик күп егет-кызларны югары уку йортына керү өчен әзерли. Ә андыйлар Кече Шырдан мәктәбен тәмамлаучылар арасында шактый, юкка гына бу авылны иң гыйлемле, зыялы авыллар исәбенә кертмиләр.
Аның ораторлык осталыгы турында хәйраннарга калып сөйләүчеләр хәзер дә бар. “Наил абыйдан соң, йөрәкләргә үтеп керә торган мәгънәле сүзе белән ике җөмләдән ышандыра, һәр сүзе йөрәккә май булып ятарлык итеп сөйләүче бер генә кешене дә хәтерләмибез. Соңгы елларда районда җитәкче постларда аз гына эшләгән, әмма халык күңеленә кереп калган Рәис Кәримов кына аны хәтерләтте”. Бу - Наил абыйны белгән кешеләр авызыннан.
Кемдер,нәрсәдер, ә бәлки, яшьлек интуицияседер, Наил Гобәйдуллинны һөнәрен су белән бәйләүдән туктатып калса да, язмышыңа язылса, аны берничек тә үзгәртеп булмый икән. Фронтның утын-суын кичкән ир тыныч тормышта суга батып үлә. Ут кебек кайнар йөрәкне салкын су сүндергәндә кечкенә кызларына нибары 6 яшь була. Җиләк кебек Сания берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын кочып кала. Аларны ничек үстерүе - авыл алдында. Бер генә баласы турында ялгыш та кыек сүз әйтмәсләр. Ил-көн алдында барысы да - югары белемле, дәрәҗәле кешеләр. Рәшитләре – Идел буе суд экспертизасы региональ үзәгенең әйдәп баруы эксперты, Рушан – Казанда танылган эшмәкәр. Наилә – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә бүлек мөдире, кечеләре Асия – Татарстанның атказанган төзүчесе, оешма җитәкчесе. Бүген аларның барысы өчен иң газиз урын – ата-ана нигезе. Океан артындагы утрауларда түгел, нәкъ менә биредә, туган нигездә күңелләренә ял алалар, җан тынычлыгы табалар. Газиз, бик газиз аларга туган авыллары. Чөнки биредә аларның сөекле әти-әниләре җирләнгән, чөнки биредә аларның кадерлеләрен һәр авылдашы сагынып сөйли, матур итеп искә ала, чөнки алар үзләре дә шушы туфракка береккән.