История №47: Бабам Хәсән белән горурланам

Раиса Сагадиева

Фотосурәттә кадерле Хәсән бабаем – әниемнең әтисе. Әлеге “Сабалылар – Бөек Ватан сугышында” китабын узган елда гына үземдә булдыра алдым, бик сөендем. Аны мин белем алган Саба урта мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән Хәйдәр Хисанов язган. Төзәтергә бурычлымын, балалары хакындагы мәгълүматка Рәшит абый белән Мөслимә апаны да өстим. Әхмәтшин Хәсәнша Шакир улы сугышта катнашып, “За победу над Германией” медале белән бүләкләнгән. Шушы саллы китаптагы бабам турындагы язма миндә горурлык хисен тагын да арттырды. Без тарихта эзлебез. Бик кызганыч, әтием Хәлимне дә, әнием Тәскирәне дә югалттык, рухлары тыныч булсын иде. Апам Ләйсән белән аларның лаеклы дәвамчылары булырга тырышырбыз. Нәселебезнең шәҗәрәсен төзү теләге белән яшим, быел ул ниятемне тормышка ашырырмын дип өметләнәм.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
520
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: