История №35: Бөек Җиңүнең 75 нче язын каршылап

Булат Нургалиев

Бөек Җиңүнең 66 нчы, ә гомеренең 87 нче язы якынлашкан көннәрдә генә үзенең сугышта катнашканлыгын исбатлаучы документларны кулына алган Рәйсә апа Салихованың да күптән өзелгән өметләре, ниһаять, акланды. 1943 нче елның июнендә сугышка алынып, Бөек Җиңү таңын аттыру өчен авыр фронт юллары узса да, Кызыл Армияче кенәгәсе һәм башка документлары яну аркасында, 66 ел буе үзенең сугышта катнашканын исбатлый, раслый алмыйча кимсенеп яшәде ул. Аның да башка сугыш ветераннары кебек орден- медальләр тагып, Җиңү бәйрәмнәрендә йөрисе, аларга бирелгән ташламалардан файдаланасы, сугышта күргән- кичергәннәрен башкаларга сөйлисе, исемен газета битләрендә күрәсе бик тә килгәндер.

“Яшьрәк чакта уйланылмады. Соңрак ниятенә кереп эзләтеп караган идек. Часть номеры кирәк диделәр. Ә минем хәтердә калмаган иде. Шулай итеп, юллатуның файдасы булмады. Аннан инде бөтенләй кул селтәдек”, – дип искә ала Рәйсә апа. Бер документы да булмагач, әкренләп, авыз тутырып “мин сугышта катнаштым” дип әйтергә базмый башлый ул. Ләкин, алма кебек чагында кичергәннәре, күргәннәре хәтереннән азга гына да җуелмый.

Рәйсә апа – төп Актаныш районы Түбән Яхшый авылы кызы. Хыялларны челпәрәмә иткән сугыш башланганда аңа әле 17 генә була. Җырдагыча эшкә батыр, төскә матур булып җитешкән Рәйсә, эшче- крестьян мәктәбендә укып, бригадир булып эшли башлый. Әйтүе генә ансат. Колхозда төп көч саналган ир-егетләр сугышка алынып беткән. Олыларны да кайсын фронтка, кайсын хәрби заводка “суырып” кына торалар. Бөтен эшне бала-чага, хатын- кыз белән күтәрергә кирәк. Бригадир кызның өйгә кайтып кергәне дә юк. Шулай көннәрнең берсендә ул авыл Советы рәисе Зәкәриягә катгый фикерен җиткерә: “Мин фронтка китәм!”. Озак та үтми аны Пучыга хәрби комиссариатка чакыралар. Теләк белдерүче кызлар районга 11гә җыела. Шуларның 6 сы гына хәрби хезмәткә яраклы дип табыла. Повестка көтегез, дип кайтарып җибәрәләр. Һәм 1943 нче елның 23 июнендә 19 яше туларга

бер атна кала “китәргә” дигән хәбәр ала Рәйсә апа. Әле моңа кадәр Түбән Яхшыйның да, әлеге авыл Советына кергән авылларның да ут эченә кыз баланы озатканы булмагангамы, бригадир кыз белән хушлашу яшьтиләре өчен дә, олылар өчен дә авыр була. “Бераз күз алдыма китерсәм дә, кая юл алганымны акылым белән аңлап бетермәгәнмен ”, дип искә ала Рәйсә апа ул көннәрне.

Юл газаплары да, Казанда 6 ай дәвамында пешекче һөнәренә укыгандагы хәрби өйрәнүләр дә, Литва, Латвия юнәлешендә төнлә поезд белән, көндез урман астыннан җәяүләп 1 ай буе барулар да” передовой”га җитәр алдыннан “беренче чирканчык” кына булган икән. Фронт сызыгына якынайган саен самолетлар гүләве дә, бомбалар шартлавы да ешрак, көчлерәк ишетелә башлый. Рәйсә апаны 29 нчы укчы дивизиянең 106 нчы укчы полкына иң элек кыр кухнясына пешекче итеп билгелиләр. “Ач солдатларны кызгана идем. Нормадагы бер чүмеч урынына артыграк салуым аркасында, ашым җитмәгән чаклар да булды. Буш котелокларын тотып, сабыр гына китеп барырлар иде. Ә бер рус солдаты, башындагы шлемен салып, миңа кизәнгәндә, сизенеп чак иелеп калдым. Ач кешенең ачуы яман дигәнне шунда гына аңладым. Яңадан инде ашны да норма белән генә бүлә башладым”, – дип искә ала ул.

Бераздан аны санротага күчерәләр. Алгы сызыктан кайткан яралыларның җәрәхәтен юып, чистартып плащпалаткаларга кертеп салалар. Авыр яралыларны носилка белән ташыйлар. Окоплардан, снаряд чокырларыннан канлы балчыктан аралап алганнары да аз булмый. Хәле авыр булганнарны, беренче ярдәм күрсәткәннән соң тылга, госпитальгә озату да алар җилкәсендә. Күпме солдат, ничәмә- ничә язмыш уза аның кулыннан? Кул очыннан яралыларны ташып, җеп өзәрлек хәле калмаганда да кеше гомере хакына барысына да түзә кыз.

“Зинһар ярдәм итегез, дип тилмерүләрен, ыңгырашу-сыкрануларын күрү бигрәк кызганыч иде,” – ди Рәйсә апа. Санчастьтә бирелгән марля тасма һәм

өчпочмаклы косынка белән кысып бәйләп чаптырып аккан каннарын туктатып та, солдатларның гомерен саклап калырга ярдәм итә ул. Шулай итеп, хәрәкәттәге армия составында 1943 нче елның 28 ноябреннән 1945 нче елның 9 маена кадәр хезмәт итә.

Рәйсә апа Салихова сугышта күрсәткән фидакарьлекләре өчен 1945 нче елның 19 маенда “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. (Әлеге мәгълүматлар СССР оборона министрлыгының үзәк архивыннан кайткан документтан алынды).

66 ел узганнан соң сугышта катнашуын исбатлаучы документларны кулына алгач та бермәл күңеле ышанмый Рәйсә апаның. Мондый хөрмәткә күптән лаек булса да, беренче тапкыр күрә бит. “Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаенннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы кысаларында фатирлы да булды Рәйсә апа. 48 ел бергә гомер иткән ире Салихҗан абый да (ул инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын) сугыш ветераны иде. Унике елга якын йөри алмаган Рәйсә апа 2 нче группа инвалидлык ала. Өенә телефон керттерелә, инвалид коляскасы бирелә. “Миңа күрсәткән кайгыртулары, хөрмәтләре өчен барча җитәкчеләргә дә, хөкүмәткә дә рәхмәт. Балаларым, бигрәк тә авылдагы улым Мөнәвир белән киленем Рая бик нык тәрбиялиләр. Аларга да Аллаһының мең рәхмәте яусын. Бу рәхәт дөньяны бер дә ташлап китәсем килми. Яшәргә иде әле”, – ди Рәйсә апа.

Ләкин ходай биргән гомерне артыгын яшәп булмаган кебек, Рәйсә апабыз да 94 яшендә бу якты дөньяны калдырып китте. Аның сойләгән сүзләре, истәлекләре күңелләрдә мәңге саклана.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
57
0
0
Комментарии (0)
Символов осталось:
Опрос
  • На каких площадках республики вы танцевали в 1980-х?
    Проголосовало 2791 человек