История №78: "Берничә көннән без кабат алгы сызыкка кердек..."
Гузель Кабирова
Алар барысы да батырлар, ә батырларны беркайчан да онытырга ярамый!!! Минем бабам Степан Андреевич Егоров Кукмара районы Көшкетбаш авылында урта хәлле, күп балалы крестьян гаилэсендэ туган. Гаилә иген иккән, сыерлар, атлар тоткан. Колхозлашу еллары башлангач, күмәк хуҗалыкка кергәннәр. Кечкенәдән үк эшләп үскән Степан бабам, беренче тракторлар кайта башлагач, тракторчы һөнәренә укып, Янил МТСында эшли башлаган. 1943 елда аны сугышка алганнар. Бабам хатлар язып торган. Хәзерге көндә аның берничә хаты гына сакланып калган. Шул елның октябрендә килгән соңгы хатында: “Без исән-сау, сугышка керэбез. Аннан чыга алсам,тиз арада хат язармын”,-дигән. Бабамнын берсеннән-берсе кечкенэ ике кызы,ике улы ятим калганнар. Еллар уза, Бөек Җиңү көне дә килеп җитә, тик бабам гына кайтмый. Ә беркөнне Вахит авылыннан бабам белән МТСта эшләгән Мөхлисулла абый Гыйльметдинов килеп, сугышта аның белән очрашканын сөйләде: “Бер колонна белән чигенүебез иде, ә безгә каршы яңа частьлар алгы сызыкка агыла. Шулвакыт мин Степанны күреп кычкырдым. Ул борылып карады, һәм без, очрашу шатлыгыннан бер мизгелгә исереп, кочаклашып аерылыштык. Ул үзенең пулеметы белән алгы сызыкка, безне “капларга” ашыга иде. Исән-сау кайта алмасак,өйдәгеләргә әйтергә, булдыра алганча булышырга, дип сүз бирештек. Ә берничә көннән без кабат алгы сызыкка кердек. Анда мин бер кулымны югалттым, госпитальдә яттым,аннары кайту бәхетенә ирештем”. Мөхлисулла абый безгә килгэлэп йөрде,вак-төяк эшләрне эшләргә булышты. Илебез азатлыгы өчен миллионнар башын салган.