История №81: Бабам – данлыклы элемтәче

Гадиля Гилазова

Минем бабам,  Юнысов Агмалетдин Зөфәр улы, 1940 нчы елның 15 октябрендә Кызыл Йолдыз районы  Тәберде Чаллысы  авылында дөньяга килә. 1948 нче елда беренче сыйныфка укырга керә һәм 7нче сыйныфны тэмамлаганнан сон, укуын күрше авылдагы Котлы-Бөкәш урта мәктәбендә дәвам итә.  “Бу 1955 нче ел иде, Котлы Бөкәш мәктәбендә белем алу өчен елына 150 сум түләргә кирәк. Бәхеткә, икенче елны түләүне бетерделәр”, - дип искә ала бабам. Ә 1958 нче елда 10 нчы сыйныфны бетереп, кулына  аттестат алгач, бабам шәһәргә  юл тота, Казан элемтә техникумына укырга керә. Әлеге белем йортын тәмамлаган  дипломлы яшь белгечне юллама белән Азнакай районына нефтьчеләр элемтә бүлегенә җибәрәләр. Анда бик озак эшли алмый ул, 1961 нче елнын көзендә армиягә чакыру кәгазе, повестка, килә аңа. Бабам эшеннэн чыгып, туган авылына кайта, ләкин  ул елны армия сафларына алынмый.

1959 нчы елда Кызыл Йолдыз районын Балык Бистәсе районына кушканнар. Бабам әлеге  районның Котлы-Бөкәш авылындагы элемтә бүлегенә механик булып эшкә урнаша. 1963 нче елның март аенда хәрби комиссариат аны  Алабуга шәһәренә өч айлык шоферлар курсына җибәрә, озак та үтми, бабамны  армиягә алалар.  “Саратовта присяга кабул иткәннән соң,  Германиягә хезмәт итәргә җибәрделәр. Мин авиация полкында телеграфист булып эшләдем”, - дип сөйли бабам армия хезмәте турында. 3 елдан соң туган авылына кайткач, шул ук элемтә бүлегенә эшкә чакыралар аны.

Ул вакытта Котлы-Бөкәш элемтә бүлеге Балык Бистәсе районы цехы булып санала. Ә Казан техник-эксплуатацияләү элемтәсе (ЭТУС) карамагында барлыгы  15 цех эшли.

1967 нче ел...Бабам үзенең яраткан хезмәтендә. Эш шартлары авыр: элемтә бүлегендә 60 номерга бер коммутатор куелган, дүрт  хатын-кыз  эшли. Коммутатор үзендәге батарея белән генә эшли, телефон аппаратларында да батареялар тора, аларны еш алыштырырга туры килә . Котлы-Бөкәш элемтә бүлегендә радиочелтәр була, һәрбер авылда чыбыклы радио сөйли, телефон бар. Телефон линияләре бик начар хәлдә була. Баганалар арасы киң, чыбыклар асылына, бик еш чалына.Эшлисе эшлэр күп, уңайлы шартлар юк. Монтёрларга 20-25 километр юлны авыр чыбыклар асып, җир өстеннән яисә сукаланган юллардан үтәргә туры килә, телефон линияләре кыр уртасыннан уза.

Авылдан-авылга йөрергә машиналар  юк. Ярый инде үз линияләрен ремонтлаганда колхозлар булыша. 1972 нче елнын июнь айларында автомат станцияләр куя башлыйлар, хәлләр бераз җиңеләя.  Котлы Бөкәш авыл эчендәге кабельләрне, линияләрне яңарталар. 1975 нче елларда Котлы Бөкәш авылына

150 номерга станция куялар, ике елдан соң Т-40 тракторы бирәләр, эшләр җайланып китә.

Шул ук 1975-1976 нчы  елларда Шомырбаш, Казаклар Чаллысы , Юлсубино, Шомбыт, Күгәрчен авылларында 50 номерга автомат станцияләре куела. Ул станцияләр җир асты кабельләре белән Котлы Бөкәш узәк  станциясенә тоташтырыла, һәркайсында югары ешлыктагы аппаратлар куела.  Һәрбер автомат-телефон  станциясе  булган элеге авылларда эшкә монтерлар билгеләнә. Инде барысы да җайланды дигэндә, җир астындагы кабельләрне саклау проблемасы килеп туа. Җирләр төрле урында казыла,кабельләр өзелә. Ә инде авылларга газ тоташтыру эшләре  башлангач, башка авырлыклар килеп өстәлә. 1997-2002 нче  елларда газ торбаларын урнаштыру өчен бөтен кырны, авыл урамнарын казып, кабельләрне өзеп бетерәләр. Монтёрлар аларны ялгыйлар, әлбәттә. Ләкин телефон линияләренә зыян килә, элемтә начар эшли. Чөнки ялганган урынга  я су керә, я җиргә токны үткәрә башлый. Шул сәбәпле югары ешлыктагы аппаратлар эшләми. Гаеплеләрне эзләп торучылар булмый, бабамнарга төзәтергә боерык кына бирәләр.

Шул ук вакытта автомат-телефон  станцияләрен дә барлап торырга, аларга да  хезмәт күрсәтергә, ватылса, тиз арада төзәтергә кирәк.

Бабам  2000 нче елда лаеклы ялга чыкса да, тагын  бер ел ярым  эшләргә туры килә эле аңа.

Хөкүмәтебез бабамның эшлэрен югары бәяләгән, аның хезмәт кенәгәсендә  район хакимияте тарафыннан язылган  рәхмәт язулары урын алган, “Элемтә мастеры” (“Мастер связи”)  медаленә лаек булган ул.  Ел саен уздырыла торган авыл алдынгылары җыелышына чакырып та хөрмәтлиләр Агмалетдин бабамны. Әбием белән алар 50 елдан артык бергә. Бер ул, ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә 6 оныкларына, 2 оныкчыкларына сөенеп, безгә үрнәк булып, гомер итәләр.

Дистә еллар дәвамында  үз һөнәренә тугры булып, халык өчен кирәкле эш башкарган бабамның хезмәтен зур бер тарихка тиңлим мин.Димәк, Татарстаныбыз тарихында безнең гаилә тарихы да урын алган. Нинди зур горурлык!

Бабасы турында мәгълүматны туплады: Гыйләҗева Гадилә Айрат кызы, 18 яшь.

Фотода минем бабам, Юнысов Агмалетдин Зөфәр улы, автомат-телефон станциясендә, 1980 ел. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
920
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: