История №13: Ул сугышчы һәм укытучы булган

Шафигулла Гарипов

Якты эз калдырган Мөнәвир Ибраһимов (19.03.1921 – 8.02.2006) Арча эшчеләр бистәсендә озак еллар яшәп, җаваплы урыннарда эшләп халыкка намуслы хезмәт иткән, үзенең тыйнаклыгы һәм пөхтәлеге, белемле булуы белән аерылып торган, һәркем белән уртак тел таба белүче Мөнәвир Гәрәй улын районыбыз халкы яхшы хәтерли. Алар тормыш иптәше, озак еллар Арча район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән Шәфика апа белән, үрнәк гаилә булып яшәделәр һәм өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Әлфия Түбән Кама педагогия училищесында һәм Бакый Урманче исемендәге икенче гимназиядә директор урынбасары, ә Гөлсинә Арча педагогия көллиятендә методик кабинет җитәкчесе булып эшләп әтиләренең һөнәрен дәвам иттеләр. Ә кече кызлары Лилия төзүче һөнәрен үзләштереп, Ижау шәһәренең төзелеш оешмаларында җитәкче булып эшләде. Бүгенге көндә алар лаеклы ялда, әти-әниләрен искә алып, горурланып яшиләр.

Ибраһимов Мөнәвир Гәрәй улы Әгерҗе районының Тирсә авылында 1921 елның 19 мартында Мөхәммәтгәрәй белән Миннехәятләр гаиләсендә 8 баланың берсе буларак дөньяга килгән.

Мөнәвир кечкенәдән белемгә омтыла, Тирсә җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан педагогия училищесына укырга керә.Училищены тәмамлагач аны Актаныш районының Татар Ямалысы авылына укытырга җибәрәләр, анда бер ел эшләгәч, армия сафларына алалар.Тбилиси шәһәрендә хезмәт итә, кече командирлар хәзерли торган мәктәпне тәмамлый, ул тау-укчы пехота полкына күчерелә. Ләкин биредә дә озак хезмәт итәргә туры килми, аны Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендәге авиация училищесына җибәрәләр.

Юлда барганда сугыш башлануы билгеле була. Курск янындагы сугышларга ул ике елдан соң, авиатехник булып хезмәт иткәндә, Башкомандующий карамагындагы фронтның алгы өлешен фотопленкага төшерүче 50 нче авиация-истребитель полкы составында эләгә. Анда бортмеханик, укчы буларак самолетларда очарга, аэродромны, самолетларны дошман һөҗүменнән сакларга, сугышта зарарланган очкычларны сафка бастырырга туры килә. 50 нче авиация-истребитель полкының өлкән сержанты, авиация механигы Ибраһимов Мөнәвир Гәрәевичне хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иткән характеристикада түбәндәге сүзләр язылган: ”Брянск фронтында барган сугышларда 1943 елның 18 апреленнән катнашып самолетларның 102 сугышчан очышына техник хезмәт күрсәтте, ремонт эшләрен зур тырышлык куеп башкарды. 1943 елның июль аенда зарарланып кайткан ЛА-5 №01 самолетын нормадагы 40 сәгать урынына 25 сәгатьтә сафка бастырды, ә №67 самолетының дүртенче цилиндрын 60 сәгать урынына 32 сәгатьтә алыштырып өлгерде.

Чтобы проголосовать, необходимо авторизоваться.
575
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: