История №55: Бабам - Туган илебез сагында...

Равиль Гатауллин

Минем бабам– Гатауллин Габидулла Нуруллович. Ул 1911нче елда туган. Сугышка кадәр колхозда, авыл советында секретарь булып эшләгән. 1941 елның 3нче августында сугышка киткән. 1938 елда 6 айлык врачлар мәктәбендә укыган. Шуңа ул фронтта да санитар хезмәтен башкарган. Алар машина белән сугыш кырыннан яралыларны һәм үлгән солдатларны җыйганнар. Немец самолетлары машинаны һавадан пулеметлардан атканнар. Шунда бабай яраланган һәм госпитальгә эләккән.Терелеп чыккач, аны атлар депосына эшкә билгеләгәннәр. Ул вакытта Төркиядән көтүләре белән өйрәтелмәгән атлар китергәннәр. Ул атлар юлда бик хәлсезләгәннәр. Бабайлар шул атларны өйрәтеп һәм тазартып фронтка озатып торганнар. Сугыш беткәндә бабай Калининград шәһәре янында булган. Бабай “За Отвагу” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш беткәч, бабай яңадан 1962 елга кадәр авыл советында эшли. Шуннан соң, пенсиягә чыкканчы колхозда эшли. Бабай әби белән бергә 4 кыз һәм 4 ул үстергәннәр.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
896
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: