История №28: Бабам истәлекләре

Мухаметдинов Ильяс Расимович

Бабам Миркасыйм Мөхәмәтдинов Мөхәмәтдиновлар династиясенең башында торучы Миркасыйм бабам (әтиемнең әтисе) хезмәт сөюче, тырыш крестьян гаиләсендә туып үсә. 1944нче елда Үрәзмәт мәктәбендә 7 класс тәмамлый. Шул елны әтисе Мөхәмәтдин авырып вафат була. Әнисе Гаделбану өч бала белән тол кала. Бөек Ватан сугышы барган коточкыч авыр чор, ачлыкның, ялангачлыкның һәркемнең үзәгенә үткән еллары була бу. 15 яшьлек үсмер, сеңелләре, әнисе өчен җаваплы икәнен тоеп, җиң сызганып эшли. Яздан алып кара көзгә кадәр төрле эшләрдә хезмәт куя.

Сугыш чорындагы, сугыштан соңгы еллардагы кыенлыкларны үз иңнәрендә күтәрә. 1949нчы елның 1 октябрендә армиягә алына. КөнбатышУкраинада сапер булып хезмәт итә. Сугыш чорыннан, бандеровчылардан калган объектларны миналардан зарарсызландыруда өч ел хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайткач, колхоз идарәсе аны Яр Чаллыга, механизаторлар мәктәбенә укырга җибәрә. Авылда әле һаман да тамак туклыгы булмый. Колхоз идарәсе биргән 2 пот икмәкнең 1 потын өйдәгеләргә калдырып, 1 потын үзе белән алып укырга китә. 1953нче елның мартында, укуын тәмамлап, Калинин МТСына эшкә билгеләнә. Үрәзмәт егете Имаметдин Гайниев белән ДТ-54 тракторында сменада эшли башлый. Ул елларда инде тракторчыларга МТС акчалата һәм икмәкләтә түли.

1955нче елда Миркасыйм бабамны БайсарМТСына күчерәләр, “Бүләкбул”колхозының басу-кырларында эшен дәвам итә ул. Анда 1958нче елның июненә кадәр, МТСлар бетерелгәнче эшли. Шул елныҮрәзмәт, Бүләк, Сикия авыллары берләшеп, бер хуҗалык булып яши башлый. Хуҗалык К. Маркс исемендәге колхозга әйләнә. Туган авылының басу-кырларында ул иярләгән трактор сызган буразналарның, чәчкән гектарларның исәбе-хисабы юктыр, мөгаен. Бөтен гомерен туган җирендә икмәк үстерүгә багышлаган ул. Язгы чәчү, урып-җыю чорларында көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми эшләгән. Кыр эшләре беткәч,Бөгелмәгә терлек илтү, хуҗалык товарларын ташу, Әгерҗе районының Красный Бор урманыннан трактор чанасы белән агач ташу эшләреннән атналар буе кайтып керми.

Берничә тапкыр Ижау шәһәренә кадәр барырга туры килә аңа. Пенсиягә чыккач та дүрт ел дәвамында тракторында бер көн калмый эшли әле ул, аннары да фуражир була,урак вакытында ындыр табагында хезмәт куя. Барлыгы 40 ел дәвамында колхозда тракторчы булып эшләгән бабам. Аның тырыш хезмәтен хуҗалык, район һәм ил җитәкчеләре тиешенчә бәяләгән. “Фидакарь хезмәт өчен”, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале һәм Мактау грамоталары, бик күп юбилей медальләре, Совет властенең 50 еллыгы уңаеннан КПСС райкомы һәм район башкарма комитетының Почет мандатына ия була ул. Бу чор өчен зур дәрәҗәле саналган Урал мотоциклы алу өчен талон белән бүләкләнә. “Тыл ветераны”, “Хезмәт ветераны” исемнәре бирелә. Бабам гаиләсе белән дә бәхетле була. Әбием Хөршидә белән илле елдан артык матур гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына озаталар.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
574
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: